Предыдущая публикация
Иңгә ак халат кидердең,
Ак хис бирдең күңелемә.
Изге гамәл кылыр өчен,
Тылсым бирдең кулыма...
Сер дөньясына кереттең,
Туры юлдан йөреттең.
Тәүфыйклы, иманлыларны,
Юлыма юлдаш иттең...
Инша Алла дим,сиңа , язмыш,
Сәнгать телен аңлаттың.
Күңелгә шафкатлек өрдең
,Динле юлдан атлаттың...
Шөкерәнә итәм,һәккөнне,
Якшылык такьдиренә.
Азат таушы ишетеп,
Уянган көннәремә.
Җырларга кушып җырларлык,
Мәхәббәт назы бирдең.
Ана дигән, бөек исемгә,
Лаек булсын, бу дидең...
Аллага Шөкер,дип яшим,
Гомер зая үтмәгән.
И, Раббым , бирмешеңне,
Ала Күрмә берүк, яме,
Тормышны сөюем бетмәгән!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1