24 ноябрь 2022 10:11
Гөлүзә Ибраһимова
Екатеринбургтан Фәрит Носратуллин: Телне өйрәнү теләге олыларда булырга тиеш
Екатеринбургтан Фәрит Носратуллин: Телне өйрәнү теләге олыларда булырга тиеш
Свердловск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе идарәсе әгъзасы Фәрит Носратуллин әйтүенчә, балаларда телне өйрәнү теләге булсын өчен, олыларда теләк булу кирәк.
«Татар телен укыту, өйрәнер өчен беренче чиратта теләк кирәк. Балаларда телне өйрәнү теләге булсын өчен, олыларда теләк булу кирәк. 90нчы елларда җыелышлар вакытында өстәл артында утырган 40-50 кешенең өч-дүрте генә татарча белми иде. Хәзер 20-30 кеше җыелса, алар арасында өч-дүрт кеше генә татар телен белә», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул балаларны укытыр өчен олыларга телне өйрәнергә кирәк булуын ассызыклады. «Без үзара русча сөйләшәбез, ә безгә татар телен өйрәнергә һәм кулланырга кирәк», - диде ул.
Аның сүзләренчә телне белгән татарларда милләтпәрвәрлек көчлерәк.
«Татар телен белмәгән, әмма татар халкы өчен янып йөргән кешеләрне дә тәнкыйтьләргә кирәкми. Алар зур эш башкара. Аларны әкрен генә телне өйрәнергә өндәргә кирәк», - диде ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ekaterinburgtan-farit-nosratullin-telne-oiranu-telage-olylarda-bulyrga-ties-5863335
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1