БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР !
ДОГАЛАР, ВӘГАЗЬЛӘР.
.
АЛЛАҺЫМ! БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР !
ШУШЫ ЯЗМАНЫ БАРЫГЫЗДА УКЫП ЧЫГЫГЫЗ ӘЛЕ.
Бик күп кешеләр, "Тәңрем", "Ходай" язса, "Ходай" кушса, "Ходаем", дип ялваралар, бу зур ялгышлык. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме бар, шулар арасында "Тәңре", "Ходай" дигән исемнәр юк. "Ходай", "Тәңре" исемнәре исламга кадәр мәҗүсиләрдән кереп калган исем, диләр дин белгечләре. Шулай итеп Аллаһы Тәгаләнең 99 исеменең кайсын гына әйтеп мөрәҗәгать итсәң дә дөрес......
«Тәңре», «Ходай» сүзләре кайдан кергән?
Безнең татар халкында «Ходай», «Ходаем» сүзләре кулланышка кергән. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә Үзенә күркәм исемнәр белән дәшүне сорый. Аллаһның 99 исеме арасында «Ходай» сүзе юк. Бу Аллаң Сүбехәнә вә Тәгаләгә кушамат тагу булып чыкмыймы?
«Тәңре» сүзе дә тәңречелек (күп аллалык) вакытыннан кереп калган бит. «Ходай» сүзе безгә каян Ьәм кайчан кергән? Бу сүз гәзит битләреңдә дә, башка матбугатта да кулланыла. Әгәр дә без кушамат белән мөрәҗәгать итәбез икән, Аллаһ Тәгалә дә безнең теләк-дога- ларыбызга колак салмаска мөмкин. Чөнки без — кешеләр дә үзебезгә кушамат белән дәшүне бик үк өнәп бетермибез.Беренче соравыгыз Аллаһ Тәгаләне бүгенге көндә бәгъзе бер кешеләр атап йөри торган сүзләргә кагылышлы. Әлбәттә, сезнең фикерегез дөрес. «Ходай» һәм «Тәңре» дигән сүзләрКоръәни Кәримдә очрамыйлар. Ләкин бу сүзләрнең килеп чыгышына кагылышлы сорауларны татар теле белгечләренә, этимологларына бирү кирәк. Кыскача гына әйтеп киткәндә, «Ходай» сүзе фарсы теленнән кергән, мәгънәсе «Илаһи Зат» дигәнне белдерә. Шулай ук «Тәңре» дигән сүз дә безнең Идел буенда һәм башка төрки халыкларда шушы Илаһи Затны билгели торган исем. Ләкин шулай Илаһи Затны билгели торган сүз булуга карамастан, Коръәни Кәримдә булмаган һәм дә хәдисләрдә очрамаган исемнәр белән Аллаһ Тәгаләнең затын атамасак иде. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә урыс телендә сөйләшүче мөселманнар тарафыннан «Аллаһ Тәгалә» урынына «Аллаһ» сүзен алмаштырып «Бог» дигән сүзне куллану гадәткә кереп китте. Бу инде, әлбәттә, бер дә килешмәгән гамәлләрдән, күренешләрдән хисаплана. Әмма урыс милләте кешеләре белән очрашып сөйләшкәндә, алар үзләре әйткәнчә, «бог» сүзен куллану хата булмас.
Инде дәлилгә кагылганда, Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Аллаһ Тәгаләнең яхшы, күркәм исемнәре бар, шуның белән сорагыз», — ди. Ягъни: шул исемнәр белән Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итегез, дигән мәгънә килеп чыга бу сүзләрдән.
Календарьдан күчереп яздым.
2018 ел 20 нче март.
АЛЛАҺ ТӘГАЛӘНЕҢ 99 ИСЕМЕН КУЯМ....
1 Аллаһ الله Аллаһ
2 Әр-Рахман الرحمن Рәхмәтле
3 Әр-Рахим الرحيم Рәхимле
4 Әл-Мәлик الملك Хөкемдар
5 Әл-Коддүс القدوس Пәкъ (камил, хатасыз)
6 Әс-Сәлам السلام Татулы
7 Әл-Мөэмин المؤمن Тугры
8 Әл-Мөһәймин المهيمن Яклаучы
9 Әл-Газиз العزيز Куәтле
10 Әл-Җәббар الجبار Батыр
11 Әл-Мүтәкәббир المتكبر Өстен
12 Әл-Халикъ الخالق Үлчәүче
13 Әл-Бари البارئ Бар кылучы (төзүче)
14 Әл-Мүсаввир المصور Формалаштыручы
15 Әл-Гаффар الغفار Ярлыкаучы
16 Әл-Каһһар القهار Идарәче
17 Әл-Вәһһәб الوهاب Бүләкләүче
18 Әр-Раззәк الرزاق Бүлүче
19 Әл-Фәттәх الفتاح Аңлатучы
20 Әл-Галим العليم Барын белүче
21 Әл-Кабид القابض Кечерәйтүче
22 Әл-Бәсит الباسط Зурайтучы
23 Әл-Хафид الخافض Түбәнәйтүче
24 Әр-Рафиг الرافع Олылаучы
25 Әл-Мугыйзз المعز Көчләндерүче
26 Әл-Мүзилл المذل Көчсезләндерүче
27 Әс-Сәмигъ السميع Барын ишетүче
28 Әл-Бәсыйр البصير Барын күрүче
29 Әл-Хәкәм الحكم Хаким (казый)
30 Әл-Гадел العدل Гадел
31 Әл-Ләтыйф اللطيف Аңлаучы
32 Әл-Хабир الخبير Аңлаучы
33 Әл-Хәлим الحليم Тыныч
34 Әл-Газыйм العظيم Иң бөек
35 Әл-Гафур الغفور Ярлыкаучы
36 Әш-Шәкүр الشكور Рәхмәтле
37 Әл-Гали العلى Иң өстенлекле
38 Әл-Кәбир الكبير Бөек
39 Әл-Хәфиз الحفيظ Саклаучы
40 Әл-Мүкыйт المقيت Яклаучы (күтәрүче)
41 Әл-Хәсиб الحسيب Җитүче
42 Әл-Җәлил الجليل Бөек (хатасыз)
43 Әл-Кәрим الكريم Юмарт
44 Әр-Ракыйб الرقيب Караучы
45 Әл-Мүҗиб المجيب Кабул итүче
46 Әл-Вәсигъ الواسع Чиксез
47 Әл-Хәким الحكيم Хикмәт иясе
48 Әл-Вәдүд الودود Яратучы
49 Әл-Мәҗид المجيد Шаны бөек һәм югары
50 Әл-Бәгыйс الباعث Терелтүче
51 Әш-Шәһид الشهيد Барын да күрүче
52 Әл-Хәкк الحق Чын
53 Әл-Вәкил الوكيل Ышанычлы
54 Әл-Кави القوى Кодрәт иясе
55 Әл-Мәтин المتين Мохтаҗсыз
56 Әл-Вәләи الولى Дус, юлдаш
57 Әл-Хәмид الحميد Макталыначак
58 Әл-Мүхсый المحصى Санаучы
59 Әл-Мүбди المبدئ Нигезләүче, бар кылучы
60 Әл-Мүгыйд المعيد Терелтүче
61 Әл-Мүхйи المحيى Яшәтүче
62 Әл-Мүмит المميت Юк итүче
63 Әл-Хәйй الحي Тере
64 Әл-Каййум القيوم Тәртипләүче
65 Әл-Вәҗид الواجد Табучы
66 Әл-Мәҗид الماجد Иң-иң
67 Әл-Вәхид الواحد Бердән бер
68 Әс-Самәд الصمد Даими
69 Әл-Кадир القادر Куәтле
70 Әл-Мүктәдир المقتدر Барын эшли алучы
71 Әл-Мүкаддим المقدم Якынайтучы
72 Әл-Мүәххыйр المؤخر Ерагайтучы
73 Әл-Әүввәл الأول Башлангыч
74 Әл-Әхыйр الأخر Ахыргы
75 Әз-Заһир الظاهر Аңлаешлы
