ҖИЗ КОМГАН 7 БҮЛЕК
-------------------------
Чыннаһый дип әйтәм, диде Өлфәт. Кәнишне син ышынмыйсың инде. Йөгереп кайтып, шалтыратыйм, дисәм телефон эшләми. Үч иткәндәй, соңгы вакытларда шулай өзелеп китә торган гадәте бар. Телефонны аттым да, кире бирегә йөгердем инде.
Шул вакыт, моңа кадәр сүзсез генә торган Өлфәтнең хатыны Сәлимә ике арада тирән упкын ясап сүзгә кушылды.
Әй лә, җаным,диде ул, мыскыллы елмаеп. Сиңа нахак ягалар, син мескен кебек акланып торасың мени? Кирәкми, Өлфәт, ялынма да, акланма да.
Аннары, кода сүзенә басым ясап, Шәвәлигә үтәли тишеп карады Сәлимә . Син кода диде ул, кызарып, сүзеңне үлчәп сөйлә башта яме. Үзең яндырган мунчаны гаепсез кешегә сылтама. Теге вакытта да, сүнеп бетмәгән көлне нигезгә сибеп, яндыра язгансыз бит. Имеш, суык кермәсен. Бу юлы да, шул бураның тишек мишегенә көл сипкәнсеңдер әле.
Сәлимә эченә җыелганын минут эчендә әйтеп бетерде дә, иренең кулыннан тартты.
Киттек, Өлфәт. Хәл белешеп кайтыйк, дигән булдык тагын. Болар белән бәйләнсәң Аллаһ сакласын. Әйдә, әйдә.
Сәлимә ирен өстерәп диярлек, ишектән чыгарга ашыкты. Гафу үтенмичә, бу өйгә бүтән аяк та басмыйбыз, диде ул, ишекне шапылдатып ябып. Сау бул, Мәүлия. Ээй, тапканнар юаш кеше..
Ишекне җимерәсен бит! Ишек каты ябылганга дерт итеп куйган Шәвәли, ачуланып Сәлимәгә кычкырды. Комганыңны ал, бензин салып куярга кирәк булыр.
Шул көннән башлап, туйлар ясыйбыз, дип сөенеп йөргән ике гаилә ут дошманга әйләнделәр дә куйдылар.
Кем гаепле, кем гаепсез, исбат итеп йөрүче кеше табылмады. Шулай итеп, Җиз комган үзенә кирәкле эшен эшләп,өйләнешәбез дип йөргән егет белән кыз арасына кыя булып калкып чыкты.
Кияүгә чыгам, дип йөргәндә генә, тормышының мондый борылыш алуын Сабира бик авыр кичерде. Төннәр буе елап, кайгырып йөри торгач, бар кешене аптырашта калдырып Казанга китте дә барды ул .
Мин болай башка яши алмыйм, әти, диде ул, тыныч булырга тырышып. Маратны ташлап ялгыштым бугай. Болар барысы да яралы солдат каргышы. Минем өчен кайгырмагыз, заводка эшкә кердем, торырга урыным бар. Аллаһка шөкер, тулай торактан урын бирделәр.
Шәвәли белән Мәүлия күпме генә ялынсалар да, Сабира үз сүзендә нык торды. Юк диде ул. Әти, юук. Минем аркада Анна апалар белән аралар суынды. Хәзер менә Ринатның гаиләсе җаннары тәннәре белән безгә каршы. Ялгыш тагын берәр егеткә гашыйк булып куйсам, уйларга да куркам..
Шулай итеп берәүнең уйламыйча эшләгән ялгышы аркасында ике гаиләнең тыныч тормышы асты өскә килде. Сөйләшеп сүзләре бетмәгән Мәүлия белән Сәлимә күрешмәделәр, сөйләшмәделәр. Ялгыш очрашкан чакларда да , икесе урамның ике ягына атылды.
Моны күзәтеп йөргән авыл халкы ни уйларга, кемне гаепләргә белмичә пыр туздырып гапләштеләр. Ләкин, бар гаеп Илфатта дигән фараз берәүнең генә дә башына килмәде. Төнге сукада чакта Өлфәтнең бакча артындагы бәдрәфтән җиз комганны урлап бензин салганын да, мунчага ут төртеп, тау битеннән генә басуда эшләп торган тракторы янына йөгергәнен дә берәү дә күрми калды авылда. Әнә шулай, юаштан юан чыга, дигәндәй, авылның иң акыллы ире дип йөргән Илфат, ә дигәнче үзенең кырын эшләп, теләгенә иреште. Сабира заказ килене булмаячак.
Дөрес, бу хәлләрне куркып, әкрен генә күзәтеп йөргәндә башта сөенечтән исереп йөрде ул. Сабира тәки Ринат хатыны булмады,гөнах кылсам да бушка булмады, диде ул тынычланып. Гөнах дип, заказ үзе гаепле, кәнишне.. Сабираның Марат белән ничә ел яратышып йөргәнен күреп белде бит югыйсә. Нәрсә дип, Сабира артыннан тагылырга иде. Менә хәзер үзенә үпкәләсен.
Ләкин, шулай дип үз үзен тынычландырса да, тора бара уйга калды Илфат . Татар башта эшли, аннан уйлый, дип, дошманнар әллә дөрес әйткәннәр инде.
Илфат та төннәр буе уйланып, үкенеп чыкты хәзер. Ялгыштым бугай, диде ул эчтән сызланып. Ни пычагыма араларына керәсе, аерасы иде инде . Яшәсеннәр шунда. Әле ярый күрүче, белүче булмады диген, әәй баш бетә идее.
Шулай эче пошып йөргәндә, бу хакта Аннасы белән бүлешергә дә теләгән иде әле, ләкин нигәдер, тукталып калды. Белә күрмәсен тагын , диде ул эчтән янып, кирәгемне бирер . Әнә бит, Өлфәтне дә эт итеп сүгеп атты. Мин икәнен белсәме, уйларга да куркам. Ялгыш ычкындырмасам ярый инде.
Шулай да, Илфат үзен тыныч тотарга көч тапты. Берни булмагандай, алдына карап эшкә барды. Авыл халкы белән элеккечә сөйләште, аралашты. Мондый акыллы, эчмәгән тартмаган ирнең шундый адымга баруы, өйдәгеләрнең генә түгел, авыл халкының да башына килмәде. Җитмәсә, Илфат бик ярдәмчел дә бит әле. Кемнеңдер бакчасын сукалыймы, печән мазар алып кайтамы, трактор минеке түгел, колхозныкы дип, акчаны да яртылаш кына ала. Башка механизаторлар ризасызлыгын белдергәндә, әәй иптәшләр, без авылдашлар бер йодрык бит, ярдәмләшеп яшик дип, үз сүзен җиткерә .
Кеше хәлен, кеше белми, үз башына төшмәсә дип, янгын хакында да авыл халкы бераз чыш пыш килеп йөрде дә, икенче бер яңалыкка күчте. Нинди диген әле?! Заказ Өлфәт малае өйләнгән.
Заказ дигәндә, бу кушамат белән кызык кына хәл дә килеп чыга әле. Чөнки авылларда кушаматны бик тиз тагып куялар бит . Бер караганда кайсысы әле ул, дип торганчы, кушаматны һәркем белә.
Бу авылда да өч Өлфәт булып, өчесенең дә кушаматы бар. Берсе бүре, берсе күчтинекеләр(болары башка авылдан күчеп килгән булганга, авыл халкы тиз генә шундый кушамат тагып куя), өченчесе белгәнебезчә заказлар кала . Заказныкыларга бу кушамат ничек тагылганны күпләр белми дә инде. Чөнки, әби бабайлары да шул кушамат белән йөреп, Өлфәтнең малаена да тагыла бу кушамат. Кушамат бер тагылган икән, телисеңме син аны, юкмы, бу гомерлек. Дөрес, авыл халкы күптән ияләнеп беткән инде бу хәлгә. Хет бүренекеләр, хет заказныкылар берәү дә үпкәләми моңа. Ләкин, менә беренче тапкыр ишеткәннәргә генә сәер тоела бу.
Менә бүген дә, чит ят ир белән хатын Өлфәтләрне эзләп килгәч, очраган авыл агае, сезгә бүреләр кирәкме әллә? дип, тегеләрне аптырашта калдыра.Заказы да бар, ди ул, аны моны уйламыйча.
Юук, юк, диләр, тегеләр куркып. Бернинди бүре заказать итмәдек без. Аллах сакласын, сездә бүреләр дә бар мени?
