Флария Терегулова сүзләре
Уйга калма, төшләреңә керсәм,
Җилләр булып иссәм, уйлама.
Сөюем йомгакларын сүтәм әле,
Хисләремдә минем уйнама.
Кушымта
Алтын көзем инде бусагамда,
Чәчләремә көмеш сибелгән.
Җитәкләшеп йөрегән сукмакларга
Яфраклардан түшәк сибелгән...
Чишмә җыры чыңлый колагымда,
Сандугачлар моңы күңелемдә.
Ничә еллар инде синсез үтте,
Сагышларым янда бүген дә...
Кушымта
Алтын көзем инде бусагамда,
Чәчләремә көмеш сибелгән.
Җитәкләшеп йөрегән сукмакларга
Яфраклардан түшәк сибелгән...
Төшләремдә һаман сине күрәм,
Сыенамын синең куеныңа.
Күзләремне ачсам, югаласың,
Кемнәр икән синең уеңда?
Кушымта
Алтын көзем инде бусагамда,
Чәчләремә көмеш сибелгән.
Җитәкләшеп йөрегән сукмакларга
Яфраклардан түшәк сибелгән...
Өмет доньясында гомерем үтә,
Сиңа сөйләр генә серләрем.
Белер идек әле кадерләрен,
Очраштырса язмыш юлларын...
Кушымта
Алтын көзем инде бусагамда,
Чәчләремә көмеш сибелгән.
Җитәкләшеп йөрегән сукмакларга
Яфраклардан түшәк сибелгән..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев