Фоат САДРИЕВ
9.
Ниндидер каты, рәхимсез нәрсәләр аны капшый, тарта, ул гәүдәсенең таш булып ката баруын тоя һәм аны коточкыч курку били. Бу курку — бөтен галәмгә җитәрлек кара курку. Әгәр кеше туып яши алса, мондый куркуны тагын бер мәртәбә соңгы сулышын алганда тоячак. Кеше үз дөньясыннан ниндидер коточкыч тирәлеккә күчүен сизә, әмма берни дә аңламый. Тәүге сулыш белән эченә ниндидер ят, салкын нәрсә керүен тоя, тончыга-тончыга үкереп елый. Кеше сукыр, саңгырау, акылсыз булып туа, яши-яши ишетә, күрә, фәһемли башлый. Аңа бөтен тереклектән өстен итеп акыл бирелә, дөньяны күрә башлый, берни дә аңламый, әнисенең сөтен имә дә йоклый. Тора-бара әнисен таный, көлә, ләкин әле берни дә аңламый. Аңларга тырыша, гомере буе аңлап бетерә алмый. Шатлыклар, газаплар кичерә. Газаплары шатлыклардан күбрәк була, әмма барыбер җирдә тормышны аңлый алмый. Күпләр, дөнья малына, ләззәтләренә алданып, кабат сукырая, чукраклана, аңын югалта... Гомер азагы җитә. Иң бәхетле кешеләр — кинәт үлеп китүчеләр. Газапланып үлүчеләр бала булып туган чактагы барлык халәтне дә кичерәләр: авырту, дөнья дигән карыннан җиргә күчкәндәге коточкыч тартышу! Әгәр озак ятса, кеше көннәрен, сәгатьләрен саный, үзе белән хушлашырга килүчеләрне күрә, сөйләшкән тавышларны ишетә. Соңгы сулыш, соңгы авырту, җанның бүтән дөньяга талпынуы һәм инде хәлсезләнгән тәннен аны тота алмыйча ычкындыру дәһшәте... Бөтенесе бергә бутала... Җан адәм баласына карында иңә, җанның яшәгәндә үк авызга килгән чаклары була, җан белән тән гомер буе тартышалар, шул ук вакытта берсе икенчесеннән башка яши алмый. Никадәр гаделсезлек! Ике дошманны бер тәнгә бикләү нигә кирәк булган? Бу гомер буе тартышуның азагы барыбер җанның тәнне ташлап китүе, кешедән котылуы белән тәмамлана... Ирек уйларына батып бик озак утырды. Инде кызарырга өлгергән кояшка күз кабагын күтәрмичә, керфекләре арасыннан нишләптер рәнҗеп, үпкәләп карады... Хәйрине җирләргә авыл халкы гына түгел, районның барлык җитәкчеләре җыелды. Килгән җиңел машиналар Болынкырның ярты юлыннан башлап, Баллы Төбәккә кадәр сузылганнар иде. Әтиләрен юып кәфенләгәч, Ирек белән Мэлс картлар янына керделәр. Ирек әтисенең партбилетын кесәсеннән чыгарып: — Әтинең әйткән васыяте бар иде бит, агайлар, — диде. Мулла вазыйфаларын башкаручы Миңлегәрәй: — Әйдә, әйт, улым, нинди васыяте бар иде? — дип сорады. — Җирләгән чакта партия билетын күкрәгенә куярга кушкан иде. Бу сүзгә картлар дәррәү ризасызлык белдерделәр. Арада, аның васыятенә каршы килмәскә кирәк, диючеләр дә табылды. Миңлегәрәй, бөтен кешене тынычландырып, үз сүзен әйтте. — Шәригать кануннары буенча бу һич тә ярый торган эш түгел. Мин үзем моңа каршы. — Без бит аңа сүз бирдек! — диде Ирек дулкынланып. — Әтине ышандыргач, әгәр васыятен үтәмәсәк, бу бит безне гомер буе борчый торган бер яра булачак. Шулай бит, абый? Мэлс бер сүз дә әйтмәде. Картлар тагын шаулаша башладылар. Кемнәрдер, монда баш бетәрлек нәрсә юк, дип Ирек ягыннан сөйләделәр, икенчеләре каршы төште. Ахырда Миңлегәрәй нидер уйлап: — Барыгыз әле, Гөлҗамалны алып керегез, — диде. Кече өйгә чыкканда, Ирек абыйсына: — Ник