Резеда Калимуллина
Теге дөньяда булып кайткан Тәнзилә апа:
“Уйдырма түгел: оҗмахы да, тәмугы да бар”
Казанда яшәүче Тәнзилә апа Шәрәпова моннан утыз ел элек үк теге дөньяны күреп кайткан.
▫Анда аңа җәннәт әһелләрен дә,
▪җәһәннәмгә керәчәк кешеләрне дә күрсәткәннәр.
Тәнзилә апа утыз ел саклаган серен хәзер генә сөйләргә батырчылык иткән. Таныш бер хәзрәтенә сөйләп күрсәткәч, ул, сиңа моны сөйләргә кирәк, иманга килмәгән халык шуннан бәлки гыйбрәт алыр, ди.
– Ышанмаган кеше ялган дияр, ышанганы тәүбәгә килер, – дип сөйли башлады 85 яшьлек әңгәмәдәшем үзе белән булган хәл турында. – Пенсиягә чыгарга өч ай кала эштән кайтканда трамвайдан төштем дә, аның алдыннан чыгып барганда, бер машина б