Биек бәхет таулары
Ләкин бу уйлар аңа икенче көнне дә чат ябыштылар, тынычлык бирмәделәр. Чынлап та, ничек яшәп яткан була икән беренче «мәхәббәт»? Өй салганмы икән, әллә авылларына кире кайтып киткәнме? Өйләнгәнме, хатыны ниндирәк, Рәзилә белән чагыштырырлыкмы? Балалары бардыр, бәлки, үзенең тагын бер кызы үсеп килгәнен белми дә бит әле ул мүкләк. Күрсә, нәрсә эшләгән булыр иде икән? Авылдагы авыр тормыш изә кешене, картайгандыр, мөгаен, чәчләре чаларгандыр. Ә менә Рәзилә, Аллага шөкер, һаман кызларга биргесез әле. Бигрәк юньсез, җөмәй иде шул Хәйбулласы, артыннан эзләп килеп, Рәзиләне тапкан булса, әллә бөтенләй башка юллардан китәр иде язмышлары. Алай начар яшәмәделәр бит алар, бер-берсенә берегеп киткәннәр кебек иде, яшь чак бит, сөйгән-сөелгән дә булганнардыр. Икесе арасында гына булган искә алырлык, күңелне кузгатырлык вакыйгалар бар иде ул, бар...
Шулай хәтер сандыгын актарып, төшкә тиклем йөрде дә Рәзилә, өйләдән соң хуҗасына гариза тотып керде. «Киләсе атна башыннан ике көнгә отгул бирегез, кисәк кенә кайтып килергә кирәк иде, хәбәр алдым», – дип, үз гозерен әйтте. Күптәннән бергә эшләгән хуҗа берсүзсез ризалыгын бирде, хәерле юл теләп озатып калды. Гомер булмаганны, ашкынып, өенә кайтты Рәзилә, каяндыр килеп эләккән җыр кисәген көйләп, шыплап тутырылган кием шкафын актарырга тотынды. Ни гаҗәп, күңеле күтәрелгән иде аның, гел елмаясы, сөйләшәсе килеп кенә тора иде. Соң гына кайтып кергән Миланасы да әнисендә ниндидер үзгәрешләр булганын сиземләп алды, нечкә куллары белән әнисенең муенына килеп сарылды.
– Кайда җыенасың, ма? Берәрсе кунакка чакырдымы әллә? Матур күлмәкләреңне таратып салгансың...
– Барам инде, барам. Сер әлегә. Әйт әле, кызым, кайсы ныграк килешә миңа?
– Барысы да килешә, син үзең матур. Менә бу зәңгәре миңа бигрәк тә ошый. Йә әйт инде, зинһар, кая барасың?
– Чистый сагыз булдың. Ярар, әйтсәм әйтим инде. Үземнең дә тел кычытып кына тора. Беренчедән, мин үзем генә түгел, синең белән икәүләп барабыз, икенчедән, бер тапкыр да булганың юк синең анда. Авылга, абыйларың янына кайтып киләбез.
– Авылга? Абыйларга... Минем аларны бөтенләй күргәнем дә юк шул, минем кебек балалары бармы аларның? Ә кайчан?
– Иртәгә барып билет алып куярбыз. Йә ярар, бар, утырып аша, өстеңне алыштыр. Аннан соң синең дә киемнәрне карарбыз... Кызы риза булып, кухняга атлады, ә Рәзилә кулындагы күлмәген тоткан килеш тынып калды. Әйтмәсәң дә, бала үз туганнары турында берни дә белми бит, ә Рәзилә үзе беләме соң? Ничек чыгып китте, шул килеш югалды. Баштарак мескен булып күренәсе килмәде алар каршында, соңыннан гаилә коргач парлап кайтырбыз дип уйлады. Кызын җитәкләп, ялгыз башы кайтып керсә, җиңгәсенең авыз кыйшайтып: «Ә кияү тиешле кеше, кызыңның әтисе кайда соң?» – дип соравыннан курыкты. Көн артыннан көн үтте, унике ел үтеп киткән. Башка да сыярлык түгел. Йә ярар, үткәннәргә үкенеп утырасы түгел, менә кайтырга җыена бит, соң булса да, уң булсын. Кемнеңдер кырын карашлары да куркытмый инде аны, ул хәзер икенче Рәзилә, керфеге дә селкенмәс.