бер сүз дә дәшмисең? — диде, үпкәсен белдереп. — Ничек дәшим белмәгәч? Йола зурракмы, әллә кешеме? — Син бит әтигә, куярбыз, дидең. — Каршы әйтергә идемени? Әниләре авызын яулык очы белән каплап керде дә, түргә узмастан, ишек яңагына сөялде. Аның йөзе кәфендәй агарган, күз карашы битараф, күңелендә дөнья кайгысы калмаган иде. Картлар хәлне аңлаткач, барысы да Гөлҗамалга төбәлделәр. — Мин ни әйтим соң инде? — диде ул авыр сулап. Аннары Хәйри янына ук килде дә ничектер кинәт кенә башын күтәрде, күзләренә нур иңде. — Барыгызга да мәгълүм, бу фани дөньяда ул баш ияргә яратмады, үз кануннары белән яшәде. Әгәр аның васыятен үтәмәсәм, теге дөньяга баргач, мин аңа ни дип җавап бирермен? Безнең хөкем ярамас монда, хөрмәтле картлар. Ходайның үз хөкеменә тапшырыйк... Әниләренең шул сүзе мәсьәләне хәл итте дә куйды: кәфеннең бер урынын ачып, партия билетын нәкъ йөрәге турына куйдылар. Хәйринең гәүдәсен ишек алдына чыгаргач, урам яклап капка төбендә зур митинг булды. Аны Гаскәров алып барды. Беренче булып Әхнәф чыгыш ясады, эштә дә, шәхси тормышында да халыкка үрнәк булуын, шундый күркәм шәхесне югалтуның авырлыгын әйтте. Аннары районның башка җитәкчеләре, авыл кешеләре чыгыш ясадылар. Соңыннан Мэлс та сөйләде, әтисен соңгы юлга озатырга килүчеләргә рәхмәт әйтте. Алар арасында Батталов кебек колхоз-совхоз җитәкчеләренең булуы, аларның һәркайсының килеп кайгы уртаклашуы Ирекне чиксез дулкынландырды. Кызы Айгөл әбисе яныннан китмәде. Бабалары исән чакта ук кайтып җиткән Алмаз белән Гөлназ да күбрәк әбиләре янында булдылар. Менә Хәйринең мәетен күтәреп ишек алдыннан алып чыктылар. Кайгы ташкыны, тавышсыз гына чайкалып, капка төбеннән кузгалды. Шушы урам чирәмнәрендә тәгәрәп үскән, нәни аяклары белән шушы урамның кайнар тузаннарын таптап йөгергән, дөнья кубарып кычкыра-кычкыра гөрләвек суларын ерган малай шушы урамга бүтән беркайчан да кайтмаска тып-тын гына китеп барды... Сөембикә, биючеләрнең республика смотрында быел беренчелекне алабыз, дигән уй белән ашкынып яшәде. Чөнки болынкырлылар гомер-гомергә бию белән дан казандылар, соңгы вакытларда райондагы күп кенә талантлы яшьләрне табып, сәхнәгә тарта алдылар. Турлап-турлап оештырылган зона ярышларында иләнгәннән соң, Казанга узулары анын ышанычын тагын да ныгытты. Тик киемнәрнең искелеге эчен тырнап торды. Яз көне мәдәният хезмәткәрләре алдында чыгыш ясаганда, район хакимият башлыгы Әхнәф барысының да күзләренә карап: «Быел биючеләр ансамблен тулысынча яңа киемнәр белән тәэмин итәргә сүз бирәм» дигән иде. Озын җәйләр дә үтте, инде көзләр дә онытылды, хәзер салкын кыш, ә киемнәр һаман юк. Хакимият башлыгы бүлмәсенә кереп, шуны исенә төшергәч, ул авыр итеп сулады да: — Биргән вәгъдәм исемдә, тик берничек тә ярдәм итә алмыйм, — диде. Сөембикә аңа зур өметләр белән кергән иде. Әхнәфнең уен белү белән, күңелен кимсенү тойгысы биләде, бит очлары кызышып чыкты. Әгәр хәзер ул берәр сүз әйтсә, һичшиксез чәкәләшеп туктаячаклар иде. Шуңа күрә тешен кысып урыныннан торды. —Ярый, аңладым,— диде дә ишеккә таба юнәлде. —Туктале, Сөембикә! Әхнәфнең шулай эндәшүе аның күңелендә өмет чаткысы