Предыдущая публикация
Космонавтка мөмкинлек бар
Күккә күтәрелергә,
Җир шарының гүзәллеген
Космостан күзәтергә...
Ни кызганыч,күбебезгә
Андый форсат тими шул,
Тик шулай да кешеләргә
Юанырга , бар ысул!
Хыялыңны эшкә җигеп,
Читтән карасаң Җиргә,
Күрерсең аны гизгәнен
Галәм киңлекләрендә.
Секундка 30 чакырым
Тизлек белән оча ул!
Кояшны әйләнеп чыкса,
Үткән була нәкъ бер ел!
Җир оча галәмне айкап,
Әйтерсең космик кораб,
Без аның пассажирлары,
Гүя без дә космонавт!
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев