Сугыш-сәясәтнең дәвамы, дип
Билгеле галимнәр әйткәннәр...
Гади халык сәясәтче түгел,
Сәясәтне ясый хакимнәр.
Дәүләт сәясәтсез тора алмый,
Шуңан чыга кайчак сугышлар.
Туган илнең мәнфәгатен яклап,
Сугышка китәләр ир-атлар.
Ә сугышта тик бер генә максат:
Дошманнарны җиңү, юк итү.
Үч һәм нәфрәт җанга, тәнгә сеңә,
Онытыла курку, авырту.
...Гади халык күпме теләсә дә
Туктасын, дип сугыш-орышны,
Табигатьтә стихия кебек,
Үз кануны бар шул сугышның.
Бер як икенчесен җиңсә генә,
Сугыш туктый,тормыш җайлана.
Җимерек шәһәрләр торгызыла.
Җиңүчеләр итә тантана.
Ил өстендә шатлык катыш кайгы
Сузылалар дистә елларга,
Сылу хатын-кызлар ялгыз кала,
Әтиләрсез үсә күп бала.
Иң пычрак һәм канлы эш ул сугыш,
Җәһәннәм һәм үлем меңнәргә.
Исән-имин кайтсаң, данлы да соң,
Гарип калганнарга нишләргә?
...Һәр буынның үз сугышы була,
Тарих безгә шуны күрсәтә.
Ил чакыргач,ирләр яуга китә,
Гомерләрен язмыш хәл итә.
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев