12 Jul 2019
- Like1
27 Jun 2014
Нәкъ 1 ел элек бу фани дөньяның бар борчу-мәшәкатьләрен калдырып меңнәр өчен барын да эшләргә әзер изге җаның күкләргә ашты,Флария апа!Бер ел элек без Сезне югалттык!
1 ел синсез,әмма бер минутта
Истән чыкмыйсың син,исән кебек.
Телефоным кинәт шалтырар да,
Эндәшерсең кебек миңа көлеп.
1 ел синсез...Җырларыңны тыңлап
Юанам да,җанга шифа алам.
Ярдәмгә син һәрчак әзер идең,
Рәхмәт әйтәм бүген сиңа,апам.
1 ел синсез...Гомәр авылында
Синсез үтте быел сабантуйлар.
Дөнья - фани,беребез дә белми
Кайча
- Like4
29 Jun 2013
Күңелегез изге иде сезнең,
Гел яхшыдан иде теләкләр,
Шигырь тәлгәшләрен җәлләмичә,
Тезә идегез сез бүләккә.
Менә бүген килде караңгы көн,
Сез киттегез безнең арадан.
Сезнең күңел япь-яшь иде бит сон,
Их туасы иде янадан.
Сез яшэрсез безнен кунеллэрдэ.
Жырларыгыз булыр гел буләк.
Якты гурләр кала тик теләргэ.
Ожмах нуры янсын мэнгелек.
- Like9
4 Feb 2013
Алтын көзем инде бусагамда
Флария Терегулова сүзләре
Уйга калма, төшләреңә керсәм,
Җилләр булып иссәм, уйлама.
Сөюем йомгакларын сүтәм әле,
Хисләремдә минем уйнама.
Кушымта
Алтын көзем инде бусагамда,
Чәчләремә көмеш сибелгән.
Җитәкләшеп йөрегән сукмакларга
Яфраклардан түшәк сибелгән...
Чишмә җыры чыңлый колагымда,
Сандугачлар моңы күңелемдә.
Ничә еллар инде синсез үтте,
Сагышларым янда бүген дә...
Кушымта
Алтын көзем инде бусагамда,
Чәчләремә көмеш сибелгән.
Җитәкләшеп йөрегән сукмакларга
Я
- Like10
31 Jan 2013
Назлы сөю көтәм язлардан...
Флария Терегулова сүзләре
Гомер үтеп бара, еллар артта кала,
Мәхәббәтле җәем, кайда син?
Аккан сулар кебек, яшьлек үтте,
Шуңа мәллә күңелем сызасың?
Кушымта
Була алмадым,синең сөйгән ярың,
Кайсы бәхетлесе синеке?
Кемнең иңнәрендә, назларда йөзәсең,
Кемне сөйдең икән иш итеп?
Гомер үтеп бара, ә йөрәгем һаман,
Назлы сөю көтә язлардан..
Хисләрне, бит, бикләп куеп булмый,
Өметләнеп көткән назлардан...
Кушымта
Була алмадым,синең сөйгән ярың,
Кайсы бәхетлесе синеке?
Кем
- Like9
31 Jan 2013
Флария Терегулова
Янда йөри бары, җилбер җилләр...
Флария Терегулова сузләре
Инде ничә еллар, күңелемдә йөртәм,
Сиңа булган иң саф хисемне.
Әйтә алмаган сөю сүзләремне,
Атап җырланмаган җырымны...
Кушымта
Янда йөри бары, җилбер җилләр,
Җаным, тәнем тарткан соң кайда?
Күңелемдә – өмет тулы диңгез,
Сөюем җилкәне туктар яр кайда?
Син дигәнчә, мин дигәнчә түгел,
Язмыш җиле үтә юллардан.
Эзләп йөрим, сөюем буразнасын,
Язмыш адаштырган еллардан...
Кушымта
Янда йөри бары, җилбер җилләр,
Җаным, тәне
- Like5
27 Jan 2013
. Үткәннәрнең уртак таңнары
Флария Терегулова сүзләре
Тәрәзәмне ялгыш җилләр какса,
Әллә син икәнме димен дә..
Мин атылам, уем белән сиңа,
Күңелемнән ачам ишек тә...
Кушымта
Үткәннәрнең уртак таңнарына,
Хыялымда һаман кайтамын.
Сине хәтерләтә, мизгелләрем
Онытыймын җирдә син барын..
Уем белән, кайнар кочагымда,
Иркә сүзләр әйтеп уятам..
Изге юллар гына бары теләп,
Юлларга мин сине озатам...
Кушымта
Үткәннәрнең уртак таңнарына,
Хыялымда һаман кайтамын.
Сине хәтерләтә, мизгелләрем
Оныты
- Like5
22 Jan 2013
РӘХМӘТ СИҢА, ЯЗМЫШ!!!
Иңгә ак халат кидердең,
Ак хис бирдең күңелемә.
Изге гамәл кылыр өчен,
Тылсым бирдең кулыма...
Сер дөньясына кереттең,
Туры юлдан йөреттең.
Тәүфыйклы, иманлыларны,
Юлыма юлдаш иттең...
Инша Алла дим,сиңа , язмыш,
Сәнгать телен аңлаттың.
Күңелгә шафкатлек өрдең
,Динле юлдан атлаттың...
Шөкерәнә итәм,һәккөнне,
Якшылык такьдиренә.
Азат таушы ишетеп,
Уянган көннәремә.
Җырларга кушып җырларлык,
Мәхәббәт назы бирдең.
Ана дигән, бөек исемгә,
Лаек булсын, бу дидең...
Аллага
- Like8
loading...
Show more