Фоат САДРИЕВ
13.
Сөембикә аркасы белән кухня шкафына сөялде, кулларын күкрәк турына баглап куйды. — Кызым, нигә син аңа каты бәреләсең? — диде ул ялварулы тавыш белән. — Минем сөйләшкәнне тыңламасын. — Сәбәп аңарда түгел бит. Син аңа һәрвакыт яратмыйча карыйсың, Айдар абыеңның сиңа бернинди начарлык кылганы юк. Ул синең өчен дә, минем өчен дә якын кеше. Ә син аны һәрвакыт гел авыр хәлгә куясың. — Ярар, моннан соң гел елмаеп кына торырмын. — Синең ясалма елмаюың кирәкми. Без кешеләрчә яшәргә тиеш. Син аннан көнләшмисеңдер ич? Сөембикәнең бу сүзләренә Айгөлнең күзләре очкынланып китте, бит очлары кызарды. — Мин көнләшмим. Әгәр ул сиңа бик кадерле булса, үзеңнең бүлмәңдә генә тот. Айгөл сикереп торып чыгып китмәкче булды, ләкин Сөембикә аны беләгеннән эләктереп алды. Икенче кулы белән яңагына чалтыратырга кизәнәм дигәндә, ничектер үз-үзен җиңеп, тыелып кала алды. — Бу сүзләрең белән син мине бик нык рәнҗеттең, кызым, — диде ул теш арасыннан. Айгөлнең кулын җибәрде дә кызулап ишек алдына чыгып китте. Айдар Ирек ясаган чатырга утырган да, күзләрен йомып, хәрәкәтсез калган. Каршына Сөембикә килеп басуга, ул күзләрен ачты, ләкин карашын читкә алды. — Менә тагын көз житте, — диде Сөембикә, зәңгәр күк йөзенә, агач ботаклары арасыннан офыкка тәгәрәп баручы кояшның кызгылт нурларына карап. —Яфракларда җәйге яшеллек юк инде... — Быел көз аяз булачак, кыш җылы килер, дип язганнар. — Айдар бармакларын чатыр өстәлендә биетте, андагы биш-алты алманы урыннарыннан күчергәләп куйды. — Ә миңа нишләптер быел кыш бик салкын булыр күк тоела. Сөембикә аның янәшәсенә килеп утырды, күзләренә туп-туры карады. — Сиңа бик тә кыен, Айдар. Без бит кулга ияләшмәгән кыргый җәнлек белән бер... Айдар аның чәченнән сыпырды да елмаеп: — Бар, чиләк алып кил әле, — диде. — Ник? — Коелган алмаларны җыйыйк. Сөембикә зәңгәр капрон чиләк алып килде. Алар чүгәләп алма җыя башладылар. Берчакны бер-берсенә якынаеп, иңбашлары терәлде. Айдар, бер зур гына алманы алып, Сөембикәнең иңбашына сөрткәндәй итте дә шартлатып тешләп алды, аннары аңа сузды. Сөембикә дә тешләп алма капты. Алар парлашып авызларындагы алмаларын тәмләп чәйни башладылар. — Әйбәт кеше син, Айдар, — диде Сөембикә пышылдап. — Синең белән мин башкача була алмыйм... Айдарның тавышы шундый ягымлы, йомшак, елмаюы серле иде. Май урталарында Ирек көнкүреш комбинаты коридорында Кәрәм Нәҗмиев белән кара-каршы очрашты. Күптән сагынышкан дуслар кебек, кул биреп күрештеләр, әлбәттә инде, хәл-әхвәл сораштылар. — Менә шушы халык өчен бик кирәкле тармакны яшәтергә дип җан ату инде картайган көндә, — диде Кәрәм Нәҗмиевич, сыңар күзен кысып. — Сезнең өчен бу кечкенә оешма нәрсә инде ул, — диде Ирек, аның салпы ягына салам кыстырып. — Сез бит районны тоткан кеше. Дер селкетеп, дисәң дә, хата булмас. Бу мактау сүзләреннән Кәрәм Нәҗмиевичнең иреннәре җәелеп китте. — Булды эшләр. Әйдәгез, минем бүлмәгә керәбез. Гәпләшә-гәпләшә кофе эчкәннән соң, Нәҗмиев, райком заманнарындагы таныш мөштеген чыгарып, сигарет кабызды һәм ике-өч мәртәбә тирән итеп сулыш алганнан соң, төтен эчендә элеккечә куәтле, усал зат булып гәүдәләнде. — Таныш мөштек, — диде Ирек көлемсерәп. — Туза торган түгел. — Аның тузарга җае юк, эченнән кайнар төтен йөреп тора. Бернинди микроб, эрозия ашый алмый. Менә сезне дә, иптәш Сабитов, үз мөштеге белән Шәрифуллин бик әйбәт суыра бит... Сүзнең мондый юнәлеш аласын көтмәгән Ирек, тыныч кына чабып барган җәнлек ят тавыштан өркеп калгандай, сискәнеп китте: — Элекләр дә сезнең төтен күзне әчеттерә торган иде инде ул әчеттерүен. Хәзер бигрәк тә зәһәрләнә бугай. — Ирек урыныннан торды. — Кофегыз бик тәмле булды, рәхмәт, — диде ул шактый ачулы тавыш белән. — Ирек туган!... Ирек чайкалып китте, Нәҗмиевның алай дип эндәшүен хыялга да китереп булмый иде. Ялгыш ишетмәдемме икән, дип кабатлап сорарга мәҗбүр булды. — Нәр-сә?... —
Син мине бүлдермичә тыңла. Мин үз гомеремдә шактый кешеләрнең язмышларын теләгән якка бордым, үзгәрттем. Хәзер бөтен нәрсәнең асты өскә килде. Шуңа да карамастан, татар дигән халык яшәргә тиеш. Ә син, Сабитов, безнең халыкның бер вәкиле Болынкырда татарның асыл егетләре кем соң? Әхнәф Шәрифуллинмы, Ирек Сабитовмы? — Ә нигә без икебез генә? — дип сорап куйды Ирек, аның сүз сөрешенең кая барганын аңламыйча. — Халык сезнең бергә икәнегезне күреп тора. Тик Шәрифуллин милләт улы түгел. Аңа халык кирәкми. — Ул сезне эшегездә калдырган булса, бу сүзләрне әйтер идегезме икән? — Мөгаен әйтмәс идем. Мин сиңа бер сорау гына бирмәкче идем. Әйткән җавабына карап, сиңа гына түгел, хәтта тулаем Сабитовлар нәселенә бәям үзгәрәчәк, яисә элеккечә калачак. — Нәҗмиев сүзен бүлде дә, авызындагы төтенен чыгарып бетергәч, Иреккә якын ук килде һәм аңа иелеп, пышылдаулы карлыккан тавыш белән: — Өй туена бүләк ителгән стенка белән шкафның картлар йортына кайтарылганын сез белдегезме?— диде. — Ә?! — Ирекнең сулышы өзелде, күкрәгендәге һава ни эчкә кермәде, ни тышка чыкмады. — Кәрәм Нәҗмиевич бу бит... Сез беләсезме мондый нәрсә белән шаярмыйлар. — Димәк, белмәгәнсез, — дип сузды Нәҗмиев. — Соң белсәм, мин шуны алыр идеммени?! Нәҗмиев сигаретын мөштегеннән алып көл савытына китерде дә сытты, изде. Аннары тораташ каткан Ирекне бүлмәсендә калдырып чыгып китте. Ул секретарь кызның: — Ирек Хәйриевич, әллә авырып киттегезме? — дип дәшүеннән бераз айныгандай булды. Ирек, урыныннан кузгалып, нишләптер каршы яктагы почмакка атлады, аннары ялгышын аңлап, кире борылды да исерек кеше кебек бүлмәдән чыкты, саубуллашмый-нитми, коридор стенасына тотына-тотына, урамга чыгарга ашыкты. Әллә атлап, әллә үрмәләп, музейга кайтып җитте. Керде дә урындыгына лапылдап утырды, уйларының очын да, азагын да табып булмый иде. Ничек Әхнәф шушыны эшли алган?! Ул бит бүләккә сыңар китап күтәреп килсә дә Ирек канәгать иде. Стенка белән шкафның нинди бүләк икәнен сизгәндәй, ул әллә ничек бөтен барлыгы белән куырылган иде. Кичен эштән кайтканда Ирек бәгыренең бер тамырын суырып алган кеше хәлендә иде. Өйгә кергәндә үк, утынлыктан балтаны эләктерде. Бу әшәкелекне бары тик шуның белән генә төзәтеп булыр кебек тоелды аңа. Чишенеп тә тормастан, стенка каршысына килде. Зәнфирә анда матур итеп әйберләр тезгән, бер урынында алтын йөгертелгән кыңгыраулы сәгать текелдәп утыра, урта өлешендә Ирекнең иң кадерле китаплары, астагы бүлектә аның язарга җыйган материаллары. Ул, тешен кыскан хәлдә, үзеннән сабырлык сорап, балтаны кабат урынына чыгарып куйды. Алар гадәт буенча, кайсысы алдан кайтса, шунысы чәй куя, ашарга әзерли торган иде. Ирек бүген бернигә