Ир кешенең гаиләсен ташлап качуы турында укыдым. Кызганыч, андый адымга ирләр генә түгел, хатыннар да бара. Әле дә бу хәлгә ышанмыйм. Өнемме бу, төшемме?..
Хатыным бер атна буе өйгә кайтмады. Шалтыратмаган җир калмады: хастаханәләр, морг, полиция бүлекләре, приютлар, социаль учреждениеләр. Хәтта ике тапкыр моргка мәет танырга бардым. Бер атна узгач, хатынның телефоны “в сети” дигән смс-хәбәр килде. Күпме шалтыратсам да, эләгә алмадым.
Икенче көнне хатын үзе шалтыратты. “Мин сине яратмыйм, әйдә аерылышабыз”, - диде. Биш яшьлек кызыбыз турында бөтенләй сорамады, кызыксынмады. Кызым әнисе турында сораганда, аңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. “Командировкада”, - дидем. “Ни өчен әни миңа