Фоат САДРИЕВ
6.
Бүген ул көне буе фермаларда йөрде. Кич эштән кайтып кергәндә, Фәһимә пилмән ясап маташа иде. Мондый чакларда булышсаң, хатынының ефәктәй йомшавын белгәнгә күрә, Әхнәф кулларын юып өстәл янына килде һәм җайлап кына сүз башлады. — Мин бит әле бүген әти белән әни янына кагылдым. Үзең беләсең, икесенең дә рәтләре чамалы. Кышка әллә безгә килергә микән, дип торалар. Сыйдырырбыз бит инде аларны? Аның бу сүзләрен ишеткәч, Фәһимәнең карлыгач канатыдай кара кашлары берничә генә секундка җыерылып алды, иреннәре дә кысылып куйдылар. — Сыйдырмый нишләрсең? — диде мөмкин кадәр тыныч тавыш белән. — Үзләре сагынып интекмәсәләр... — Бер кышка түзәрләр. — Кайчан килмәкче булалар соң? — Анысы инде аның синең белән миннән тора, — диде Әхнәф, камырны тишеп чыккан ит кисәген савытка атып. — Арсланов йортына күчкәч алып килербез. Шулчак аларга үзләренең урамында хат ташучы Сәрия килеп керде. Әхнәф аның иненә асылган сумкасы булмавыннан, ачулы чыраеннан ниндидер күңелсез хәл барлыгын аңлады. — Әйдәгез, түргә узыгыз, — диде ул. — Юк, узмыйм. Хәерчегә нишләсәк дә көн юк. Сүзен әйтеп бетермәстән, ул елый да башлады. — Ни булды, аңлатып сөйләгез, — диде Әхнәф. Ул арада Фәһимә дә атылып алар янына чыкты. — Мин инде сезгә әллә ничә мәртәбә кермәкче булдым, — диде Сәрия, күз яшьләрен кул сырты белән сөртә-сөртә. — Сезнең Таһирыгыз минем Илшатны кыйный да кайтара. Өченче көн киемнәрен ертып бетергән. Мин бит сезнең кебек кесә тутырып акча алмыйм. Ялгыз хатын дигәч тә. Фәһимә аны кулыннан тотып кухня ягына алып чыкты. — Сез ялгышасыздыр, Сәрия. Безнең малайның беркайчан да кеше белән сугышып йөргәне юк. — Таһирыгыз мәктәптә укыганда ук ике мәртәбә кыйнаган иде инде. Хәзер Казаннан кайтып кыйнаган. Нинди үче бардыр? Унынчы класста укый торган баланы кыйный ала инде ул. — Моның булуы мөмкин түгел, — диде Әхнәф. — Кем күргән? — Кем күрсен, малай үзе әйтте. Кайтып кергәненә әле аның ярты сәгать. Нәрсә беләндер сугып иренен ярган. Курткасы кара канга баткан. Чыксын әле үзе. — Ул бит әле кайтмады, — диде Фәһимә, нишләргә белмичә өзгәләнеп. — Мин аның кайтканын көтәм, — диде Сәрия, бераз тынычлангандай булып. Фәһимә, аны чишендермәкче булып, өстендәге иске җәйге пальтосының сәдәфен ычкындырырга үрелде. —Әйдәгез, чишенегез. Таһир кайткач, аңлашырбыз. Ләкин Сәрия кире чигенде. — Сезнең кебек кешедә ничек курыкмыйча чишенмәк кирәк? Шушында гына басып торам. Аның бу сүзләренә Фәһимәнең чырае бозылды. — Без кеше ашамыйбыз, Сәрия. Бу йортта кеше каны эчә торган аждаһа да яшәми. — Аждаһасын белмим, малаегыз ник минем Илшатыма үчләшә? Күпме генә кыстасалар да, Сәрия узмады. Аның сүзләре Әхнәф белән Фәһимәне олы хафага салды. Бер атнага ялга кайткан Таһирның сугышып йөрүе, кеше кыйнавы алар өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Сәрия бераз тынычлангач: — Мин моны болай калдырмыйм. Хәзер үк милициягә барам, — дип урыныннан кузгалды. Әхнәф белән Фәһимә аның икесе ике ягыннан килеп туктаттылар: — Зинһар өчен сабыр итегез! — дип өзгәләнде Фәһимә. — Без аңа җәзаның иң катысын бирербез, — дип өстәде Әхнәф. — Илшат белән кайтып сөйләшәм. Ул ни әйтсә, шул булыр. Безгә үпкәләмәгез... Сәрия чыгып киткәч, Әхнәф белән Фәһимә икесе берьюлы кухня өстәле янына барып утырдылар. Пилмән кайгысы беткән иде. — Минем моңа мәңге ышанасым юк, — диде Фәһимә, ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртә-сөртә. — Үз гомеренә беркем белән сугышканы юк бит. — Син күз яшьләреңне агызырга ашыкма әле. Гаепнең Сәрия малаенда булуы да бар. Таһир дуамал егет түгел. Сугышкан сурәттә дә мин ул хаклыдыр, дип уйлыйм. — Мин хаклы, дип кенә кеше кыйнамыйлар бит, Әхнәф. — Без хәзер синең белән бу хакта күпме генә бәхәсләшсәк тә, очына чыга алмыйбыз. Әйдә, пилмәнне ясыйк. Ә әниләрне барыбер алып килергә туры киләчәк. Алар шактый вакыт бер сүз дә дәшмичә пилмән ясадылар. Аннары Фәһимә болай дип сүз башлады: — Минем бит Хәят апаларда булганым бар. Әллә ничек ваклап бүлгәләнеп беткән өй инде ул. Бүлмәләре бәләкәй. Минем әнкәйнең дә ялгыз яшәрлек рәте юк. — Иркенләп яшәрлек түгел икәнен беләм инде мин ул өйнең. Фәһимә аның беләгенә кагылып куйды. — Янкорма салырбыз! Кешеләр бит шулай зурайталар өйләрен. Фәһимәнең шул сүзеннән соң гына Әхнәф яшереп сакланган фикерен, оста уенчы уен тузын ыргыткандай, әйтеп салды: — Арслановлар йорты безгә тәтемәс тә кебек әле ул. — Фәһимәнең фаршлы калагы кулыннан төшеп китте: — Нәрсә?! — Малае белән кызы кайтырга йөри, диләр. — Йортның аларда калуы мөмкин түгел! Обком бар бит әле. — Обкомда Арслановның үз кешеләре. Барысы да мөмкин. — Ә без?! — диде Фәһимә ачыргаланып. Әхнәф хатынының нәкъ үзе теләгән якка килеп төшкәнлеген аңлады. — Мине дә шул сорау борчый шул. — Ул көмеш кашык белән өстәлгә шакы-шокы суккалап шактый вакыт торды. —Әллә безгә яңа йорт салу турында уйларгамы, карчык? Анда күчеп, олылыклап ремонт ясатып, янкорма төзеп жәфа чиккәнче, шулай әйбәтрәк булмас микән? Бу сүзләрне ишеткәч, Фәһимәнең йөзе кояштай балкып китте, күзләре уттай янарга тотынды. — Ну, баш та үзеңдә! — Өйдә икесе генә булсалар да, ул як-ягына каранып куйды. Әхнәфне биленнән кочаклап, колагына пышылдады: — Төзик бер дигән итеп! Син бит моны булдырасың! Әхнәф аңа җавап бирергә өлгермәде. Таһир кайтып керде. Ул мышык-мышык борынын тарта, уң як яңагында кып-кызыл яра эзе ярылып ята иде. — Битеңне кайда сыдырттың, улым? — диде Әхнәф, аңа якын ук килеп. — Парктан агач арасыннан бара идек, ботакка эләкте, — диде дә Таһир җәһәт кенә үз бүлмәсенә кереп китте. Әхнәф белән Фәһимә бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Күпме көтсәләр дә Таһир чыкмады. — Чакырыйк, — диде Фәһимә, түземлеген җуеп. — Бар, эндәш. Мин залга чыгып утырам. Аның артыннан ук Таһир белән Фәһимә керде. — Әллә берәр нәрсә булдымы, улым? Әтисенең бу соравыннан Таһир сискәнеп киткәндәй булды. — Ю-у-у-ук, — дип сузды ул акрын гына. — Син яшермә, — дип сүзгә кушылды Фәһимә. — Кулларың да тырналган, Таһир аның бу сүзенә бөтенләй җавап бирмәде. — Йә, сөйләп бир. Без бит әниең белән барысын да беләбез. Бу сүзләр аның кыяфәтен шундук үзгәртте: йөзе кып-кызыл булды, ул, чыгып китәргә теләгәндәй, ишеккә таба омтылды, тешләрен кысып туктап калды. — Йә, көтәбез. — Бер әйбер дә юк, дидем бит инде. — Илшат белән ни булды? — Фәһимә малаеның күзләренә туп-туры карады. — Аның әнисе безгә килде, милициягә хәбәр итәм, ди. Әнисенең бу сүзләреннән соң, Таһир башын аска иде. — Ул бит үзе... өч малай ияртеп каршыга чыкты. — Университеттан кайтып, бала-чага белән сугышып йөргәч, әйбәт инде ул, — диде Фәһимә шелтәле тавыш белән. — Әтиеңә шуннан соң ничек халык каршына чыгарга, ничек аларны тәрбияләргә кала инде? Милиция хәбәр итсә, университеттан да куарга мөмкиннәр. — Гаеп аның үзендә, — диде Таһир, каш астыннан күзләрен усал елтыратып. — Аны мәктәптә беркем дә яратмый. Кызларга чат ябыша, бәйләнә. Кайберләренә кул да күтәргән. — Ә-ә-ә, син шул кызларны яклаучы булып Казаннан кайттың инде, әйеме? — диде Әхнәф киная белән. — Мин берсен генә якладым. — Сер булмаса, әйт инде: кайсысын? Таһир эндәшмичә шактый торды. Дулкынланудан аның каш-керфекләре сикереште. — Айгөлне якладым. Илшат аны былтырдан бирле кыерсыта. — Кайсы Айгөлне? — диде Фәһимә. —Сөембикә апа кызын. — Ә сиңа ник кирәк ул? — диде Фәһимә чәрелдәп. — Кем ул сиңа?! Гаҗәпләнүдән Таһирның күзләре зураеп китте. —Ничек инде, әни?! Сез бит Сөембикә апа белән... Ирек абый белән дуслар. Ничек инде мин Айгөлне кыерсыттырыйм... — Дуслар идегез, диген, — Фәһимә ачуыннан аяк тибеп куйды. — Яшь чакта булган да җилгә очкан! Кайчандыр аралашкан һәрбер кеше өчен сугышып йөри башласаң, безгә монда ничек яшәргә?! — Ярый, барысы да аңлашылды, — диде Әхнәф. — Эшне зурга җибәрмәскә кирәк. Син хәзер үк киенеп Сәрияләргә бар, Илшаттан гафу үтен. Шау-шу университетка барып җитмәсен. — Син нәрсә, әти?! — диде Таһир ярсулы тавыш белән. — Алар бит үзләре мине кыйнарга килделәр. Егып, туйганчы типкәләделәр. Гафу үтенү... Алайга китсә, мин үзем милициягә әйтергә тиеш. — Син бит булачак юрист. Шаһитларың бармы соң? — Каян булсын? Без бит аулак почмакта. — Димәк, барыбер син гаепле. Гафу үтенмәсәң, өйләренә бар, әнисе белән сөйләш. — Юк, үзең генә җибәрмим, — диде Фәһимә ярсып. — Бергәләп барабыз, бергәләп аңлатабыз?! — Нишләп мин сине ияртеп йөрим инде, әни? — Таһир бераз уйланып торды да ныклы карарга килде: — Ярый, сезнең хакка барам. Тик үзем генә. Таһир чөйдә эленеп торган курткасы янына барды да, аның кесәсеннән нидер алып, аларның каршына килде: — Менә Илшат минем яңакка нәрсә белән сыдырды, — диде. Таһирның кулында велосипед чылбыры иде. Әхнәф малаеның кулыннан чылбырны алды да җентекләп карарга кереште. — Сез бөтенләй башка тормыш белән яшисез бугай, улым, — диде ул баш чайкап. — Безнең дә яшь чаклар бар иде. Күпме еллар комсомолда эшләдем. Әмма мондый рәхимсезлекне күргән булмады. Хәзер көн саен әле бер, әле икенче авылдан яшьләр арасында булган тәртипсезлекләр турында чәчләреңне үрә торгызырлык хәбәрләр килә. Чылбырыңны өйдә калдырып тор әле... Таһир чыгып киткәч, Әхнәф Фәһимәне тынычландыра алмыйча бик озак азапланды. ... Әхнәф авылларына бөтенләй кайтмаган иде. Әйе, ул алдады. Инде күптән эчендә яшереп йөрткән уен башлап Фәһимә авызыннан әйттерү өчен алдады. Шуңа күрә иртәгә иртүк әти-әнисе алдындагы гаебен юарга авылга кайтырга карар кылды. Әтисе инде алтынчы ел параличланган хәлдә. Гомер буе физкультура укыткан, йөгерү, чаңгы буенча разрядлы спортчы. Чирнең ни икәнен белмәгән әтисен инсульт бәреп еккач, авыл халкы аһ итте. Ул коточкыч авыр әйберне бау белән үзенә таба тарткан кешедәй, гәүдәсен алга авыштырып, юньләп бөгелмәгән аякларын көч-хәл белән сөйрәп, капка төбенә чыгып утыра. Кем килсә дә, йөзе кинәт чалшая һәм ул тавышсыз гына еларга керешә. Аның туктаусыз яшь агучы күзләренә, йөзендәге газаплану билгеләренә карагач, Әхнәфнең үзенең дә күңеле тула... Әйе, иртәгә иртүк кайтып киләчәк ул алар янына. Бүген эштән кайтканда, Сөембикәгә култыклашып баручы әллә ничә пар очрады, алар көлешә-көлешә сөйләшеп урамнан атлыйлар, йөзләрендә канәгатьлек билгесе, алар иртәсен-кичен дә, бүген-иртәгә дә гел бергә. Сөембикәнең исә сөялеп торыйм дисә, бакчасында ялгыз миләше генә бар. Тик аның белән серләреңне уртаклашып булмый, ул синең күкрәкләрең белән терәлүенә дә битараф. Соңгы вакытларда ялгызлык дигән нәрсә бәгыренә кадалган усал сөлек кебек суырды да суырды аны. Ул суырган саен, кояш яктырак, тормыш матуррак, кешеләр бәхетлерәк кебек тоелды. Элек аның өчен агач яфраклары шаулашкан, кошлар чыркылдашкан кебек тоелса, хәзер ул тавышлар Сөембикәгә аларның үзара сөйләшүе булып тоелды. Хәтта аларның да сөйләшерлек ниндидер уртак нәрсәләре бар, бары тик мин генә ялгыз, дип сагышланды Сөембикә. Ул алардан көнләшә, кайчакларда бөтен дөньясына ачуы килә, кайчакларда бөтенләй төшенкелеккә бирелә, кайчакларда күзенә бер генә якты нур да чалынмый, хәтерен котырган этләр өере кебек гел караңгы истәлекләр генә яралап тора. Шушы тойгылар әледән-әле йокыдан уяталар, ул әйләнә-тулгана җәймәсен, одеалын бау кебек ишеп бетерә, бер рәхәтләнеп еласам, җиңеләеп калыр идем, ди, әмма елый алмый. Андый чакта күктә ай булса, күңеленнән шуның белән сөйләшә. Сөембикә инде хәзер айның гашыйклар өчен түгел, йоклый алмыйча газапланучы ялгызлар өчен чыгуын аңлады. Ул, су сибелмәгән гөл кебек, көннән-көн сула баруын сизде. Авылда чакта әнисенең ни өчен кич клубка чыгармаганлыгын төшенә башлады. Сөембикәдән, кая да булса укырга керәм, эшкә керәм, дигән сүзләрне ишеткәч, әнисенең елый-елый. «Беркая да җибәрмим! Синнән башка мин үләм!» — дип ни өчен өзгәләнүләре аңа хәзер генә барып җитте. Авыл мәктәбендә укыганда, Сөембикә әнисен күралмый, аның юри ачуын китерә, каршы әйтә, аның белән әрепләшә иде. «Синең яныңда шешәң, стаканың бар», дип аны елаткан чаклары да күп булды. Ялгызлык дигән аждаһа үз өстенә килеп иңгәч кенә, тавышсыз кычкырып тыпырчынырга тотынды. Айлы төннәр ялгыз адәм баласының уйларын җил кебек әллә кайларга очырып алып китеп, урманнар-кырлар өстеннән, йолдызлар-айлар яныннан йөртеп, әллә ничә катлам елларны үтеп, яшьлек чорларына, балачакларга ук алып кайта ала икән. Ах, ул айлы төннәр! Яшь чакта сихри булган ул төннәр нишләптер уйларны, үзләренең көмеш нурларына күтәреп, менә шулай йөртәләр-йөртәләр дә, җиһанның кайсыдыр урынында дулкынланып торучы сагыш диңгезләрендә чайкап, сиңа кире кайтаралар. Шушындый айлы кичләрдә, Сөембикәне хәйран калдырып, бер вакыйга хәтеренә килә башлады. Алар ничәнчедер класста укыганда, җәй көне Казанга экскурсиягә барганнар иде. Барысын да тулай торакка урнаштырдылар, ә тулай торакның ишек алдында су колонкасы бар. Көне буе шәһәр карап йөреп, тирләп-пешеп, аяк табаннары ут булып янып кайткач, шул колонкага чыгып, барысы да рәхәтләнеп юыналар, су сибешәләр, туйганчы чыркылдашалар иде. Сөембикәләр Казанда дүрт-биш көн булдылар. Иртәгә кайтабыз дигән коннс кич ул йоклый алмыйча азапланды. Төнге уникеләрдә, ичмасам салкын су белән аякларны юып кереп ятыйм әле, дип теге колонкага чыкса, төннең яктылыгына, күктәге айның кояштай балкуына хәйран калды. Аяк астында яткан энәне дә аермачык күрерлек төн иде бу. Сөембикә, ике тезен бергә терәп, колонкадан су агыза башлады. Шулчак кемдер, арттан килеп, колонканың тимерен күтәрде, су агудан туктады. Сөембикә ялт итеп артына борылды, суны туктатучыга карады. Ул ап-ак күлмәк, шундый ук чалбар кигән, кояшта янып каралган, кап-кара чәчле егет иде. — Гафу итегез, — диде ул, тигез, ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая. — Гомерлек чир алуыгыз мөмкин. — Ә бәлки, мин чирләргә телимдер, — диде Сөембикә чытлыкланып һәм кабат су агыза башлады. Бәлки, минем бу дөньядан китәсем килә торгандыр. — Алай булса, — дип егет колонка тимерен күтәрде, — сез ялгышасыз. Адәм баласы дөньяга бик авырлык белән килә. Ә сезнең кебек чибәр кызлар бигрәк тә сирәк туа, — диде егет, серле итеп карап. Сөембикә, кинәт кенә колонканың тимеренә басып, учына су агызды да егеткә чәчеп җибәрде һәм көлә-көлә: — Борын астыңа су чәчрәде, сөрт! — дип йөгереп кереп китте. Малайлар торакның икенче башында торалар, бу егетне аның килгән көнне дә күргәне бар иде. Икенче көнне автобуска утырганда, теге егет аны эзләп тапты. — Минем исемем Айдар, — диде ул, мәхәббәтле караш ташлап. — Сез кайдан? — Болынкырдан. — Ә исемегез? — Сөембикә. — О-о-о, нинди тарихи исем! — диде Айдар. — Мин Молдавиядән. Аларны автобуска чакырдылар, икесе дә нидер әйтмәкче булды, ләкин вакыт калмаган иде инде. Айдар да үзенең автобусына таба йөгерде. Айлы төннәр нишләптер шушы сихри очрашуны Сөембикәнең хәтерендә туктаусыз яңарттылар. Яңарган саен ул очрашуга яңадан-яңа матур бизәкләр өстәлде, егетнең уң як теше бераз китегрәк икәне дә хәтеренә төште. Әмма шушы китек теш аңа әйтеп бетергесез сөйкемлелек бирә иде... Ялгызлык, йокысыз төннәр аша ул тагын бик күп нәрсәләрне аңлады. Айгөл белән алар арасындагы мөнәсәбәтләр торган саен җитдиләнә бара. Соңгы вакытта кызындагы ниндидер яшерен үзгәрешне Сөембикә чамалый, гөманламакчы була, әмма моның асылына төшенә алмыйча җәфалана. Әйтмичә кинәт кенә өйдән чыгып китүләр, кичләрен соң кайтулар, көндәлегендә моңарчы булмаган «өч»леләрнең күренә башлавы аны бик тә борчый иде. Менә хәзер кичләрен Ирекләргә китә. Икешәр, өчәр сәгать шунда булып кайта. Ниләр сөйләштегез, дигәч, берни дә әйтми. Вак-төяк инде шунда, ди дә куя. Ирек белән Зәнфирә ана начар йогынты ясарлар, дип һич тә уйламый ул. Ләкин йогынты төрлечә була. Әгәр ул анда еш бара башлаган икән, аңардан ерагая, дигән сүз. Сөембикә бүген эшеннән арып-талчыгып, кәефсез кайтты. Өйдә булмагач, Айгөлне ул мәктәптәдер дип уйлады. Әмма кызы караңгы төшкәч тә, сәгать төнге ун тулгач та күренмәде. Ул машинасын ишек алдына куйган иде. Унберенче киткәч, түзмәде, кабалана-кабалана киенде дә, машинасын кабызып, Чукаевага юл тотты. Гандәлифә аны ачык йөз белән каршы алды. — Мин Айгөл юк микән, дип килгән идем. — Юк шул. Нишләптер кагылмый башлады әле ул. Сөембикә ишек янындагы урындыкка утырмыйча булдыра алмады. — Берәр төрле йөрәк даруыгыз юкмы? — диде ул, күкрәген тотып. Гандәлифә кашыкка корвалол салып бирде. Аны эчкәч, Сөембикә сулышының иркенәюен тойды, әмма күңеле тынычлана алмады. — Болай тупса янында утырып булмый инде. Зинһар узыгыз.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев