Янда йөри бары, җилбер җилләр...
Флария Терегулова сузләре
Инде ничә еллар, күңелемдә йөртәм,
Сиңа булган иң саф хисемне.
Әйтә алмаган сөю сүзләремне,
Атап җырланмаган җырымны...
Кушымта
Янда йөри бары, җилбер җилләр,
Җаным, тәнем тарткан соң кайда?
Күңелемдә – өмет тулы диңгез,
Сөюем җилкәне туктар яр кайда?
Син дигәнчә, мин дигәнчә түгел,
Язмыш җиле үтә юллардан.
Эзләп йөрим, сөюем буразнасын,
Язмыш адаштырган еллардан...
Кушымта
Янда йөри бары, җилбер җилләр,
Җаным, тәнем тарткан соң кайда?
Күңелемдә – өмет тулы диңгез,
Сөюем җилкәне туктар яр кайда?
Мөлдерәмә тулы,сине сөю күле,
Бер ялгызым йөзәм күлләрдә.
Дулкын-дулкын булып, өерелә хисләр,
Сагышларга ничек түзәргә?
Кушымта
Янда йөри бары, җилбер җилләр,
Җаным, тәнем тарткан соң кайда?
Күңелемдә – өмет тулы диңгез,
Сөюем җилкәне туктар яр кайда?
Йөрәгемдә сөю – син кайда?
Гомерем арбам барып туктарга...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев