Фоат САДРИЕВ
4.
Фермаларга, игенчелек буенча колхоз-совхозларга вәкилләр куу, аларны бастырып сорау алу дигән нәрсәләр бетте. Аның бүлмәсенә кергәндә калтырап торулар, йөрәк даруы кабулар да онытылды, җитәкчеләр беренче секретарь белән үзара рәхәтләнеп киңәшеп, үз фикерләрен курыкмыйча әйтеп сөйләшеп була, дип уртак куанычларын белдерәләр иде. Сөембикәнең үтенече бик четерекле булса да, Әхнәф янына кыенсыну тойгысы кичермичә, тыныч күңел белән керде. Ул аны өстәл артыннан чыгып каршылады. Җитез адымнар белән килде дә җиңелчә генә терсәгенә кагылды һәм бүлмәнең түренә алып барып, үзенең каршына утыртты. — Йә, ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Сөембикә серле генә елмайды да: — Барына канәгать, югына сабыр итәбез, — диде. — Бу тормыш әллә ниндигә әйләнеп китте бит әле, Сөембикә. — Әхнәф, гаепле кеше кебек, як-ягына каранып алды, уң кулы белән чәчләрен артка сыпырды. — Заманында бик аралашып яши идек. Хәзер килеп тә чыкмыйсың. Фәһимә белән әллә урамда гына очрашасыз инде? Сөембикә аңа ни әйтергә дә белмәде. Әхнәф беренче секретарь булып сайланганнан соң, Фәһимә алыштырган кебек үзгәрде дә куйды. Аның адымнары салмакланды, гәүдәсе турайды, күз карашы, ничектер сиңа кагылмыйча читтән генә үтеп, бик еракка, әллә кая юнәлә торганга әйләнде. Моның шулай икәнлеген элек аралашкан хатын-кызлар үзара хәйран калып сөйләшсәләр дә, Сөембикә үзенә карата Фәһимәнең алай кылануын сизмәде сизүен. Шулай да ул элекке Фәһимә түгел иде. Очраган саен хәл сораша, Ирек белән үзара мөнәсәбәтләрен төпченә. Эштән башка аралашмыйбыз, дигән сүзне ишетсә, Сөембикәне кызганырга тотына, төрлечә юата, хәленә керә. Ә Сөембикәнең һич тә үзен аңардан кызгандырасы килми. Шул ук вакытта элеккеге дустының кызгануларына каршы куярлык дәлил дә таба алмый. Нинди дәлил табасың? Ул ирсез, ул ялгыз, ул берүзе кыз үстерә, башкалар белән, бигрәк тә Фәһимә белән чагыштырырлык та түгел. Дустының кызгануларыннан туеп, Сөембикә мөмкин кадәр аның белән очрашмаска тырыша. Әлбәттә, Әхнәфнең соравы урынлы, бәлки ул бу мәсьәләне Фәһимәнең башкалардан бик кинәт, күзгә күренерлек дәрәҗәдә аерылуын күреп кузгаткандыр. Хатынының башкаларга югарыдан каравы аны бит һич кенә дә бизәми, киресенчә, күпмедер дәрәҗәдә абруена китереп суга. Тормыш та үзгәрә, үзебез дә картаябыз бугай, — диде Сөембикә ихлас күңелдән. — Хәзер сер капчыкларын уртага куеп, туйганчы бушатып утырырга әллә вакыт юк, әллә моның кызыгы бетте инде. — Син Фәһимәне ташларга тырышма,— диде Әхнәф. — Талпынып һавага оча башласа, аягыннан сөйрәп төшер. — Ул сәгатенә карады да:— Йомышыңны әйт, — диде. Сөембикә аңа Янчуринның махсус килүен, бәлагә таруын һәм аны коткару өчен Әхнәфнең кем белән сөйләшеп ярдәм итә алачагын аңлатты. Аны тыңлап бетергәч, Әхнәф шактый вакыт дәшми утырды, аннары әллә ничек, мыскыллау чалымнары белән елмайды. — Заманында ул минем әнине төрмәгә утырудан йолып калды. Мин аның каршында мәңге бурычлы, — диде Сөембикә. Әхнәф галстугын бушатып куйды, учлары белән йөзен, муенын сыпырып алды. — Синең өчен җаным-тәнем белән ниндидер яхшылык эшлисем килә. — Ул торып өстәл тирәсендә йөргәндәй итте. — Тик беләсеңме, без Янчурин белән ул заманда якага-яка килеп туктадык бит. Әгәр шулай булмаса, ул сиңа түгел, туп-туры минем үземә килгән булыр иде. Янчурин «Сельхозтехника»да эшли торган бер комсомолыбызны төрмәгә тыкты. Гел юктан җинаять эше әвәләп. Егет ике ел утырып кайтты. Без аның белән очрашкач, Янчуринның әлеге егетнең хатыны артыннан сөйрәлгәнен, аны юлыннан алып ату өчен төрмәгә утыртканын белдем. Син шуны коткарырга кушасың. — Мин аңладым, — диде Сөембикә, чыгарга әзерләнеп. — Уйлыйм әле, Сөембикә, үз-үземне җиңсәм дә синең хакка гына җиңә алырмын... Сөйләшү шуның белән төгәлләнде ... Ирек райкомның кабул итү бүлмәсенә нәкъ чакырылган вакытка килеп керде. Гадәттәгечә, халык күп иде. Ул таныш-белешләре белән күрешкән, хәл-әхвәл белешкән арада Әхнәф бүлмәсеннән Сөембикә чыкты. Секретарь кыз шундук Иреккә керергә кушты. Алар кочаклашып күрештеләр. — Иҗатыңнан бүлгән булсам, гафу ит, дустым, — диде Әхнәф, аңа урын күрсәтеп. Үзе түргә үтмәде, Ирекнең янәшәсенә утырды. — Бу арада иҗат эшләре бакча тирәсендәрәк йөри әле,— диде Ирек, аның сөрмәле зәңгәр күзләренә туп-туры карап. — Ә син язны ычкындырма, синең ындыр артында табигатьнең чын мәгънәсендә туй иткән чагы. Иҗат кешеләре илһамны шуннан алалар, диләр. Дөресме? — Минем өчен алай түгел бугай ул. Көн саен эшләгәндә генә илһам килә. — Дөрес әйтәсең иҗат кешеләренә дә үзләрен билгеле бер рамкада тотар өчен көн саен эшли торган эш кирәк, дустым, — диде Әхнәф, кулын аның иңбашына салып. — Минем читтән редактор китертәсем килми. Алын шул эшкә зинһар өчен. — Без бит бу хакта сөйләштек инде. Әхнәф: — Сөйләшүен сөйләштек, аннан соң күп сулар акты, язгы җилләр исте, чәчелмәгән басулар чәчелеп, игеннәр шытып чыкты. Бөтен дөнья үзгәрә, синдә дә ниндидер үзгәреш булырга тиеш бит инде. — Юк, Әхнәф, мәҗбүриләмә, — диде Ирек, аның кулын иңбашыннан алып. — Соң эшсез ята алмыйсың ич инде син. Әрәм тамак, дип, закон нигезендә җавапка тарттырам мин сине. Әхнәф рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Ирекнең иңбашына җинелчә генә төртеп алды. — Эшләргә кирәк, әлбәттә. Ә редакциягә килгәндә... Беләсеңме, теге вакытта Арсланов районнан куган Мәкъсутов Чаллыда эшли ди бит. Чакырт шуны. Бер дигән редактор ул. Ярый, ярый, уйлашырбыз, — диде Әхнәф сак кына. — Алайса мин сиңа бик тыныч эш тәкъдим итәм. Безгә музей директоры кирәк. Бинасы иске, акрынлап ремонтта ясарбыз. Алынасыңмы? Менә анысы хакында