Дулкынланып, юлга җыенып, кич үтте. Нәрсәләр алыйм, ничек киеним, дип, кырык фигыльгә керде ул. Күргәннәр-таныганнар белеп торсыннар, алар каршына үз тормышыннан канәгать, бәхетле яшәгән ханым килә. Көнләшеп карап калсыннар, оныта алмый, соңыннан да еш-еш телгә алсыннар. Нәрсә уйлаптыр, алмаш киемнәр дә аласы итте Рәзилә, белмәссең, ике-өч көнгә тукталырга туры килер...
Ял көне дә мәшәкатьле булды, әниле-кызлы кичкә кадәр шәһәр урамнарын айкадылар. Автовокзалга барып, автобуска билет алып куйдылар, супермаркетка кереп, туганнарына бүләкләр сайладылар. Рәзилә матурлык салонына кереп, яңа прическа, педикюр, маникюр ясатты. Мәш килделәр. Көч-хәл белән кайтып егылгач, тамакларына ашадылар да яту ягын карадылар. Арулары да җиткән, автобус та авыл тарафына бик иртә кузгала иде.
Иртән Милананың йокысы туймаган иде, салонга кереп утыргач та, әнисенең иңбашына башын терәп, йоклап та китте. Рәзилә тәрәзәдән күзләрен алмыйча таныш кырларны күзәтте. Бигрәк тә үзсүзле шул ул, юк сәбәпләрне бар итеп, ничә еллар кайтмый йөргән булды, туганнарны шулай онытырга ярыймы соң инде?..
Күршедә утырган киң гәүдәле, чәчен кыска гына итеп алдырган, яхшы киенгән бер ир-ат гел аңа карап килгәнен чамалап алды Рәзилә. Ирләрнең игътибары, сокланулары бөтен хатын-кызның да күңеленә май булып ята. Кирәксә-кирәкмәсә чәчләрен төзәткәләде ул, уч хәтле көзгесен алып, битен-йөзен сыйпады, иреннәренең иннеген яңартты. Күршесенең тәмам түземлеге төкәнде, ничек тә бу чибәр хатынны үзенә җәлеп итәргә кыбырсыды. Ниһаять, батырланып китеп, вакыт сораган булды, кайларга барасыз, дип кызыксынды. Рәзилә авыз йомып утырмады, сүз артыннан сүз ялгана торды. Исеме Мансур икән, инженер, Шпицберген утравына йөреп эшли, имеш, безнекеләрнең ташкүмер чыгару шахталары бар икән анда, эш хакы ярыйсы, долларлар белән түлиләр. Вахтасына өч йөз меңгә җитеп ала. Бу зур акчалар турында ишеткәч, Рәзиләнең колаклары торды, тигез, матур тешләрен ялтыратып, иргә сынап карап алды. Алай ярыйсы гына күренә, Рәзиләдән чак кына олырак булыр, әмма нык, төптән таза, йөзгә дә сөйкемле генә.
Автобус шофёры пассажирларга капкалап алырга, йомышларын үтәргә юл читендәге кафе буена туктатканда, бөтенләй үз күреп, Рәзиләнең артыннан бер тотам калмый ияреп йөрде яңа танышы. Хатынның тормышы хакында сорашты. Шәһәрдә яшәгәннәрен белгәч, бөтенләй балкып китте. Үзе хакында да сөйләп алды. Ә мин бит сезгә күрше урамда гына яшим, диде, яңа, зур фатир сатып алган идем, гараж янәшәдә генә, чит ил внедорожнигы минем, «Хаммер». Менә чак эштән кайткан идем, ямь тапмыйм ялгызыма. Авылга энекәшләргә китеп барышым. Машинага да утырып йөрисем килми, автобуста, ичмасам, кешеләр арасында. Анысына хәзер сөенеп бушый алмыйм, сезне очратмаган булыр идем, дип теленә салынды.
– Ә нигә ялгыз, тормыш иптәшегез, балаларыгыз бардыр бит бу яшькә җиткәч? – дип кызыксынды Рәзилә. Аучы дәрте кузгалган иде анда.
