ӘНИЕМӘ 💥
Белгән булсам, әни үләчәгең,
Бер Аллаһтан сорар идем мин:
Калдыр, Ходам, минем әниемне,
Мәрхәмәтле булчы, аңа син?
Күз яшьләрем тама җиргә минем,
Әнием юк инде янымда.
Балам минем, диеп, дәшми әни,
Күзен ачып туар таңымда.
Шатлыгымны минем уртаклашмый,
Киңәшләрен бирми , асылны.
Әниемне сагынып гомер уза,
Күкрәгенә салмый башымны.
Күкләремә карыйм, әйтерсең лә,
Әни карап тора , ерактан.
Кайтарасы иде бер мизгелгә -
Әниемне, мине яраткан.
Венира Сәлахова
Казан 30.10.2021