уйлап карармын, — диде Ирек. — Әгәр син анда эшләсәң, акрын гына район тарихын да яза башларга кирәк иде. Гомер уза бит. — Шушы изге ниятең өчен генә да мөгаен ризалашырга туры килер, — диде Ирек елмаеп. Әле өлкә комитетыннан, әле башка җирләрдән телефон шылтыравы аларга озаклап әңгәмә корырга мөмкинлек бирмәде. Ирек чыгып китү белән Әхнәф Гаскәровка шылтыратты. — Сәет Мөбәрәкович, сез бу Ирек Сабитовка квартира мәсьәләсендә берәр карарга килдегезме? — Юк әле, — диде Гаскәров. — Һаман сузыла бит. Ничек тә хәл итәргә кирәк инде. Сөйләшкән вариантларның берсен сайларга вакыттыр. —Ярый, бу атнадан да калмабыз. «Ирек Сабитов, Ирек Сабитов», — дип кабатлады Гаскәров авыз эченнән. Күңелен авырттырып нәрсәдер кыймылдап куйгандай булды. Үзе янына чакыртырга, сөйләшергә кирәк. Бәлкем бүгеннән калдырмаска да кирәктер. Ул Ирекнең башкарма комитет бинасында дежур торган чакларын күз алдына китерде. Сакларга тырышты, барып чыкмады. Ә шулай да Гаскәров аңа хөрмәт белән карый. Эштән киткәннән сон, аның турында әйбәт булмаган сүзләрне дә шактый ишетергә туры килде. Ә нигә чакыртырга соң әле аны? Барырга да кайтырга. Кич эштән соң үзе генә машинага утырып, ул кайчандыр апасы яшәгән таныш йортның капка төбенә килеп туктады. Аның килеп керүен күргәч, Ирек белән Зәнфирә каушап киттеләр. Өстәл артында язып утырган җиреннән Ирек кабаланып аның каршына чыкты. — Әйдәгез, рәхим итегез, — диде Зәнфирә түргә чакырып, нишләргә белмичә, ул арада өстәл әзерләргә кереште, Ирек, өстәлдән язуларын җыеп, шкафка куйды. — Зинһар өчен бер нәрсә җыймагыз, бер нәрсә әзерләмәгез, — диде Гаскәров. — Мин хәл белергә генә кердем. Шулай да Ирек аның плащын салдырып чөйгә элде. Алар өстәл янына кара-каршы утырдылар. — Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? — Рәхмәт, Сәет Мөбәрәкович, — диде Ирек. — Зарланыр әйбер юк. Гаскәров күзе белән өйнең һәр почмагын карап чыкканнан соң: — Мин үземне сезнең алда гаеплегә санап йөрим, — диде. Ирек баш чайкап куйды: — Алай димәгез. Минем өчен мөмкин булмаганны да эшләдегез. Сезгә мин гомерем буе рәхмәтле. Ә упкынга мин үзем төштем. Сез кисәтә килгән упкынга төштем. — Ирек башын иеп тынып калды. Аннары ул, урыныннан торып, Зәнфирәне өстәл янына алып килде. — Ул упкыннан мине менә шушы изге җан тартып чыгарды. Ничек сабырлыгы, көче җиткәндер. Зәнфирә бурлаттай кызарды: — Йә инде, Ирек, кирәкми, — диде ул пышылдап. — Мин аны синең үзеңә әйтә аламмыни? Ичмасам Сәет Мөбәрәкович белсен. Зәнфирә кызык кына итеп кулын селтәп җибәрде дә: — Үлән чәе белән сыйлыйм әле үзегезне, — дип кече якка атлады. — Үлән булса, эчәм. Болай, чәйне өнәмим мин. Дөресрәге, врачлар эчмәскә кушалар, йөрәк шаяра. — Ә менә бу чәй йөрәкне тынычландыра, — диде Зәнфирә, икесенең дә алдына тулы чынаяк куеп. Шунда