дә кагыла алмады, ул һаман шул чишенмәгән килеш өстәл янында утыра бирде. Менә Зәнфирә кайтты. Ирекнең шундый хәлдә кара коелып утыруын күргәч, гаҗәпләнүдән аның кашлары җыерылды, кулындагы әйберләрен өстәлгә куеп, ул Иреккә иелде. Нәрсә булды сиңа, карткаем? Бөтенләй төсең калмаган. Син бит авырыйсың. Ул, аның кулын җәһәт кенә эләктереп, пульсын эзләп тапты. — Йөрәгең дулап тибә, ашыгыч ярдәм чакырыйк. — Кирәкми... — диде Ирек, авыр сулап. — Җә, әйт, нәрсә булды? Ирек, исерек кеше кебек, башын югары күтәреп, карашын Зәнфирәгә түгел, каядыр читкә юнәлтте: — Шундый нәрсә... безнең, урамга чыгып, кешеләр күзенә карарлыгыбыз беткән икән... Аның бу сүзләреннән Зәнфирә өнсез калды: — Әйт тизрәк, ни булды? — Булган инде. Кара син безнен стенкага, шкафка. Матурмы? —Матур. — Ә син беләсеңме аларның картлар йортында тәрбияләнүче гарип-гораба, авыру, тормыш тарафыннан рәнҗетелгән затларның өлеше икәнен? Зәнфирә берни аңламады, аның йөзендә гаҗәпләнү артканнан-арта барды. Ирек сүзен дәвам итте: — Әхнәфләр ул әйберләрне картлар йорты хисабына китерткәннәр! Шәп бит, ә?! Ирек әллә нинди ят тавыш белән көлгәндәй итеп куйды. Аның әйткәннәре Зәнфирәгә әле һаман барып җитә алмый иде: ул тавышсыз гына, түбәсенә китереп суккан кешедәй, башын чайкады. Ирек сикереп торып, җиңнәрен сызгана башлады. — Әйдә, әйберләреңне бушат, мин үземнекеләрне алып куям, стенкасын да, шкафын да сүтәбез дә картлар йортына илтеп тапшырабыз. Зәнфирә юынгычка атлаган җиреннән туктап калды һәм аптыраулы карашын төбәп, Ирекнең каршына килде: — Зинһар кызма әле! Ниндидер башка юл табарга кирәк. — Башка юл юк, — Ирек тавышын күтәреп кычкырды: — Аңлыйсыңмы, башка юл юк! Кабахәтлек кабахәтлек булып кала. Мин аларны турарга дип алып кергән балтамны чыгарып бәргән идем. Әгәр син тагын мәмрәп торсаң, аны алып кереп, менә хәзер шушында күз алдында турап өям. —Зинһар әз генә сабыр ит, — диде Зәнфирә, ике кулы белән башын тотып. — Әз генә тынычлан, шулкадәр куырма, башыма капты... — Бушат әйберләреңне! — Бушатмыйм, үзең теләсәң нишләт! — Зәнфирә кычкырып елап җибәрде. — Миңа берсенең дә кирәге юк, турап бетер! Ишек алдына алып чыгып, ут төртеп яндыр! — Ул елый-елый бүлмәсенә кереп китте. Ирек катып калды. Аның йөрәге, келәшчә белән кыскандай, сызлап сулкылдады. Ул ишек алдына чыгып китте, тыкрыктан урап менде, караңгырак урыннардан кызу-кызу атлады, эчендә дөрләгән ялкынны ничектер сүндерергә, тынычланырга кирәк иде. Ул, йөреп кайтып капкадан кергәч тә, ишек алдында шактый басып торды. Ирек бер карарга килә алмады, моның сәбәбен ул ачык аңлады: Зәнфирә аны чигендерде. Өйгә кергәч, юынып өстәл янына килде. Кара-каршы утырып, бер сүз дәшмичә, мәҗбүри ашаткандай, чытык йөз белән ашадылар, чәй эчтеләр. Аннары икесе ике якка аерылды: Ирек залга чыгып телевизорны кабызды, ә Зәнфирә кухня ягында нидер эшләде. Икенче көнне кич тагын шул күңелсез тарткалаш башланды. — Мин бер котылу юлын таптым бугай, — диде Зәнфирә. — Нинди юл? — Бәясе билгеледер бит инде аның? Акчасын түләрбез. Аның бу сүзләренә Ирек дөртләп капты: — Аннары һәрбер кешегә квитанция селкеп йөреп күрсәтербезме?! Әллә район газетасында белдерү генә бирәбезме? «Без ул әйберләргә акча түләдек, тулы исәп-хисап ясалды», дип. Юк, Зәнфирә! Бу мөмкин әйбер түгел. Моны мин әйткәнчә генә төзәтеп була. Җыештыр әйберләреңне! Бераздан авыр сулап, икесе дә эшкә тотындылар. Ял көнне Ирек көне буе стенка белән шкафны сүтте, кисәк-кисәк итеп бау белән бәйләде һәм верандага чыгарып өйде. Икенче көнне төштән соң Ирек, Нәҗмиевтән УАЗ машинасы алып, өенә кайтты. Стенка белән шкафны төяп, картлар йортына киттеләр. Әмма директор аларны ихатага кертү түгел, капкага да якын китермәде, яла ягасыз, милиция чакырам, дип куып җибәрде. — Сез Шәрифуллинның төзелеп ята торган йортын беләсезме? — Беләм, — диде шофер, куркудан агарынып. — Белсәң киттек шунда. Алар Болынкыр читендәге каенлыкка терәп салынган өч катлы мәһабәт йорт янына килеп туктадылар. Аның турында ишеткәне, Әхнәфнең, килеп күреп кит, дип чакырганы булса да, Ирекнең монда аяк басканы юк иде әле. Ул үзенең эшләнеше, почмакларыннан күтәрелгән манаралары белән чын крепостьны хәтерләтә иде. Коймалары биек итеп тимердән тотылган, йорт үзе кызыл Мәскәү кирпеченнән салынган. Тәрәзәләрнең өсләре түгәрәкләп уелган, пыялалары көзгедәй елтырап тора, төн караңгылыгы сеңдерелгән төсле ул пыялалар аша эчтәге бер әйберне дә күреп булмый. Ике катлы гараж, эчтәрәк тагын ниндидер корылмалар шәйләнә. Капка биредә дә бикле булып чыкты. Ләкин баганасына саннар төшерелгән калькуляторга охшаш нәрсә беркетелгән иде. Ирек шуның берничә санына баскалап алды. Күрәсең, өй эченә сигнал барып җитте, ишек ачылып, озын гәүдәле, кара мыеклы, күн фуражка кигән бер ир салмак адымнар белән капкага юнәлде. Ныклабрак карагач, Ирек аның Миргаяз икәнлеген таныды. «Әллә соң мин төш күрәмме? — дип уйлады ул эченнән, аптыраудан гажиз булып. Ул арада Миргаяз — һо-о-о. Ирек Сабитов! — диде дә, колачын җәеп, Ирекне кочаклап алды, аңардан аракы исе бөркелеп тора иде. — Нинди җилләр ташлады? Картлар йортында бер абынып ялгышкан Ирек бу юлы ул ялгышны кабатламаска теләде. — Менә абзый кертеп чыгарга кушты, тизрәк капкаңны ач, — диде ул, Миргаязны ашыктырып. — Пожалуйста! Ниндидер кнопкага басуга, зур капка шуып ачылып китте. Алар машина белән эчкә уздылар. — Кая куярга кушты? — диде Миргаяз. — Анысын әйтмәде, үзең хәл ит. — Ярый, менә монда коридорга гына кертәбез. Бәйләмнәрне кертеп сөяү озак вакытны алмады. Эш беткәч, Миргаяз: — Әйдә, минем бүлмәгә керәбез, әзрәк чемердәтеп утырыйк, — диде. — Керергә вакыт юк әле, — диде Ирек. — Оныттыгыз бит мине. Миргаяз аңа дәшмичә күзен кысып, мәсхәрәле караш ташлагандай карап торды: — Без бит вак кешеләр, ә синең масштаблар, Ирек Сабитов, хәзер зурдан. Менә бит кемнәр белән эш итәсең. — Ә син? — диде Ирек. — Мин әле бу йортка беренче мәртәбә киләм, син яшәп үк ятасың түгелме соң? — А как же! — диде Миргаяз. — Без дә төшеп калганнардан түгел. — Турысын гына әйт әле, син ничек килеп эләктең монда? — Миргаяз шоферга карап куйды. — Син бу егетеңне җибәр әле, өенә тәпиләп кайтканнан бер әйберең дә төшеп калмас. Хәзер мин сиңа йортны күрсәтәм, берәрне кәгеп тә алырбыз. Ирек шоферга рәхмәт әйтте дә машинаны җибәрде. — Мин монда хәзер ел ярым инде. Ә килеп эләгүемә тамак гаепле: биредә безнең бригада эшли. Башта бассейн ясадык, хәзер теплица корабыз. Эш муеннан. — Ә син кем соң? — Мин монда үзем управляющий, үзем каравылчы, үзем ташчы. Әйдә инде берәрне тотыйк! — Рәхмәт, мин бит ул