Җырдан эзләдем...***
Ак кар булып яуган идем,
Иңнәреңә сарылып.
Ләйсән булып тамган идем,
Күзләреңдә чагылып.
Кояш нуры булып иңдем,
Җаныңны мин сагынып.
Яшен булып яшьнәдем мин,
Йөрәгеңә кагылып.
Ак томаннар булып төштем,
Алларыңа кагынып.
Аккош булып канат кактым,
Җырларыңа табынып.
Моңнарыңны юлым итеп,
Эзләреңне күзләдем.
Син белмәдең, мин бит һаман,
Җырдан дәва эзләдем.
Венира Салахова.
Казан.28.12.2016