ук бал, конфет, вареньелар да пәйда булды. Чын бальзам белән бер бу сезнең, — диде Гаскәров, чәйне тәмләп чөмерә-чөмерә. Аннары бер түшәмгә, бер идәнгә карап, уйчан гына сүзен дәвам итте: — Өй дә таушалган икән. Тәбәнәкләнгән. Сезгә торыр урын кирәк булачак бит инде. — Үз өең — агач кашыгың, — дип куйды Ирек елмаеп. — Сезгә Әхнәф Хәсәнович үзләренең өен тәкъдим итмәкче, дигән иде. Алар көзгә Арслановныкына күчәчәкләр. Минемчә, сезгә дә күчәргә кирәк. — Без андый йортка ничек керик инде, Сәет Мөбәрәкович. — Андый йорт? Ул да әллә кайчан салынган. Гади генә авыл өе. Мөмкинлек барында керергә кирәк. — Унар ел чират көтүчеләр бар бит. — Бар. Ирек Хәйриевич, бар! Иҗат кешесенә без аерым шартлар тудырырга тиешбез югыйсә. — Анлык иҗатым юк минем. Сизеп торам, сез Әхнәф кушуы буенча килгәнсез. — Үз талантыгызны үзегез бәяләп бетермәвегез кызганыч. Үкенмәссезме икән? — Үкенерлегенә үкендем бугай инде. — Яхшы булып күренү, яхшы булып кылану заманнары үтеп бара. Ирек Хәйриевич. — Сез дә шушы сүзне сөйлисезме? — Метафора буларак кабул итегез. Иҗат кешесе метафораларны дөрес аклап, дөрес бәяли белергә тиеш. — Гаскәров чәен кабып, әллә аның тәмен тоярга теләп, әллә югалган фикер җебен эзләп, шактый гына утырды, аннары әллә нинди сак кисәтүле тавыш белән дәвам итте. — Өстә ниндидер җитди үзгәрешләр бара, ил буенча... Таныш булмаган җилләр исә. Кеше күңелен киптерүче җилләргә охшаган. Мин тормыштан шул кадәр аерылдым микәнни, — дип куйды Ирек, үз-үзеннән сорагандай. — Сез хыял белән яши торган халык. Ә хыялны кысрыклый торган нәрсәләр арта бара. СССР дигән гранит кыяны да селкетә башладылар. Гариза биреп партиядән чыгуларның да булганы юк иде. Бөтен системаның асты өскә килергә мөмкин. Әгәр шулай булса "Ярык тагарак кырында калмагыз", диюем. Гаскәров урыныннан торды. Ирек аны озатып кергәндә, Зәнфирә бик күңелсез утыра иде. — Нәрсәгә кәефең кырылды? — диде Ирек, аның иңбашларына кулын салып. — Мин сине аңламыйм, Ирек. — Зәнфирә аңа туры карамады, үпкәләгәндәй йөзен тәрәзәгә таба борды. — Әллә артык кыланасың? Быел кышны да ничек чыкканыбызны беләсең. Бәрәңгеләргә салкын тиеп бетте. Әҗәттән башка акча күрәсебез юк. Гаскәровның килүе Ирекнең кәефен күтәреп җибәргән иде. Шуңа күрә ярым шаяртып, ярым чынлап болай диде: Кайгырма юкка, карчык. Менә Минзәлә театрындагы пьесам чыкса, аны культура министрлыгы әйбәт кенә бәягә сатып алса, пьеса куюдан гонорар килеп торса, тотарбыз да бер өй сатып алырбыз. Тик хатынының йөзе тагын да караңгыланды. Ирек кисәтүле тавыш белән болай диде: — Алтын өйдән баш кыйбат. Ишетәсеңме? Зәнфирә дәшмәде. Арсланов акрынлап шәһәр тормышына күнегә башлады. Министрлар Советы аппаратында аның элекке танышлары, пенсиягә чыккан партия-совет җитәкчеләре шактый иде. Биредә авыл райкомындагы сыман иртә таңнан төнгә кадәр чабу, нервы туздыру дигән нәрсәләр юк, кешеләр бер-берсе белән бик җылы мөнәсәбәттә, ниндидер йомышың бар икән, берәрсенә әйтеп китәсең дә барасың. Ярты көн йөрисеңме, артыгракмы — сиңа үпкә белдерүче юк. Өч бүлмәле фатирда Эльза белән ире тора иде. Әтиләре Казанга күчкәч, кияү кеше үз йортларына кайтырга ниятләде. Ләкин Миңзаһит аның әти-әнисе янына ашкынудан түгел, ә бәлки үзенең килүе аркасында гына биредән кузгалырга теләвен яхшы аңлады. Хәят әле Болынкырда иде. Шуңа күрә «бу ялан кадәр фатирда берүзең хыялланып үләргә кирәк бит», дигәч, алар бергә яшәргә риза булдылар. Өчәүләшеп эшкә чыгып китәләр, өчәүләшеп кайтып керәләр. Беркөн Эльза аңа газета алып кайтып бирде: «Укы, кешеләрнең ничек яшәүләрен күр әнә», — диде Газетаның икенче битен тутырып, Ирек Сабитовның «Болынкыр таңнары» дигән язмасы урнаштырылган иде. Анда Шәрифуллинның эш стиле сурәтләнгән, районда кузгатылган зур-зур эшләр күрсәтелгән. Кыска гына арада файдалануга тапшырылган ясленең, анда тәрбияләнүче балаларның, яңа күтәрелүче төзелешләрнең фоторәсемнәре урнаштырылган. Миңзаһит бу мәкалә тәэсиреннән күп вакытлар айный алмады. Болынкырга ул атна саен диярлек кайта, кайткач, урамда бик үк күренәсе килми иде. Инде хәзер гомумән чыгарлыгы калмады. Алар Хәят белән әйберләрен акрынлап барлыйлар, яхшылап бәйлиләр, тутырырдаен капчыкка тутыралар. Бу ялда да ике көн буе әйбер җыйнап эт булдылар. Миңзаһит әле тагын өч көнгә Болынкырда калырга рөхсәт сорап та кайтты. Һич югы октябрь башларына күченергә кирәк иде. Алар эңгер-меңгер төшкәндә генә өйгә керделәр. Хәят чәй куйды, ашарга көндез пешергән пилмәнне кайнарлады. Инде өстәлдән кузгалып кына китәбез, дигәндә ишек шартлап ачылып китте. Ишек кыңгыравына басмыйча берәүнең дә кергәне юк иде. Аптырашып, икесе дә урыннарыннан тордылар һәм өнсез калдылар: ишектән керүче бер кулына дипломат, икенчесенә юл сумкасы тоткан Рашат иде. — Исәнмесез, көтмәгән идегезме? — диде ул, дипломаты белән сумкасын идәнгә куеп. Аннары, үрелеп, ярым ачык калган ишекне япты. Миңзаһит кулын сузып аңа атлады. Алар салкын гына күрештеләр. Хәят, урыныннан кузгала алмыйча, очып китәргә теләгәндәй, кулларын күкрәгенә куеп, терсәкләрен җәйгән, күзләре зур булып ачылган, иреннәре калтырый һәм бөтен өйгә ишетелерлек итеп сулыш ала иде. Кинәт ул аякларын бөгеп чүгәләгәндәй итте дә идәнгә егылды. Миңзаһит йөгереп барып аны күтәреп алды һәм үз бүлмәсенә атлады. Аның артыннан ияргән Рашат әнисенең пөхтәләп җыелган йокы караваты өстендәге эш планы дәфтәрләрен читкә алуга, Миңзаһит Хәятны шунда китереп салды. Рашат кухняга чыгып салкын су алды, учына салып әнисенә су сипте, Миңзаһит аны читкә этәрде дә, мамык белән нашатырь спирты алып, Хәятның борынына китерде. Ул шундук күзләрен