Финия Finiya
added yesterday at 22:26
КОРЪӘН АШЛАРЫ УЗДЫРУ ТӘРТИБЕ ТУРЫНДА Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре масштабл урын ала башлады. Мәчетләрдә, кафе-рестораннарда үткәрү модага кереп китте. Дөресен әйткәндә, Совет чорында, «халыкка мәчеттә авыз ачтыру» дигәнне без белми -ишетми идек. Анда уздыруның уңай яклары да бар: мәҗлес оештырырга теләгән кеше мәчеткә, мәсәлән, акчасын гына бирә, анда әзерлиләр, кешенең үзенең мәшәкате керми, кунакларны шунда гына чакыра да, килеп матур гына утыра да, рәхәтләнеп дога кылып, китеп бара. Бер караганда, җайлы әйбер һәм мәчетләргә дә кулай. Мәчеттә уздырган ашка кеше килә. Намаз укымаса да, дини вәгазь тыңлап, Коръән сүрәләрен, догалар ишетеп китә. Менә шундый файдалы ягы бар. Билгеле, ашла
Финия Finiya
added yesterday at 08:47
Әтиле - әниле чагым. Авылым бар, нигезем бар, Тик өемнең яме юк. Кайткан чакта каршы алырга, Әтием - әнием юк. Аяк атлап килү белән, Капкабызның төбенә. Күзләремә яшьләр тула, Үзәкләрем өзелә. Ихатада бәбкә үлән, Буш төсле өйнең эче. Жиргә ятып еласаң да, Юк бер ишетер кеше. Күршеләрем дә юк инде, Бик моңсу авылкаем. Калган тик урам коесы, Биек, карт каеннарым. Эх, бу гомер дигәннәре, Бигерәк тиз уза икән. Тимер дә тутыга икән, Кием дә туза икән. Тик күңел генә картаймый, Онтылмый балачаклар. Туганнарым белән үскән, Әтиле - әниле чаклар. (Мәдинә Ихсан).
Финия Finiya
added February 5 at 16:20
Три года с краем и сердцем, и душой Есть у нашей организации давний друг Марат Мирхайдаров - в Чите его многие знают как экс заместителя губернатора. Красивый и статный мужчина, покоривший многих своим человеческим подходом. Он уже не живет в Чите и не имеет отношения к правительству края, но осталось в нем стремление помогать, ориентируясь не на место жительства, а на нужды людей. И вот уже три года он рядом с теми, кто тут в Забайкалье нуждается в помощи. За его спиной десятки исполненных детских желаний в рамках акции «Ёлка желаний» и всегда самые сложные мечты детей забирал на исполнение он. В счастливом списке и защита для КУДО мальчику из посёлка Горный, которая была его самой заве
Роза Ганиева(Галина)
added February 3 at 19:36
03:30
Финия Finiya
added February 3 at 12:19
Әллә нишләдек без соңгы арада. Күршеләрнең үлемендә "ватсап" аша гына белдек. Әллә нишләдек без соңгы арада. Аралашмый башладык, үзебезгә бикләндек. Хәтта күршеләрнең үлемен дә «Ватсап» аша гына беләбез. Элегрәк болай түгел идек… И, күңелле булган икән элек. Кешеләрнең күңеле ачык иде. Урам буйлап барасың, кемдер очрый, әллә каян кул болгап, я баш кагып сөрәнли: «Сәлам, туган! Хәлләрең ничек?» Вакыты бик тыгыз булмаса, килеп күрешә. Син дә сөрәнлисең, аңа каршы барып кул сузасың. Юк-бар нәрсәләр турында сөйләшеп аласың да ары китәсең. Моның ни дәрәҗәдә мөһим, җанга җылылык һәм яктылык өстәүче күренеш икәнен мин хәзер генә аңлыйм. Кешеләрнең барлыгын, бер-берсенә, шул исәптән сиңа да битар
Финия Finiya
added February 2 at 16:52
Авыр сүзләр әйтмик бер - беребезгә Начар сүзне күңел күтәрмәс. Бер сәбәпсез кеше рәнҗеткәннәр Тыныч кына гомер итәлмәс! Нахак әйткән сүзнең яралары Мәңгелеккә кала йөрәктә. Тешне кысып, түзеп кала белик Авыр сүз әйтергә кирәктә! Беркөн шулай синең үзеңә дә Кемдер әйтми калыр авыр сүз. Ачуыңны яшерә бел эчкә Усал сүзләр әйтмә, дәшмә, түз! Сүзебезне уйлап әйтик, дуслар Яраламыйк кеше күңелен. Исебездә тотыйк беркемнең дә Бу җирдә мәңгелек түгелен! Шәмсия Җиhангирова .
06. Ново-Кизган
2514. Новый Кизган деревня /Бураевская волость
На 1920г: 503 двора и 1228/1277 жителей - тептяри; на 1926г - 361 двор.
По подворной переписи крестьянских хозяйств Бирского уезда. 1914г
06. Новый-Кизган: Ново-Кизганское сельское общество, тептяри, припущенники, 485 дворов с населением 1327/1198 мужчин и женщин.
Обеспечение наличной и купчей землёю по хозяйствам без аренды:
хозяйств без земли - 4 ; до 3 десятин -0 ; от 3 до 5 десятин - 141 ; 5-10 десятин -135 ; 10-15 десятин -161; 15-20 десятин -30; 20-30 десятин -14; 30-40 десятин -0; и свыше 40 десятин -0 хозяйств.
Распределение хозяйств по размерам землепользования, включая арендованную землю:
не пользующихся землёй
Роза Ганиева(Галина)
added January 31 at 17:54
03:57
Финия Finiya
added January 31 at 12:01
- Гөлсинә кызым,ботка пеште, ашап китәр идең!.. -Әни,нинди ботка,кафега барам түгелме соң мин?!. -Шулай да бит…әле кайчан барып житәсең,кайчан утырасыз да, кайчан ашыйсыз әле ,ашказаныңны бозасың…Ботка файдалы,анда хөкүмәт ашы,- ашмыни инде ул!?. -Бозмыйм инде ,әни,бозмыйм,бәләкәй бала түгелмен лә… -Шул юка колготкида барасыңмыни…туңасың бит,ки жылырагын!… -Анда жылы… -Ә ник теге зәңгәр күлмәгеңне кимәдең,шунысын кияр идең,анысы килешлерәк иде сиңа…бигерәк изүе ачык бу күлмәгеңнең…кая ,мә әле минем брошканы каптырып куй әле…кая әле… -Тукта инде әни ,кирәкми инде ә…болай да бик матур… -Кемнәр белән барасыз инде? -Кемнәр кемнәр!…Шул үзебезнең кызлар инде:Рәвидә,Зилә,Зәйтүнә… -Ярар,..тә
Show more