Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Агачларда яфракларын күптән койды,
Үләннәрдә саргаешып нык корыды.
Тик кыш быел ниөчендер соңга калды,
Бөтен халык кышны көтеп бик арыды.
Беренче кар явганга да күпме вакыт,
Эреп беткәненә дә, булды айдан артык.
Бу табигать әллә бераз җүләрләнгән,
Үтәмидер,көз фасылын,ул гомумән.
Ниөчендер көне-төне яңгыр ява?,
Бөтен җирдә шыбыр-шыбыр сулар ага.
Суытырга ,әле хаман ,уйламыйда,
Яңа баштан кар яварга юрамыйда.
Әллә бездә кыш айлары күчә микән?
"Полюс"ларда алышына ,күчә икән.
Халык , әллә ниләр сөйли, белеп микән?
Әллә инде "ахырзаман"җитә икән.
Элек картлар әйтә иде, "ахырзаман",
Җитә калса , җир өстенә Туфан баса.
Алар әйткән ул сүзләр Хак ләбаса ,
Күп илләрне болайда бит сулар баса.
Җир тетери, даулланып,җилләр исә,
Һәүв-хәтәр бик күбәйде, ватып җимерә.
Юктыр дуслар , без ул кадәр бик моңаймыйк,
Көзнең озын булганына,без куаныйк.
Озакламый "Кыш бабай"ны үзе белән алып,
Килер ул кыш, тик беразга соңга калып.
Хәтфә кебек ак мамыктай, карлар явар,
Бураннанып тутырырлар, җирне алар.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев