
Ахыр заман якынайгач, имеш,
Дөнья йөзен сары халык басар.
Ахыр заман килеп җитте, ахры,
Сарыдан да сары хәзер татар...
Сары сагышлардан саргаябыз,
Сарылыктан кан вә сару кайный.
Күпләребез заман сөременнән
Агуланган, һаман айный алмый.
Төтәләбез һаман, ысланабыз,
Җанга сеңә төтен булып ялган.
Саргаябыз шулай, сары халык
Ул үзебез бугай – шунысы яман.
Сары сагыш алган якабыздан –
Ахыр заман шушы түгелме соң?
Җанда әле һаман хөр вә садә,
Керләнмәгән ихлас күңелме соң?
Сур быргысын өрер чагы әле
Әюп пәйгамбәрнең җитмәгәнме?
Биш йөз елдан артык саргаюдан
Дөнья безне сары итмәгәнме?
«Кыямәт көн җиткәч, Дәҗҗал туар,
Җирне Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ басар», диләр...
Сары сагыш Адәм балаларын
Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ итә, аһ, белмиләр!
Лампа-шешәләрдән чыгасы җен
Иректә ич бүген – шешә ачык.
«Нәрсә булыр бу дөньясы белән?» –
Дип торабыз тешсез авыз ачып.
Башны кашып, нидер уйланабыз,
Акыл җитми ләкин уй очына.
Күңел бәргәләнә, ярсый, даулый,
Сүрелә һәм кабат бер очына.
Күңел ярашалмый мантыйк белән,
Бәхәсләшә һаман, эзли хаклык.
Биш йөз елда ниләр җуйдык – мәгълүм,
Ни сакладык – мөһим! Ниләр таптык?!
Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ ул – үзебез, ахры,
Дәҗҗалы да – без сайлаган язмыш.
Үз Мәһдиен көтә милләтебез,
Заман азагына кереп барыш!
Аһ, бер үлеп, туа алсак иде,
Җитсә иде хөрлек тулы заман,
Төзәтелеп, ата хаталары!*
Мәгърифәтле, яңа аналардан
Тумый торып яңа саф гакыллы,
Коллык йөгәненнән азат затлар –
Үз бәхетен мәңге таба алмас
Саргаюдан тәм табучы татар!
Фәнил Гыйләҗев
0 комментариев
0 классов
🎭"Дәвамы бар" шигъри спектакле
Лилия Гыйбадуллина әсәрләре буенча шигъри-музыкаль кичә узачак. Шигырь үз асылыңа кайту догасына тиң. Шагыйрь, сүз, тел мирасын иҗатында саклап, үткәннән киләчәккә дәвам булып тоташа да мәңгелеккә юнәлә. Шигырь − кемлегеңне, киләчәгеңне барлау, рухыңны имләү ул.
Режиссер − Нәфисә Исмәгыйлева.
Катнашалар: Мәдинә Гайнуллина, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Гөлназ Закирова, Алмас Хөсәенов, Алсу Фәйзуллина.
🔹Кайчан: 24 март, 19:00
🔹Кайда: Г.Камал театры
0 комментариев
0 классов
👩💻 Без хәзер постиндустриаль чордан цифрга күчеш этабында яшибез. Цифрлы мохиттә үз урынын тапмаган телгә читтә калу куркынычы яный.
Заманнан артта калмас өчен фәнни оешмаларда телнең нормаларын, грамматикасын цифрлаштыру кызу темплар белән бара. Хәзер бу арбага утырып өлгермәсәң, иртәгә соң булырга мөмкин.
Яңа "Русча-татарча сүзлек" турында язма февраль санында дөнья күрде.
・ Тулырак - карточкаларда.
0 комментариев
0 классов
Шулчак «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Латышов, мине танып алды булса кирәк, хәлнең җитдилеген үзенчә бәяләп, машинасын юлга аркылы куйды. Александр Николаевич, алга басып, ике кулын җәеп, ашкынулы ташкынны туктап торырга мәҗбүр итте.
🔗https://kazanutlary.ru/news/tabigat-hem-min/kyr-urdeklere-artynnan
0 комментариев
1 класс
Кайнап-кайнап чирәм чыккан,
Тай күк, керт-керт...
Утлап йөрисе килә.
Зиннур Мансуров
Кайнап-кайнап, чирәм чыккан
Чыгып ятасы килә.
Сүзләр сайлап, шунда шигырь
Язып атасы килә.
Керт-керт шикәр уртлап эчсәң,
Чирәмнән чәй кайнатып,
Төче сүзле, татлы шигырь
Яз гына, сүз уйнатып.
Кайнап-кайнап, шигырь чыга
Йөрәгемнең түреннән.
Уй-хисләр анархиясе
Сүзләремдә күренә.
Кайнап-кайнап чыккан чирәм,
Җитмәгән әмма пешеп.
Кайнаган сүзләр сайласаң,
Шигырең чыгар өшеп.
Фарис Фәсхи
0 комментариев
2 класса
Фильтр
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О бизнесе
Культура и искусство
“Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма.
- улица Декабристов, 2, Казань
Фото из альбомов