Үлчәүләре бармы мәхәббәтнең?!- 1
Гөлнур Сафиуллина
– Илшатны югалтуны бик авыр кичерде ул. Бер ел яшәмәде дә бугай... Бу югалту белән берничек тә килешергә теләмәде, моңа ышанмады. Хәзер нишләргә соң миңа, дип аптырады. Илшатсыз тормыш була алмый кебек тоелды аңа...
Мин бу тарихны, әлбәттә, Гөлфиянең үз авызыннан тыңларга теләгән идем. Без аның белән очрашуларны гел күчердек, ә аннан ул: «Юк, булдыра алмыйм...» – диде. Гөлфия хаклы: хатирәләрне барлау – яраларга кабат кагылу белән бер... Аларның мәхәббәт тарихын сөйләргә миңа Илшатның әнисе Роза ханым, туганнары булышты.
Роза ханым Садикованың исеме Кама аръягы районнарында күпләргә таныштыр. Иң беренчеләрдән булып Түбән Камада шәхси нотариаль конторасын оештырып җибәргән кеше ул. Татарстан Республикасы нотариаль палатасының вице-президенты булып торган, Татарстанның атказанган юристы дигән мактаулы исемгә ия. Тик безнең сүз аның яраткан һөнәре турында түгел шул әле. Телдән дә, уйдан да китмәгән улы Илшат турында.
– Үткәннәргә борылып карагач, тагын да ныграк аңлыйсың: Илшат яшәргә ашыккан безнең. Аңа бөтен нәрсәне белергә, күрергә, һәр яңалыкның эчендә кайнарга кирәк иде. Чит илгә укырга чыгып киткәндә аңа нибары 15 яшь иде. «Кызганыч, мәктәптә инглиз теле укымадыгыз, Англиядә белем алу мөмкинлеге бар менә», – дип, болай гына кайтып әйткән идем. Ә ул кай арададыр репетитор табып, ай ярым эчендә телне чарларга өлгерде һәм китеп тә барды.
Оксфордта укыды, башта тел өйрәнде, аннан колледжга керде. Монда мәктәптә чакта ук футбол белән шөгыльләнде, Англиядә дә аны колледж командасына алдылар. Әмма бер уен вакытында тезен авырттырды. Футбол да уйный алмагач, кайтам дия башлады. Китәргә ничек омтылган булса, кайтырга да шулай ашкынды. Сагына иде, билгеле...
Укуын Мәскәүдә, экология колледжында дәвам итте. Колледж исеменнән инглиз телендә чыгыш ясарга Америкага җибәрделәр. Майами газеталарының берсенә язып чыкканнар, бу мәкалә минем турында, дип алып кайтып күрсәткән иде. Берсендә без аның белән икәү урманга бардык. Ул шунда һәр агач, һәр үлән турында шулкадәр мавыгып сөйләде – шаккаттым. Бу аның һөнәре икән, дидем. Әмма укуын тәмамлаганда ул: «Мин юрфакка керәм», – диде. Үзе шулай хәл итте. Керде! Бер ел укыгач, кайтты да: «Мин армиягә китәм!» – диде. «Укыган җирдән алмыйлар лабаса...» – димәкче идем, шунда ук туктатты: «Әнием, каршы төшмә, мин инде хәл иттем», – диде. Китте! Әйткәнемчә, яңалыкка омтылу көчле иде аңарда. Бик эрудицияле кеше иде: нәрсә турында сүз чыкса да, аңа кушыла, фикер әйтә ала иде.
Ике ел армиядә хезмәт иткәннән соң кайтып укуын дәвам итте. Соңгы курста укыган чагы иде. Май бәйрәмендә мин аның янына Мәскәүгә бардым. Дипломын инде язып бетергән. Бергә укып чыктык та, ул аны диплом җитәкчесенә тикшерергә биреп калдырды, үзе исә Испаниягә ялга китеп барды...
Фаҗига шунда – Испания отельләренең берсендә була. Абыйсының балалары белән бассейнда әвәрә килгән Илшат аларга суга сикереп күрсәтмәкче була. Һәм башы белән бәрелә... Муен сөяге сына...
Бу хәбәрне ишетүгә Роза ханым юлга кузгала. Илшат яткан госпиталь сукмагын таптау башлана: реанимациягә иртән – бер, кич тагын бер сәгатькә кертәләр. Улы комада... Аның инде аякка баса алмаячагын табиблар килүгә үк әйтә. «Могҗиза булырга мөм-кин бит?!» – ди ана өметләнеп. «Сез нәрсә белергә тиеш булсагыз, без инде барысын да әйттек...»
Чит-ят җир булу өстенә тел белмәү бар бит әле! Әмма Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм итәрдәй яхшы кешеләрне атлаган саен каршысына чыгарып тора. Россиядә, Санкт-Петербургта укып кайткан – русча белгән бер табиб табыла госпитальдә. Роза ханым белән бер отельдә туктаган украиннар – ирле-хатынлы бер пар күп вакыт тәрҗемәче ролен үз өсләренә ала. Отель хуҗасы хәсрәтеннән кара көйгән ананың көн саен кереп хәлен белешә: «Улыгыз бүген ничек? Алга китеш бармы инде? Сезгә ничек ярдәм итик?» – ди. Ул Роза ханымны отельдә бушлай тота, хәтта ашау-эчү өчен дә түләү алмый. Соңрак аларны аэропортка да үзе озата.
Һәр көне бер гомер булып тоелган бер ай... Ниһаять Илшат күзләрен ача!
– Мине таныйсыңмы? – ди әнисе куркып кына.
– Әлбәттә, таныйм, әнием. Син бит һәрвакыт янымда булдың...
Соңыннан сөйли: комада ятканда ул үзен гел каядыр йөргән итеп тойган икән – поездда, автобуста, машинада... «Ә син, әни, гел минем белән булдың», – ди ул.
– Аңына килгәч, Илшатка операция ясадылар. Инде өйгә кайту турында уйларга кирәк иде... Тик аны санитар самолетта гына алып кайтып була иде. Коллегаларыма рәхмәт, алар булышты ул чакта... Мәскәүдә аэропорттан «Ашыгыч ярдәм» машинасы безне туп-туры клиникага алып китте. Комада булган кешеләргә трахеостомия ясыйлар: Илшат та әле махсус көпшә аша гына сулый, пышылдап кына сөйләшә иде. Иң беренче сөенеч – аның мөстәкыйль сулый ала баш
лавы булды. Үз хәлен аңлый иде ул, әлбәттә.
Аңлау – бер нәрсә, тик кабул итү... Ул катлаулы чорны да уздык. Аны узарга кирәк иде... Дәвалаудан бигрәк, Илшатның хәлен азмы-күпме җиңеләйтү мәсьәләсе тора иде алда. Бер тормыш рәвешеннән икенчесенә – менә мондыена күчү коточкыч катлаулы... Ул арада дәүләт имтиханнары җитте. Олы улым да юрист минем, имтиханнарга абыйсы Рәшит әзерләде аны. Коляскага утыртып алып бардык. Барысын да «бишле»гә тапшырды. Соңрак Илшат үз һөнәре буенча эшләде – онлайн-консультацияләр уздырды.
Тормыш бер эзгә төшә дип әйтү дөрес булмас, ул – дәвам итә. Дикуль сәламәтләндерү үзәгенә йөри башлагач, Илшат беренче тапкыр әнисенә Гөлфия турында әйтә. «Аны күрәсем килә...» – ди.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 31