Карлы бураннар уйнатып,
Җиргә килә Яңа ел.
Бернигә дә туктап тормый,
Төгәл килеп җитә ул!
Ә без аны каршы алыйк,
Шатлыклы йөзләр белән,
Төрле нигъмәтләр тезелгән
Тулы өстәлләр белән!
Җырлар җырлыйк,күңел ачыйк
Бәйрәм табыннарында,
Кара-каршы чыгып бийик,
Я бергәләп... ламбада!
Атсыннар әйдә шарт та шорт
Тик шампан шешәләре,
Бер-берсен котлап, елмайсын
Төрле ил кешеләре!
...Ниһаять сугыш туктасын,
Яисә , туктап торсын.
Ике яктан да солдатлар
Бәйрәмнең ямен тойсын!
Илбашлары килешсеннәр
Туктатырга сугышны,
Төзесеннәр иде тизрәк
Халык көткән солыхны!
Ә татар халкы үзенең
Горур исемен акласын,
Бердәм булып, үҗәт булып,
Татарлыгын сакласын!
Һәрбер милләттәшне котлыйм
Шушы Яңа ел белән,
Сәламәтлек, өмет,шатлык
Юлдашчы булсын гелән!
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 15