Бар, бар, ди теге агай, сезгә күчтиләре кирәк түгелдер инде...
Ансы нинди җәнлек тагын, безгә Өлфәтләр кирәк иде, ди теге ике адәм, бер берсенә карашып. Мәүлияләр..
Әә, заказлар инде, ызначит. Мин нигәдер бүреләрне эзләп йөрисез, дип торам.
Юк, абзый, юк, бүреләр түгел. Сез Заказларны күрсәтегез, дип, эшнең нидә икәнен аңлап, көлешә тегеләр. Өлфәтләр..
Аңладым, аңладым.. Сез әз генә ялгыш кергәнсез. Менә хәзер бу тыкрыктан менеп, уңга борылсагыз, сарыга буяган өй күрерсез.
Абзый шулай дип, бераз уйланып тора да, елмаеп китеп бара. Бүреләр булса, әйбәтрәк булыр иде, ди ул тегеләрне үртәгәндәй. Алар менә монда, ике өй аркылы гына торалар.
Килгән кешеләр чынлап та, заказ Өлфәтенә киләләр. Дөресрәге, булачак кодаларының энесе булып чыга ул.
Менә шулай.. Язмышларга белмим, ни язылган,тик шул юлларны була узасы, дигәндәй, Ринатның язмышы да димәк, алдан ук билгеләнгән булган. Башкача аңлатырга сүзләр юк монда. Сабираның бер алдына, бер артына төшеп, кызны үзенә караттым, дигәндә генә.. Менә бит тормыш ничек үзгәреп куйды. Җитмәсә әле, Сабираны гына яратам, аннан башка берәү дә кирәкми, дип туйга әзерләнеп йөргәндә диген син.
Ничек инде? дип бөтенләй аптырашта калды авылдашлары да . Ничек инде шәһәр кызына өйләнә. Димәк яратуы шул кадәр генә булган инде. И-и, Маратны ташлап хараплар гына булды Сабира. Ул егет бик тәртипле шул, андый адымга мәңге бармас иде.
Ләкин, ни генә димәсеннәр, эшләнәсе эш эшләнгән иде инде. Бер атна соңлатып булса да, заказныкылар гөрләтеп туй уздырдылар. Бары тик кәләш урынына гына Сабира түгел, шәһәр кызы Мәликә менеп кунаклады.
Шәһәр кызы дигәч, авыл халкы,Ринат безнең кызны кемгә алмаштырып куйды, дисәләр дә, бик матур, юаш кына Мәликәне күргәч фикерләрен үзгәрттеләр тагын. Ярар инде, балалар гаепле түгел, дип, тагын бер шаулашып алды авыл халкы. Бәхетләре булсын..
Сабира кияүгә чыгасын ишетеп, бик кайгырган Марат та, бәхет теләде аларга.
Аллахка шөкер, дип чын күңелдән сөенде ул. Ату бит, Сабира белән Ринат икесе җитәкләшеп яннан узганда бик-бик авыр булыр иде.
Хәер, укырга кергәч, авылга сирәк кайта ул хәзер. Чөнки протез аягы күп йөрсә кыра, авырта башлый. Аннары автобустан төшкәч, өйләренә дә байтак җәяү барырга кирәк. Шуңа күрә дә ялларны дәресләр карап, онытылган темаларны барлап уздырды Марат. Көннәр шулай күңелле мәшәкатьләр белән әкрен узса, гашыйкларның башын әйләндергән айлы төннәр бар бит әле якты дөньяларда.
Маратның да, Сабираны югалтуына күңеле ышанса да, йөрәге һаман мәһәббәт утында янды.
Онытырга телим, тик уйларым
Һаман сиңа барып тоташа.
Әмер биреп булмый бу йөрәккә,
Танышлардан сине сораша...
Әйе, яшьтән өзелеп сөйгән авылы кызын оныта алмый Марат. Бер күрәсе килеп үзәге өзелә, танышлардан Сабираның хәлен сораша.
Ээх, Сабира, Сабира.. Һаман да яратам шул мин сине. Яратам. Әйе, чынлап та, саф мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә, дип җырларда юкка гына җырламыйлардыр ул. Марат та шулай саф сөю утында янды. Ләкин менә Сабира гына, килгән юк кына авырлыклар каршында югалып , кайчандыр өзелеп яраткан кешесенә төзәлмәс яра ясады.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7