ачты. Мондый чакта нишләргә кирәген белгән Миңзаһит, аның халат кесәсеннән ингаляторын алып, авызына берничә мәртәбә өрдергәч, йөрәк даруы эчергәч, Хәяткә ныклап торып җан керде. Миңзаһит аны иңбашыннан күтәреп утырткандай итте, аркасы турына икенче кулы белән мендәр салды. Рашат ашыгып чыгып китте, сумкасыннан абрикос согы тутырылган шешә алып керде. Әнисенә бокалга салып сок сузды. Хәят иреннәрен бераз ачкандай итте, бокалның чите аның тешләренә тиде, ләкин ул авызын ачмады, тамак төбеннән әллә нинди өзек куркыныч тавыш кына килде һәм ул калтыранып елый башлады. Рашат бокалны читкә алып куйды. Бераздан Хәят тынычлангандай булды һәм: — Бар, ашат баланы... — диде. Алар кухня ягына чыктылар. Рашат өстәлгә үзе алып кайткан апельсин, мандарин, виноград кебек күчтәнәчләрне таратты, колбаса кисте, бер коньяк чыгарып утыртты. Зур гына тәлгәш виноградны юып килде дә аның бер өлешен, чәй тәлинкәсенә салып, әнисенә алып кереп китте. Карашын каядыр почмакка төбәп утырган Хәят аны күрү белән күзләрен йомды. — Әни, менә виноград кабып кара әле. Хәят тәлинкәне кулына алды һәм бар чык, дигән мәгънәдә кулын ишеккә таба селтәде. Рәхмәт тә әйтмәде, дип уйлап куйды Рашат. Ул кергәндә, Миңзаһит рюмкаларга коньяк салган иде инде. — Әйдә, с приездом! — диде ул малаена. Чәкештерделәр дә җиңел генә эчеп куйдылар. Шунда әтисе нишләптер зал ягына чыгып китте. Бераз торгач, Хәят бүлмәсенә үтте, аннары кабат кухняга керде. Аның күзләре дымланган иде. Бусында алар Рашат тутырып куйганны эчтеләр. — Ни хәлләрдә ятасыз соң? — диде Рашат, суган белән колбаса чәйни-чәйни. — Безме? Без менә шушлай инде. — Миңзаһит сүзен әйтә алмады, улын кочаклап алды һәм тавышсыз гына еларга кереште. Рашат аны читкә этте: — Әртисләнмә әле, җенем сөйми. — Нәрсә?! — дип пышылдады Миңзаһит. Ул тозлы күз яшьләренең ирен читләреннән йөгереп авызына керүен сизде. — Син миңа ышанмыйсыңмыни? — Мин күз яшьләрен күреп туйдым инде, чынын да, ялганын да. — Ул җәһәт кенә рюмкаларны тутырды да шешәне шапылдатып урынына утыртты. — Күз яшьләре күрергә дип кайтмадым мин. Арсланов, шулай йомшап китүенә хәйран калып, үзен-үзе тиргәп утырды. Малаена болай җебеп төшүен һич тә күрсәтәсе килми иде. Рашатның соңгы сүзләре аның күңелен айкалдырып-чайкалдырып җибәрделәр. — Күз яшьләрен күрәсең килмәсә, вакытында кайтырга идең! — диде ул, йодрыгы белән өстәлгә сугып, — һич тә булмаса исән икәнеңне белдерергә идең! — Әгәр белдерергә ярамаса? — Андый нәрсә булмый! Болар барысы да боргалану, җаваптан качу, — диде Арсланов бармак селкеп. Аннары ул тагын җәһәт кенә Хәят янына чыгып керде. Ул кергәндә, Рашат рюмкасын аударып куйган иде инде. Миңзаһит үпкә сүзләрен тезүен дәвам итте: — Мин сине ничекләр генә эзләмәдем!
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев