Ялгышмасам, 2019 нчы ел.
«Син минем» җыры отышлы булды. Завклублар, районнар концерт белән чакыра башлады. Берничә ай эчендә 2 кредит, 1 лизинг һәм бурычка аппаратура, светомузыка алып гастрольгә чыгырга әзерләнәм. 3 айдан соң пандемия башланды. Һәм мин шушы кредитларым белән, бер тиен доходсыз калдым. Пандемия башлангач озак түзеп булмады, кайсын ярты бәядән, кайсын 3 тиенгә сатып әкрен генә хәлгә килә башладым. 2024 елда шул кредитларны түләп бетердем. Аллага шөкер, әкрен генә аякка бастык. Киләчәктә тамашачы мине поддержать итер дип уйлыйм. Әлегә йөгерәбез, эшлибез, ялгышабыз.
Шушы «Кабат туам» җыры миңа сынмаска булышты.