Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Бик тәмле һәм авызда эреп кенә китә торган безе ясар өчен безгә кирәк була:
Йомырка агы - 5шт.
Шикәр комы - 250гр.
Ризык буяуы
Торт бизәгечләре
Йомыркаларны чираттан сытабыз һәм миксер савытына аерып агын салабыз. Бик әкрен һәм яхшылап эшлибез, чөнки әз генә сарысы керсә безнең безе күтәрелми. Миксерның иң көчлесенә куеп болгатабыз. Масса агара башлагач әз-әзләп шикәр комын салабыз. Ашарга күңелле булсын өчен берничә тамчы кызыл буяу (пищевой краситель) кушып җибәрәбез. Миксерны 10 минут эшләткәч сүндереп массаны тикшерәбез. Савытны әйләндергәч безнең масса урынында калырга тиеш, шушы очракта безе әзер дигән сүз.
Кондитер капчыгы кул астында булмаса менә сезгә кечкенә лайфхак. Целлофан пакетын алып бер башын кайчы белән үзебезгә кирәкле зурлыкта кисеп алабыз. Эченә ак массаны тутырабыз. Табага пергамент кәгазе җәеп өстенә кирәкле зурлыкта сытып чыгарабыз. Безеларны бик зур ясамаска, чөнки духовкада алар әле җәелә һәм зурая. Безеларыбыз тагын да матур булсын өчен без өстенә торт бизәгечләре сибеп җибәрәбез. Духовкага 1-1,5 сәгатькә 90-100 градуска куябыз. Үзе тәмле һәм өстәлегезне дә бизәп торачак чәй яны ризыгы. Чәйләрегез тәмле булсын!
Авт: Алинә Мәҗидуллина

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев