Пар балдаклар киеп кул куйдыгыз
Икәү бергә гомер итәргә —
Насыйп булды сезгә җитәкләшеп
Гомер үрләренә җитәргә!
Никахлашу туе- кызыл туй,
Бер елдан соң була кәгазь туй.
Инде биш ел яшәгәчтен,
Була диләр ситца туй.
Унда гөлле, унбиш – бәллүр
Егермедә бронза туй.
Егерме биш көмеш булса,
Утыз була энҗе туй.
Кәгазен дә,бәллүрен дә,
Көмешен дә үткәнсез.
Инде менә тату гына яшәп,
Энҗе туйга килеп җиткәнсез.
Яшисез сез тоеп һәрвакытта
Бер-берегезнең җылы кочагын,
Кадерләрен җуймый саф хисләрнең
Сүндермичә сөю учагын!
Мәхәббәтнең татлы җимешләре:
Сөйкемле кыз, батыр улыгыз.
Үстердегез бергә, насыйп булсын
Үткәрергә алтын туегыз!
Тормыш итү тоташ шатлык түгел,
Булды аның кырыс чаклары.
Яшәдегез бергә, куеп иңне-иңгә,
Арагызга кертми ятларны.
Бер-берегезгэ ныклы терэк,
Иптэш, сердэш булдыгыз,
Давыл-яңгырларга бирешмичә
Һәр булганын җиңә тордыгыз!
Киләсе көннәрегез дә
Үтсен гел бергә – бергә.
Тыныч тормыш, сәламәтлек-
Бездән теләк шул сезгә.