Үткәннәрнең уртак таңнары
Флария Терегулова сүзләре
Тәрәзәмне ялгыш җилләр какса,
Әллә син икәнме димен дә..
Мин атылам, уем белән сиңа,
Күңелемнән ачам ишек тә...
Кушымта
Үткәннәрнең уртак таңнарына,
Хыялымда һаман кайтамын.
Сине хәтерләтә, мизгелләрем
Онытыймын җирдә син барын..
Уем белән, кайнар кочагымда,
Иркә сүзләр әйтеп уятам..
Изге юллар гына бары теләп,
Юлларга мин сине озатам...
Кушымта
Үткәннәрнең уртак таңнарына,
Хыялымда һаман кайтамын.
Сине хәтерләтә, мизгелләрем
Онытыймын җирдә син барын
...Онытырмын сине,онытырмын,
...Синнән башка яшим бит әле...
...Нигә кирәк миңа синсез назлар,
Синсез булмас дөньямның яме...
Кушымта
Үткәннәрнең уртак таңнарына,
Хыялымда һаман кайтамын.
Сине хәтерләтә, мизгелләрем
Онытыймын җирдә син барын
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев