Тормыш сынаулары килмәгәндә Бәхетләрнең кадерен белмисең. Җиңел килгән бәхет татлы түгел, Тәмен тоймый, рәхәт күрмисең. Кыенлыклар аша бәхет килсә, Кадерләрен генә белерлек. Бәхет бит ул гомерлеккә түгел, Бизмәнгә тик салып үлчәрлек. Бәхетемне тоям яшәвемдә, Һәрбер көнем өчен куанам. Таң атканда елмаямын көнгә, Бәхетемме диеп уйланам. Якыннарның хөрмәтен дә сизәм, Дусларымның җылы сүзләрен. Йөрәк парәм - балаларымның да Көн дә күрәм ачык йөзләрен. Сәламәтлек телим һәркемгә дә! Гомерләре булсын бәхетле. Күтәрерлек булсын авырлыклар, Саклый белик яшәү рәхәтен! //Фәридә Гарипова
Иркә: «Өч кызымны да «Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк» дигән фикер белән тәрбиялим»
Җырчы Иркәгә «Хозур ТВ» телеканалындагы «Фикер» тапшыруында үзе һәм гаиләсенең дингә мөнәсәбәте хакында сөйләгән.
«Дингә уңай мөнәсәбәт безгә кечкенәдән салынган. Мин барлык догаларны әбидән өйрәнеп үстем. Кечкенә генә әйбердән башлап, мәсәлән, ашаганнан соң, әби әйтмешли, «әппәрең»не әйтеп, торып китәргә, кешедән түгел, Аллаһы Тәгаләдән куркырга, йокларга ятар алдыннан догалар укырга кирәк, дигән әйберләрне өйрәтте ул миңа.
3-4 яшьтән шундый дини тәрбия алып үскән бала булсак та, шәһәр җиренә килгәч, менә мондый өлкәдә эшли башлагач, бу юлдан аз гына тайпылган вакытлар да булгандыр.
Бүгенге көндә, Аллаһк
Показать ещё