ЕЛЛАР ШАВЫ
Тик язларда,
Тик язларда гына
Яшелләнеп ата иртәләр.
Яшәештә барысы да бөтен,
Барысы да хисле иркәләр.
Яшелләнеп атар иртәгәләр,
Моңа нигез булса бүгенге:
Үткәнебез эз калдырган юлдан
Коштай очар еллар төркеме.
Бу язларда,
Бу язларда гына
Еллар шавы янда, якында.
Яшел оясыннан очып күңел,
Офык таганында атына...
ДӨНЬЯ – АКВАРИУМ...
Аквариумны күргән саен,
“Акулалар йөзә”, – дип,
Балакайның һушы китә,
Ул дөньяны аңламый шул...
Үзе дә бер – “нәни балык”,
Акулалар тотмак була –
Аквариумга кармак салып.
Эчтән көеп, уйлап куям:
“Бала, бала, уйнасаң да
Ул чоңгылга кармагыңны
Уйлап сал,” – дип.
Әйткән дә бар: “Син чабак тот,
Акулага кизәнмә бик,
Ул – дәү балык, үзе
Ай, яман!” – дип.
Аңламый да, тыңламый да:
Ныкышкан була һаман...
Уйлар чагы түгел әле,
Бу уен аңа таман.
Кем балык та, кем балыкчы,
Алда – тормыш сабагы.
Ул үзе дә – бу дөньяның
Нәни генә чабагы.
УРТАК ОХШАШЛЫК
Этләр генә түгел,
Кешеләр дә
Урам хәлләренә төшенә;
Кайсысына, түбә –
гүпчем дә бер
Чүплек булып керә төшенә.
Барысы да димим, әмма күпкә
Бу охшашлык уртак, ышанам:
Сукбай этләр белән
Йортсызларның –
Язмышлары бетеп охшаган!..
МӘҢГЕЛЕК УТ
Җир түгәрәк.
Җиде буынымның
Кабатлана күкрәк язмышы:
Миндә әткәемнең, әнкәемнең
Сарылардан-сары сагышы.
Өлешемә төшкән сынау микән
Бәгеремә килеп тигән ук?
Һаман җирдә калган:
Миндә яши
Әнкәй белән әткәй кичкән ут!
ЯКТЫ ҮРЛӘР
Җәйге бакча. Балачактан
Үрелеп карый карлыганнар –
Күңел, диген... Мин дә аларны
Тик бер күрер өчен генә
Аргы якка үреләмен.
Кояш үрли, аны узып – мин,
Мин үреләм, мине узып – кояш.
Тик кая соң?
Үрдән-үргә калкып чыгам,
Көздән-көзгә...
Бу үрләрнең аргы ягын тоям:
Кояш барыр төшлегеннән үтеп,
Яктыларым баш очында чакта –
Ары үрелмәм, күпне өмет итеп.
Балачактан
Үрелеп карый карлыганнар...
И ДӨНЬЯСЫ
Дөньясы, дөньясы –
Сандугач оясы.
Кемнең дә җылыңны
Килә шул тоясы.
Куеныңа сыенып,
Моңнарың тыңлыйсы,
Канатлар ныгытып,
Каурыйлар коясы...
Көчлене, көчсезне
Һәммәсен җыясың:
Ә үзең – Мәңгелек
Учына сыйгансың!
...Дөньясы, дөньясы...
ОСТАРУ
Әллә сөеп, әллә әрнеп
Тормыш итү, бу – көтү,
Уйларыңны гомер буе
Бер йомарлау, бер сүтү.
Бер сүтелә,бер җыела
Еллар да бит кыскара.
Яшәешне ямьләтергә
Кеше әрнеп остара!..
АЛЫШ
Табигатьтә төсләр алышына,
Кешелектә – көчләр алышы.
Көчле – көчсезләрне тигезсенми,
Дөньларның кая багышы,
Дөньяларның кайда барышы?
Кая бакма – тартыш!
Әйтерсең лә,
Гамь
Бәйләнгән чылбыр-тозакка,
Сузылырмы инде озакка?..
(Нигә ирешелер тартышып?)
Табигатьтә – төсләр алышына:
Әллә ничек кенә, кояшы да
Озак калка, хәзер
Сүнеп бара...
Кайсы бу хәлләргә
Күнеп бара.
Кайсы, әмәл тапмый,
Батып кала
Кешелекнең
Көчләр алышында!..
Индира МУЛЛАЯНОВА.