Этием буген 5 ел булды безне ташлап киткэненэ😢 Әти китте минем шундый җиргә,
кайтмый торган ерак юллардан,
ышаналмый йөрәк минем шуңа,
кайтыр сыман әти яңадан.
Кереп карыйм кайчак бүлмәсенә,
әйберләре хаман шул көйгә,
кайтыр кебек әти кире өйгә,
арыгачтын озак сәфәрдән.
Ышанасым килми шундый сүзгә,
гүр иясе булды дигәнгә,
ничек инде әти, яши-яши,
ташлап китсен мине мәңгегә.? Сагынам, юксынам узенне 😘