– Эш шунда шул: гаиләм юк минем. Әлегә кадәр өйләнгәнем булмады. Яшермим, булды танышлар, берсе белән дә артык якынаеп китмәдек. Язмышмы, ялгышмы, дигәндәй. Ошаганы очрамагандыр, күрәсең. Ә менә сез бөтенләй икенче, күктән төшкән фәрештәгә тиң... Ничә еллар күрше урамнарда яшәп, бер тапкыр да очрашмаганбыз икән, жәл миңа хәзер төшеп калырга. Ә сез кайчан кире кайтасыз? Бәлки, шәһәрдә очрашырбыз, аралашырбыз. Телефон номерыгызны бирегез әле миңа, бәлки, өй адресын да яшермәссез. Без инде бала-чага түгел, мин чын күңелдән... – дип ялынып, адресын язып алды да, әйберләрен алып төшеп тә калды. Озак кул болгап торды әле ул автобус артыннан. Милана кызыксынып куйды:
– Ул нинди күп сөйли торган абый булды соң? Синнән күзләрен аерып ала алмый. Безнең шәһәрдә яшим, диме? Әллә безгә кунакка килергә булды инде?
– Күршеңдә утырган кеше белән юлда сөйләшәсең инде ул. Күп булыр андыйлар, – дип көлде дә куйды Рәзилә. Шулай да эченнән генә, туры килә калса, аралашып карарга уйлап куйды.
Аларга да барып җитәргә күп калмаган иде. Юлга алган бутербродларын ашап, минералка эчәргә өлгерделәр, автобус район үзәгенә якынлашты. Этенә-төртенә таралышкан кешеләр арасында кызы белән басып калды Рәзилә. Гаҗәпләнеп, таныш та, ят та булган җирләргә күз йөгертте. Кайда булган урамга егылырга торган ике катлы агач өйләр, агач тротуарлар, ерып чыккысыз җыелып яткан сулар? Бөтен җирдә асфальт түшәлгән, чәчәк клумбалары, агачлар, ак кирпечтән зур универмаг, почта, банк тезелеп киткәннәр, юл аша сырлап эшләнгән биек манаралы мәчет төзеп куйганнар, велосипедлар да күренми урамда, тыз-быз кыйммәтле машиналар чаба, кешеләр дә яхшы киенгән. Үзгәргән район үзәге, үзгәргән, кечкенә шәһәрчеккә әйләнгән. Кызы түземсезләнеп, аптырап басып торган әнисенең җиңеннән тарткалады:
– Кая барабыз, ма? Кайда яшиләр абыйлар?
Чынлап та, кая барырга, ничек эзләп табарга ул йөзек кашына тиң Хәйбулланы? Әллә бар, әллә юк Хәйбулла? Рәзилә эшләгән кибет кайсы тирәдәрәк икән? Бергә эшләгән ахирәтләреннән берәрсе булса да калгандыр бит. Алар белә дә белә инде Хәйбулланың кайда яшәгәнен, мондый җирдә барысы бер-берсен беләләр, хәбәрдар булалар.
Тирә-ягына каранып, Рәзилә кызы белән элекке эш урынының кайдалыгын чамаларга тырышты, урам буйлап өскәрәк үттеләр. Әлбәттә, аларның кибете урынында юк иде, анда кемдер ике катлы коттедж төзеп куйган, арырак базар мәйданы икән. Башы эшләде Рәзиләнең, кире килеп, ул универмагның пыяла ишекләрен ачып керде, яшь кенә бер кыздан сорыйсы итте.
– Сеңлем, миңа бер сатучы кирәк иде, Индира исемле, минем белән яшьтәш хатын. Зират буендагы урамда яши торган иде.
– Индира апамы? Ул бит хәзер сатучылыктан китте, әнә юл аша пенсионный фондта утыра, бухгалтер шикелле. Зират буе урамында яши, әгәр дә шуның хакында сорашсагыз...
Эзләп тапты Рәзилә, өстәл артында кәгазьләргә күмелеп утырган, тулыланып киткән ахирәте алдына килеп басты.
– Сезгә кем кирәк? Ни йомыш? – диде теге, танымыйча, кырыс кына.
– Индира дигән кыз кирәк иде миңа. Яле, ипләбрәк кара, кем мин? – диде Рәзилә, наянланып.
– Абау, үләм, – дип, авызын каплап карап катты ахирәте һәм кинәт сикереп торды. – Рәзилә, чукынчык, син бит бу!
Ике ахирәт көлә-елый, бер-берсен кочакладылар. Ашыгып-кабаланып, хәл-әхвәл сорашырга тотындылар, ышана алмый кабат-кабат караштылар.
– Әйкәем, гомер танымас идем яныңнан узып китсәм. Вәт шәһәр нишләтә кешене, кино артисткаларына охшап торасың, ахирәткәем, кыеп карарлык түгел. Бу синең кызыңмы, әтисен кая калдырдыгыз? Кунакка, авылга, абыйларгамы? – дип туктамый сөйләде ахирәте. Шул арада аның аркасыннан сөйде, киемнәрен чеметкәләп карады. Милананы үзенә тартып алып, киң күкрәгенә кысарга өлгерде.
– Әйе, кунакка кайтуыбыз. Ә син бер дә үзгәрмәгәнсең, йөзең дә шул килеш, тик бераз ит кунган, – дип алдашты Рәзилә, ахирәтенең шәлперәйгән гәүдәсенә карап.
– И, үзгәрмәгән кая, әбигә әйләндем инде, ирдән уңмадым, ахирәткәем, бик пырдымсыз, холыксыз бер нәрсә, эчеп алса бөтенләй кешелеген югалта, тавыш-гауга, тиргәш-талаш. Балалар чирләшеп беттеләр, кечкенәсендә йөрәк чире, диләр. Сөйләсәң күп инде, үзеңнең хәлләрең ничек соң, нигә бер кайтып та әйләнмисең? Әллә бик еракка киттеңме? Эшлисеңме, гаиләң бармы, иптәшең кая соң, нигә парлашып кайтмадыгыз? – дип, хатын-кызларга хас кызыксыну белән тезде генә сорауларны ахирәте. Сүзне озайтмады Рәзилә, нигә һәркем алдында йөрәгеңне ачып салырга?
– Кызым белән генә кайтырга уйладым шул. Беләсеңме, Индира, мин сине ник эзләп таптым? Хәйбулла хакында берәр нәрсә белмисеңме, мондамы икән ул?
– Менә сиңа, мич башыннан төшкәч, здрастуй. Нигә кирәк булды әле ул сиңа? Үзең чыгып качтың да...
– Кирәк инде. Бер кәгазьгә култамгасын куйдырырга иде, – дип, куык очырды Рәзилә, үзе уңайсызланып китте, бит очларына алсулык йөгерде.
– Сирәкләп очраткалыйм мин аны, бер-беребезгә баш кагып үтәбез, ә тукталып сөйләшеп торганыбыз юк. Өйләнде ул, соңлап кына, яңа өй салды шикелле. Бер-ике ел элек район гәзитләрендә фотосын да бастырып чыгарганнар иде, яхшы эшли дип мактап, һаман элекке эшендә, ахрысы. Тукта әле, менә икенче катта эшләгән бер хатын шул тирәдә яши, ул беләдер. Мин очып кына менеп төшим әле, ә сез урнашыгыз, хәл алыгыз, мин хәзер, – дип чыгып югалды. Озак та үтмәде кулына бер кәгазь кисәге тотып килеп керде.
– Менә, улица Победы, 16. Минем чамалавым буенча шактый ерак кына.
Кәгазьне кулына алгач та, Рәзилә китәргә җыена башлады.
– Кара әле, Рәзиләкәем, күргән кебек тә булмадым, эш вакыты туры килде. Иркенләп очрашасы иде бит, үткәннәрне искә алып, бер гөрләшеп-сөйләшеп утырыр идек. Кил безгә дә, монда сугылсаң, эштән сорап та китәм инде мин. Ут алырга кергән кебек кенә булды бит... – дип өтәләнде ахирәте.
– Керермен, керермен, булабыз әле без монда, йә, ярар, рәхмәт сиңа, күрешербез әле, – дип, чыгу ягын карады хатын. Сумкаларын күтәреп, алар юл читенә чыгып бастылар, үткән-сүткән машиналарның берсен туктатып, кәгазьне суздылар.
– Була ул, – диде яшь кенә егет, бар тешләрен күрсәтеп елмаеп. – Бер йөзлекне жәлләмәсәгез, апа, җил уйнатып алып барып куям. – Риза, – диде Рәзилә, авыр сумкаларын күтәреп тәпиләп йөрмәсләр бит инде.
Кәрим Кара
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3