Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Сәер бу дөнья
Хәерле җомга иртәсе белән дусларым. Минем иртәләремдә һәр көн бертөрлелек кабатлана. Ул, гадәттә, иртәнге намаз белән башланып китә. Ике рәкагать сөннәт белән ике рәкагать фарызны укып, тәсбих тартып, тәхлил әйткәннән соң теләкләремне телим. Аллаһка рәхмәт әйткәннән соң, иҗат итәр өчен, зиһенемне арттырып, тел ачкычы бирүен сорыйм. Үзе яралткан фәрештәләр, җеннәр, шайтаннар ярдәмендә халкым яратып укырлык әсәр тудырырга юллар ачуын үтенәм һәм коръән укырга утырам.
Мин аны бик яратып һәм теләп укыйм. Гарәп хәрефләрен күптән түгел өйрәндем. Мәрхүмнәргә “Ясин” багышлаганны исәпләмичә, “Коръән”не алты тапкыр башыннан азагына кадәр, бер хәрефен дәтөшереп калдырмыйча, хәтем чыктым. Аллаһы кабуллардан кылсын. Бүген укыган “Мәгариҗ” сүрәсе (44нче аять) турында ике-өч җөмлә язасым килә. Күпләр бу сүзнең мәгънәсен ярты литры исерткеч дип уйлыйлар. Еш кына: “Сөенче, синнән бер мәгарич!” ‒ дигәнне еш ишеткәнем бар. Бу сүрәдә мондый җөмләләр бар. 4. Дөнья көннәре микъдары белән өзынлыгы 50мең елга тигез булган ул көндә фәрештәләр һәм Җәбраил г-м Аллаһы тәгаләнең боерган урынына югары менәрләр. 8. Ул көндә күк эретелгән бакыр кебек булыр. Дусларым, ышанасызмы- юкмы, сездә ничектер, безнең якта кояш баеганда бу күренеш күзәтелә.10. һәм һичкем үзенең кардәшенең, якын кешесенең хәлен сорамас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булыр, башкаларда эше булмас.
Хәзер “Җен”(28нче аять) сүрәсенә килик.Әйткәнемчә,алардан да ярдәм сорыйм килеп чыга. 6. Дөреслектә адәмнәрнең кайберләре җеннәргә сыендылар. Бу сыенулары сәбәпле адәмнәр җеннәрнең тәкәбберлеген арттырды. 8. Без фәрештәләрнең сүзләрен тыңлар өчен югары мендек, күкнең эченә кермәкче булдык. Ләкин күкнең саклаучы фәрештәләре һәр яктыртучы йолдызлар белән тулы икәнен күрдек, ул фәрештәләр җеннәрне күккә чыгарудан тыялар. Экстрасенсларны җеннәр, тиз генә күккә менеп укып төшәләр икән диләр. 28. Әй, Раббым! Мине һәм минем ата-анамны, минем өемә ... иман китергән кешеләрне, мөэмин ирләрне, мөэминә хатыннарны ярлыка...
Минем кебек эш тапмаган кешеләргә уйланырдай әйберләр очсыз-кырыйсыз.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев