В-Ирень, Галиева Мөнәвәрә. Чишмәләр.
Пермь өлкәсе Октябрь районын иңләп, гузәл Ирень елгасы ага. Ирень елгасы Кунгур шәһәрендә Сылва елгасына коя, ә Сылва - Камага. Ирень елгасы Яна Иренбаш авылында башлана. Бик күп чишмәләр (санап бетерә алмадык), ургылып чыгып, инеш хәсил итәләр. Инешләрдән Ирень елгасы башланып китә.
Иң тәмле, саф, салкын сулы, таш астыннан ургылып чыгып ятканы - матур Акамый чишмэсе. 70 елларда авылда водопровод үткәрелмәгән була. Халык шул чишмәнең суын ташып кулланган. Авылда 2015 елның июль аенда район куләмендә чишмә бәйрәме үткәрелде. Төрле авыллардан талантлы, укымышлы кешелэр килде, дин әһелләре дога укып, Акамый чишмәсе изге чи