Кадерле авылдашларым!
Сезнең игътибарыгызга Әшәлче авылына багышланган кинокадрлардан өзек тәкъдим итәм. Шушы кадрларны караганнан соң күзгә яшьлэр килә. Бушап калган нигезлэрнең сыкравыннан йөрәк әрни, авылыбызның елдан-ел кечерәя баруы куңелгә шом сала.
"Авылым йортлары - тарихым капкалары" дип аталган китабым язылып бетте. Гүзәл табигатьле,болынлы, чәчәчкле, Шушма елгалы, Түгәрәк күлле авылымның бай тарихы югалмасын өчен мин бу авыр да, җаваплы да эшкә тотындым. Үзем исән вакытта авылыбызның һәр йортын, һәр нигезен китап битләренә теркәп калдыру максатыннан, шушы изге эшкә тотынырга булдым. Килер бер көн, еллар үтәр, йортлар тузар, йортның хуҗалары да калмас. Аннан авылыбызның йортларын бик күрәсебез килсә дә, таба алмабыз. Әгәр дә бүгеннән тотынмасак, соңга калуыбыз бар бит.
Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз Әшәлче авылының үткәнен һәм бүгенгесен күзаллау өчен кирәк булачак. Бу минем генә теләк түгел, әлбәттә. Бу - күкләрдән килгән хәбәр дә. Авылыбыз йортларын тарих битләренә теркәп калдыру, аларны киләчәк буынннарга күрсәтү өчен, без алар турында язып, фотосурәтләргә һәм кинокадрларга төшереп калдырырга тиешбез. Бу - безнең уртак миссия!
Кыямәт көненә гыйлемле үзенең белеме, дога кылучы - намазы, ураза тотучы - уразасы белән, ә сәдака бирүче белем, намаз һәм ураза белән килер. Чөнки ул - мөселман кардәшләренең китапларын бастырган, намаз укучыларга мәчет төзеткән, ураза тотучыны авыз ачтырган. Ул боларның барысының да әҗерен алыр. Бу - Аллаһының кодрәте.
Сәдака адәм баласын начарлыктан саклый һәм явызлардан яклый. Сәдаканың иң әҗерлесе - җәрия. Моңа кое казу, мәчет төзү, китап бастыру керә.
Кадерле авылдашларым! Җир йөзендә Рамазан ае хакимлек итә. Әйдәгез, авылыбыз турында язылган китапка сәдакаларыбызны бирик. Китапны нәшриятта бастырып чыгарыйк. Әлбәттә, аңа шактый зур финанс чыгымы кирәк. Бергәләп тотынсак, үз максатыбызга ирешербез, Аллаһы боерса.
Ихтирам белән, авылдашыгыз Зөләйха Шәрәпова.
Элемтә өчен телефон - 89179183684.
почта:
khan-khan-khan@mail.ru