76 Әл-Бәтыйн الباطن Серле
77 Әл-Вәли الوالي Идарәче
78 Әл-Мүтәгали المتعالي Өстен
79 Әл-Бәрр البر Яхшы
80 Әт-Тәүүәб التواب Тәүбә кабул итүче
81 Әл-Мүнтәкыйм المنتقم Кичермәүче
82 Әл-Гафув العفو Кичерүче
83 Әр-Рауф الرؤوف Аңлаучы
84 Мәликүл-Мүлк مالك الملك Ханнар ханы
85 Зүл-Җәләли үәл-Икрам ذو الجلال و الإكرام Бөеклек һәм юмартлык хуҗасы
86 Әл-Мукситу المقسط Хаклы
87 Әл-Җәмигъ الجامع Беләштерүче
88 Әл-Гани الغنى Мохтаҗсыз
89 Әл-Мүгъни المغنى Баетучы
90 Әл-Мәнигъ المانع Тоткарлаучы
91 Әд-Дар الضار Зарарчы
92 Ән-Нәфигъ النافع Ярдәмче
93 Ән-Нури النور Яктыртучы
94 Әл-Һади الهادئ Юл күрсәтүче
95 Әл-Бәдигъ البديع Иҗатчы
96 Әл-Бәкый الباقي Мәңге
97 Әл-Варис الوارث Варис
98 Әр-Рашид الرشيد Дөрес, хак
99 Әс-Сабур الصبور Сабыр
ГАМӘЛЛӘРЕБЕЗ .
Шәригать күзлегеннән караганда, кешенең кылган гамәлләре төрлечә бәяләнә, төркемнәргә бүлеп йөртелә. Иң мөһимнәрен аңлатып үтик.
ФАРЫЗ — үтәлүе мәҗбүри гамәл. Аны башкарган өчен саваплы буласың, ә аны үтәүдән баш тарту гөнаһ санала. Мәсәлән, һәр көн биш вакыт намаз уку, хатын-кызның ир-ат янында йөзен һәм кул чугыннан башка җирләрен яшерүе.
ВАҖИБ — мәҗбүригә якын гамәл. Аны башкару мәҗбүри, әмма ул фарызга караганда бераз кимрәк. Мәсәлән, бүләккә каршы бүләк бирү, витр намазында “Кунут” догасын уку.
СӨННӘТ — үтәлүе көтелгән гамәл. Сөннәтне башкарган өчен савап була, ә кире кагу гөнаһ саналмый. Мәсәлән, төшкән ипи валчыгын җыеп ашау, тешләрне мисвәк белән чистарту.
МӨБАХ — рөхсәт ителгән гамәл. Моны үтәгәнгә савап булмый, аннан баш тарткан очракта да гөнаһ юк. Дошманлашкан кешеләрне дуслаштыру өчен ялган сүз сөйләү, хәрам кылучыдан зарланып гаеп итү.
МӘКРУҺ — кирәксез гамәл. Үтәсәң, гөнаһ түгел, ә баш тартсаң, саваплы буласың. Мәсәлән, мәчеттә дөнья сүзләре сөйләү, пәрдәсе булмаганда, намаз укучы алдыннан йөрү. Мәкруһ ике төрле була: беренчесе — рөхсәт ителгәнгә якын (гөнаһ түгел), икенчесе — тыелганга якын (гөнаһ).
ХӘРАМ — тыелган гамәл. Аны башкару гөнаһ санала. Аллаһы Тәгалә кичермәсә, моның өчен җәза көтелә. Ә аннан баш тарту бүләкләнә. Мәсәлән, исерткеч эчемлек эчү, зина кылу, урлашу.
Шушы гамәлләр арасыннан Аллаһның тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәргә бурычлыбыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 31