Мөслим туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залы беркайчан да буш тормый. Узып баручы атнада биредә Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче талантлы портретчы, график, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Туйчинаның "Матурлыкны күрергә" дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды.