И Аллаһым, насыйп итмә авыр язмышларга,
Белеп һәм белми кылган ялгышларга,
Урынлы-урынсыз әйтелгән каргышларга,
Юктан килгән, хәрам табышларга.
Кумә курмә минем тормышымны,
Тоташ әче,авыр сагышларга.
Алга таба әлһәмдулиллах,тырышырмын,
Бар гомеремне,күңелемне,
Бары Син курсәткән юлга гына, багышларга.
Үтенеп сорыйм Синнән юлларымны,
Кабат инде,саташтырма,зинһар адаштырма!!
Зөлфия Галим.