Корбан бәйрәм
Алааһының киң рәхмәтендә ,
Узды эссе җәйле уразалары .
Менә , хәзер игелек теләп ,
Килә корбан бәйрәме .
Мөселманга фарыз гамәл ,
Таныклык,намаз,ураза,зәкәт,хаҗ,
Шушы изге ихлас гыйбәдәтләрдә,
Мөбәрәк булсын корбан бәйрәм .
Корбан чалган мөселманның йөзе ,
Пакъланадыр изге эшеннән.
Изге эше хәер-ихсан белән ,
Рәхим-шәфкатъ кылган гамәленнән.
"Ләә иллаһ иллаһны"-әйтеп мөселманнар,
Юнәләләр изге урын мәчетләргә .
Мәчетләрдә намаз укып тәһлил әйтеп,
Укыган догалары аяз күктә урын ала .
Корбан бәйрәм ,зур бәйрәм ,
Аллаһыдан безгә бүләк .
Шушы корбан бәйрәмнәрен бергә,
Догалар укып уздырыйк күмәк .
Рәфилә Каримуллина.Мәскәү-Казан.