әйберне ташладым. — Их, бар иде күңелле вакытлар, малай, ә? Мин үзем дә шактый киметтем аны. Әле бүген хуҗалар Казанга кунакка киткәннәр иде, шуңа гына бераз бәйрәм итәм. Бу мәсьәләдә бик каты ул. Күрсә, кылыч белән башыңны гына кисә. Шаярырга ярамый. — Ә бу күршедәге ике катлы йорт кемнеке? — дип сорады Ирек, беренче каты таштан, икенче каты шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган йортка күрсәтеп. — Анысы Фәниснеке, хакимияттә эшли бит, Сәлахов. Шушы көннәрдә алар күченәләр инде. Миргаяз Ирекне йортның эченә алып кереп китте. Беренче каты инде эшләнеп беткән, штукатурланган, алтын люстралар асылган икән. Шушы ук катта сауна, бассейн, үтә дә зур кухня, туалет, тагын ниндидер берничә бүлмә бар. Миргаяз шул бүлмәләрнең электр белән җылытыла торганында яшәп ята икән. Икенче, өченче катларда штукатурлау эшләре генә калган. Аларда йокы бүлмәләре, заллар, китапханә, спорт, бильярд бүлмәләре урнашкан. Аларны күреп-карап, хәтерләп кенә бетерерлек түгел икән.
Миргаязның сөйләве буенча, инде бильярд та. музыкаль үзәк тә, һәр бүлмәгә япон телевизорлары, магнитофоннар, тагын әллә нәрсәләр складка кайтарып тутырылган. Өченче катның тәрәзәсеннән карагач, йорттан берничә йөз метр ераклыкта актарылып ташланган туфрак өемнәре күренде. — Алары нәрсә була? —дип сорады ул Миргаяздан. — Анда зур плотина төзеләчәк. Менә бу өйдән чыгып, бәрәңге бакчаларын узгач, әнә теге тип-тигез урынны күрәсеңме? Анысы туп тибә торган урын. Шуннан сон инде буага чумып була. Ирекнең күңелендә әллә нинди давыл купты. Ул давылның нишләп купканын да, аны кая таба очырганын да ул инде сизми иде. Миргаяз белән әллә хушлашты, әллә юк — анысын да хәтерләмәде, шул давыл канатларында аягы белән бер җиргә тиеп, бер күтәрелеп, Ык буена кайтып җитте.
* * *
Миңзаһит урыныннан торып утырды, чүәкләрен дә элмичә, өстенә халатын да кимәгән хәлдә, нишләргә кирәклеген уйлый башлады. Аяк очларына гына басып, үзләренең бүлмәсе ишеген тоткасыннан бераз күтәреп этте дә тыңлап торды. Рашат бүлмәсеннән тавыш-тын ишетелмәде. Төнлә аның бөтен фатирны бер итеп шатыр-дөбер йөрүен котлары очып тыңлап ятканнар иде. Котырды, сүгенде, урындыкларны аударды, ниләрдер эчте, телевизор акыртты, ахырда кереп түнде. Миңзаһит үзен бу дәрәҗәгә төшәр, дип элек башына да китерә алмас иде. Кемне дә булса шундый хәлгә калган, дисәләр, кычкырып көләр, берни дә аңламас, аны адәм актыгы дип гаепләр иде. Хәзер нәрсә? Алар Рашатка һәм үзләрен чолгап алган шул хәтәр дөньяга каршы көрәшәләр. Иң элек малайларын эчкече, куркыныч марҗадан аерырга алындылар. Марҗа инде ачыктан-ачык килеп йөри. Рашат өстеннән генә түгел, алар өстеннән дә хакимлек итеп азаплана иде. Ахырда Миңзаһитка район эчке эшләр бүлеге начальнигына керергә, үзенең нинди эшләрдә эшләгәнлеген әйтергә һәм бүгенге тормыш хәлләрен сөйләп бирергә туры килде. Баруының нәтиҗәсе озак көттермәде марҗаны кулга алдылар, суд та булды. Ул кызлар һәм егетләрне наркотик кулланырга, башка бозыклыкларга өйрәткән булып чыкты. Рашат, бу хәлләрдә Миңзаһитның катнашканлыгын белгәч, чын мәгънәсендә ерткычка әверелде. Аның акча сорап кул күтәрүләре гадәти хәлгә әйләнде.
Миңзаһит белән Хәят акчаны төрлечә бүлгәләп, яшереп тоттылар.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев