Мусульмане (в основном татары и башкиры) сегодня собрались в МРОМ "Просвещение" на Ифтар. После ночного намаза будет последний Таравих 2024 года, который в этом году выпал на сегодня - 8 апреля.
Татарлар хәзер дә ифтарны үзебезчә “авыз ачу” дип атый. Тик бу төшенчә инде торган саен онытыла бара. “Авыз ачу” ул – ныклы ният белән көне буе ураза тотканнан соң өеңдә гаиләң белән яки бер мәҗлес ясап, туган-тумачаң, күршеләрең, якыннарың белән җыелып вәгазь, Коръән аятьләре тыңлап, соңыннан ашап алу иде. Авыз ачу кичәсе безнең Екатеринбургтада узды.
2-че апрельдә Югары Пышманың "Имам Исмәгыль әл-Бухари" исемендәге Бакыр мәчетендә Урал мөхтәсибәтенең тантаналы Ифтары узды. Бу авыз ачу мәҗлесендә ике йөздән күбрәк хөрмәтле дин кардәшләр, Югары Пышма депутатлары һәм дин әһелләре катнаштылар. Кунаклар арасында Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Югары Пышма мэры Иван Соломин һәм тугандаш - Үзбәкстан, Әзербайҗан,Таҗикстан илләренең Свердловск өлкәсендәге консуллары катнаштылар. Чыгыш ясаучылар арасында икътисад фәннәре докторы, профессор Закирова Элина Рафик кызы, Дагестан диаспорасы вәкиле һәм башкалар иде. Рамазан аенда шушындый изге, саваплы эшләргә алынып, ул гамәлләрне мәгънә һәм итагатьлек белән башкары
Показать ещё