уятты. Ул аның каршысына килде. — Йөзеңнән күреп торам — үпкәләдең. Финанс хәлебез коточкыч кыен. Аңлый алмыйсыңмыни? — Аңладым, дидем ич... Сөембикә кызу-кызу атлап чыгып китте. Казанда аларнын чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Болынкырлылар күршеләреннән шактый өстен торалар иде. Сөембикәнең татар кызлары биюен зал әсәренеп карады. Ахырда халыкның бердәм кул чабуы, тулы бер ритмга көйләнеп, бик озак яңгырап торды. Ул ике мәртәбә чыгып баш иде, алкышлар туктамагач, биюнең азагын тагын кабатлады. Аңа бер-бер артлы чәчәк бәйләмнәре күтәреп менделәр. Чәчәк сузучылар арасында ул Арслановны да күреп алды. Сөембикә сәхнә артына ашыкты, чәчәк күтәреп менүчеләр аның артыннан иярделәр. Ниһаять, алар берәм-берәм төшеп киттеләр. Арсланов үзе генә торып калды. Ул искиткеч эре кызыл розаларны Сөембикәгә сузды. Сөембикә чәчәкләрне кулына тотарга да өлгермәде, Арсланов аны кочаклап күкрәгенә кысты һәм «Рәхмәт» дип пышылдады. Сөембикәнең күкрәгенә роза чәчәгенең чәнечкесе кадалды. Ул авыртудан чак кына кычкырып җибәрмәде. Аларга кызыксынып төбәлгән күзләр аның тәнен өттереп алгандай булды. — Рәхмәтне аларга әйтегез, Миңзаһит Усманович, — дип, үзе белән килгән үзешчәннәргә таба атлады. Арсланов аңа ияреп барды, үзе таныганнарының да, танымаганнарының да кулларын кысты, аннары, хакимият башлыгы урынбасары Зәйнуллин белән исәнләшеп, район хәлләрен сораштыра башлады. «Шактый бирешкән, сагына, күрәсең», дип уйлады Сөембикә эченнән генә һәм аңа тагын бер карап куйды да киемнәрен алыштыру өчен бүлмәгә юнәлде. Шунда ул өч кенә адым ераклыкта кемнәргәдер чәчәк биреп маташкан Хәятне күреп алды. Аларның күзләре очрашты һәм Сөембикә түбәнчелек белән баш иде. — Концертыгыз искиткеч булды. Рәхмәт, — диде Хәят, аның белән күрешеп. Ул арада Арсланов алар янына килеп басты. — Безнең янга буфетка керегез, — диде Сөембикә, нишләптер битенең ут яна башлавын тоеп һәм йөгереп китеп барды. — Әйдә, кереп чыгыйк. Зәйнуллин да чакырган иде бит Миңзаһитның бу сүзләренә Хәят усал караш белән җавап бирде. — Безгә шунда керү килешер, дип уйлыйсыңмы?! Миңзаһит бераз уйлап торды да: —Кайтып киттек алайса, — диде. Алар кышкы Казан урамыннан ашыкмыйча гына култыклашып кайттылар. Артык салкын булмаган ап-ак шәһәр көне иде бу Миңзаһитның Болынкырдан килеп Казан урамнарында кем белән дә булса парлашып йөргән чаклары хәтеренә төште. Менә алар кайтып җиттеләр, ишекне Миңзаһит ачты һәм алдан кергән Хәят бусаганы атлауга авызын ачып туктап калды. Кухня ягында чырык-чырык көлгән исерек хатын-кыз тавышы ишетелде. Башын сузып кухняга карауга, ул егылып китә язды: бөтен киемнәрен салып ташлаган Рашат, анадан тума бер хатынның башын беләгенә салып, имиен имеп утыра иде. Хәят ничек чыгып йөгергәнен дә сизмәде. Миңзаһит аптырап: — Нәрсә бар? — диде. Хәят ингаляторын чыгарып авызына дару сиптерә башлады. Миңзаһитның соравына, кереп кара, дигән мәгънәдә кулы белән ишарәләде. Миңзаһит кереп аларны күргәч: — Что это такое?! — дип кычкырып җибәрде. Рашат урыныннан сикереп торды һәм аны да уздырыбрак җикерергә кереште: — Ты чего, не видишь что ли?! Перед тобой женщина, совсем стыд потерял! Ул әтисен этеп җибәрде. Миңзаһит сүгенеп идәнгә төкерде һәм күзләрендә ут уйнатып, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Хәят тавышсыз гына елый иде. Алар бер-берсенә карамыйча, йөзләрен кая яшерергә белмичә, шактый гомер ишек төбендә тордылар. Ниһаять, эчтә дөбердәгән тавышлар ишетелде, келәләр, йозаклар шылт-шылт килде һәм тимер ишек ачылып китте. Сары чәчләре тузгыган, башлыгын кулына тоткан хатын аларга бәрелә язып үтте дә, култыксага тотынып, чайкала-чайкала баскычтан төшә башлады. Рашат та килеп чыкты. Аның чалыш-чолыш китереп ялгыш электерелгән күлмәге чалбарына да кыстырылмаган, пәлтәсе ачылган, җәен-кышын кия торган күн фуражкасы баш түбәсенең бер як читендә генә эләгеп тора иде. Ул: — Постой, паскуда! Разобьешся еще, за тебя буду отвечать! — дип кычкыр-кычкыра, марҗасына иярде. Миңзаһит белән Хәят тавыш-тынсыз чишенделәр дә, кухняга чыгып, хәйран калып, өстәлгә төбәлделәр. Анда чәлпәрәмә килгән чынаяк ватыклары ауный, идәндә ике буш шешә утыра. Ашый башлап ташланган тозлы балык кисәге эскәтергә ябышкан, аның янында ук кетчуп шешәсе авып, эчендәге томаты кып-кызыл булып өстәлгә җәелгән, агып төшеп, идән келәменә сеңгән. Бөтен җирдә тәмәке төпчекләре ауный. Табада яртылаш күмергә әйләнгән колбаса калдыкларыннан чыккан ис, тәмәке төтене белән кушылып, тынны буа. Алар, сүз берләшкәндәй, берсе ишекне, икенчесе балкон тәрәзәсен ачып җибәрделәр. Үтәли җил өйдәге укшыткыч исне коридорга суыра башлады. Миңзаһит, салкынлыкны да сизмичә, балкон култыксасына таянып, урамны күзәтергә тотынды. Рашат белән тарткалашып маташучы теге хатын карга барып төште, көч-хәл белән торып аягына басты. Алар нәрсәгәдер талашалар иде, күрәсең. Бер-берсенә йодрыкларын селти-селти, почмакка борылып юк булдылар. Миңзаһит туңудан калтыранып куйды, өйгә кереп, балкон тәрәзәсен дә, ишекне дә япты. Кухняны җыештырып маташучы Хәят янына чыкмас өчен, үзләре бүлмәсенә керде. Дөпелдәп диванга утырды да күзләрен йомды. Әгәр банкетка калган булсак, бу мәхшәрне күргәнче, рәхәтләнеп утырган булыр идек, дип үкенде ул эченнән. Рашат алар өчен чын афәткә әйләнде. Ул инде аларның баласы да түгел, читтән килгән явыз рэкетчы кебек иде. Берничә урынга эшкә урнаштырып караса да, аны бик тиз куып чыгардылар. Кайда торуын аңламады түгел иде, әллә һавада, әллә җирдә, әллә Мәскәүдә, әллә Казанда — моны бер Аллаһ гына белә. Ул айлар буе югалып тора да, кабат кайтып керә, беркая чыкмыйча, кырынмыйча эчеп ята. Аңа туктаусыз ниндидер кешеләр шылтырата, ул тагын чыгып югала, кесәсен акча белән тутырып, тагын кайтып керә. Рашат инде күптән Хәят белән Миңзаһитка бала түгел, ул үз-үзен бу хокуктан мәхрүм итте, аларга каршы көрәшүче, аларны җәберләүче явыз көчкә әверелде. Аңа баштарак өйнең ачкычын бирмәделәр, әмма бервакыт эштән кайтуларына йозакларын ватып кергәч, моның котылу юлы түгеллеген аңладылар. Ачкычларны Миңзаһит үзе күбәйтеп алып кайтты, үз куллары белән аңа бирде. Алар аңардан бары бер генә нәрсә — ишекләрен бикләп йөрүен генә үтенделәр. Шуңа да карамастан, аның ике ишекне дә шыр ачык калдырган чаклары күп булды. Исерек вакытта аңа дингез тубыктан, ул гыйфриткә әверелә. Хәятнең эндәшкән тавышына ул залга чыкты. Хәят залның уртасында басып тора, бөтен гәүдәсе калтырый иде. Нәрсәдер тоткан кулын ул Миңзаһитка таба сузды да елау катыш тавыш белән: — Юри генә карале... — диде. Миңзаһит, берни дә аңламыйча, аның кулыннан паспорт һәм тагын ниндидер кәгазьләр алды. Паспортны ачып җибәргәч, башы әйләнеп китте. Анда Рашатның фоторәсеме, өстенә «Боголюбов Иван Степанович», дигән сүзләр язылган иде. Калган өлешен ул укып тормады, паспорт эчендәге язулардан нибары аның Мәскәүгә теркәлгәнлеген генә аңлады. Димәк, аларның улы Боголюбов Иванга әйләнгән. Ул сораулы карашын Хәяткә юнәлтте һәм аның газаплы, куркыныч карашына тап булды. — Кара, тегесен кара... Миңзаһит, дүрткә бөкләнгән теге кәгазьне ачкач, егылып китә язды. Бу — Рашатка ниндидер мәчетнең имам-мөхтәсибе булуын раслап бирелгән шаһәдәтнамә иде. Алар, ят бер дөньяга эләккәндәй, аптырашып басып тордылар. Шул ук вакытта икесе дә ул дөньяны нәкъ менә үзләре тудырганны аңлыйлар, аны кабул да итә алмыйлар, аңардан котылу да юк, шуннан чыга алмыйча һәлак булачаклары да көн кебек иде. Кинәт шалтырап ишек ачылды, Рашат киемнәрен әллә нинди исерек, чайкалулы хәрәкәтләр белән салып элде, ботинкаларын селтәп ишеккә таба очырды да бүлмәсенә атлады Шул чак Хәят әллә нинди тавыш белән аңа кычкырып җибәрде: —Кил! Рашат, йөзен бөтенләй аңламаслык чалшайтып, аның каршына килеп басты. — Бу ни бу!!! Рашат айнып киткәндәй булды. Ул күз ачып йомганчы әнисе кулыннан документларны тартып алды да, аңа таба ияген чыгарып, йөзен якын ук китерде. — Син нәрсә?! — диде ул, әнисенең борынына укшытырлык исле һава өреп: — Ник син минем кесәне актарасың?! — Синең пычрак кесәңә керәсем калган! Оятсыз! Аяк астына чәчеп киткәнсең. — Чәчсәм, кагылма! — Кагылмам менә! Урыс та, мулла да булдыңмыни? Тагын ничә төрле ялган документың бар?! — Ничәү кирәк — шул кадәр бар. Сезнең катышыгыз юк. —Сыгыла-бөгелә атлап, ул үзенең бүлмәсенә юнәлде. Хәят, тагын куркыныч тавыш белән кычкырып, аны туктатты. — Әгәр ялган документлар белән җинаять юлында йөрисең икән, сиңа бу квартирада урын булмаячак! —Нәрсә?! Куасызмыни? Рашатның авызы ямьсез булып ачылды, ул әнисенең әйткәннәрен зиһене белән бәяләргә азаплана иде. — Син квартираны нинди хәлгә китергәнеңә кара! — диде Миңзаһит, кухня ягына кулын селтәп. — Хатын-кыз алып кайтып, шәрә килеш йөрергә оят түгелме?! — Ә син ояла идеңме соң, Арсланов? Авылда чакта өйгә сөяркәләреңне алып кайтырга ояла идеңме? — Тукта хәзер үк! — дип кычкырды Миңзаһит. — Да пошшёл ты! Рашат, саз каены шикелле чайкала-чайкала, бүлмәсенә кереп китте, эчтән ишеген бикләп куйганы ишетелде. — Барысы да синең аркада, — диде Хәят, елый-елый. — Әнә бит әйтеп тора. Читтә генә сөйрәлүең җитмәгән, өйгә дә алып кайткансың. Гарьлегеңнән үләрсең! Шул исерекнең сүзләренә ышандыңмы? — Ул сиңа караганда дөресрәк сөйли. Тьфү! Бу шөпшә оясын син оештырдың. Үлмичә котыла алмам мин сездән, Хәят ярсыганнан-ярсый барды, аннары, йокы бүлмәсенә кереп китте.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев