Фильтр
Все темы
Тюрюш!
добавлена 5 мая в 11:18

Җиңү тәрәзәләре

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенең максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу.
Акция онлайн-флешмоб форматында үткәрелә. Катнашучылар фатирларның, йортларның, мәктәпләрнең тәрәзәләрен Җиңүгә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар белән бизиләр.
Түреш мәктәбе укучылары да «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. 2,3,4 класс учылары үзләренең кабинет тәрәзәләрен бизәүгә иҗади якын килделәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгына хөрмәт күрсәттеләр.
Тюрюш!
добавлена 1 мая в 20:35
02:44
lv_0_20240430162657.mp4
2 953 просмотра
Тюрюш!
добавлена 1 мая в 11:33

1 май

1-Май килеп житте,
Кояш балкый биектə!
Уятсын ул шатлыкларны,
Тынычлык йөзсен күктə!
Яшəсенбез татулыкта
"Мир, труд, май!" диеп,
Язмыш биргəн бик күңелле
Моңлы көйлəргə биеп!
Гомер итəргə язсын,
Бəхет атына атланып!
Исəн-сау яшəп, таза булып,
Һəрбер көнгə шатланып!!!
1 мая 2024. Ильфат Гатауллин
Тюрюш!
добавлена 30 апреля в 10:03

Яшел Башкортостан

30 апрельдә безнең авыл да республика күләмендә игълан ителгән “Яшел Башкортстан” акциясенә актив кушылды. Бүген уздырылган өмәдә авыл халкы, кайткан кунаклар бик актив катнашты. Бу изге эшкә иртән-иртүк керештеләр. Яшелләндерү урынында, чишмә буена, шактый гына үсентеләр утыртылды. Үсентеләр гөрләп үсеп китсен, һаваларыбыз саф, илләребез тыныч булсын. Килгән һәрбер авылдашка зур рәхмәт, авылыбызның киләчәгенә, туган як табигатенә,  экологик торышына битараф булып калмыйча, йөрәк кушуы буенча ярдәмнәре өчен.
00:28
Тюрюш!
добавлена 29 апреля в 13:32
Тюрюш!
добавлена 28 апреля в 18:36
Тюрюш!
добавлена 28 апреля в 14:50
Тюрюш!
добавлена 22 апреля в 08:48

Халыкара Җир-Ана көне

22 апрель-Бөтендөнья җир көне.
Бу бәйрәмнең төп максаты – Җир шары проблемаларына, аерым алганда, әйләнә-тирәлек проблемаларына игътибарны җәлеп итү.
Гадәттәгечә бу көнне төрле экологик чаралар һәм акцияләр үткәрәләр, экология дәресләре, су буйларын , елгаларны , урамнарны, тау башларын чупчардан арындыралар; агач, чәчәк утырталар, өмәләр утә. Һәр битараф булмаган кеше экологияне сакап калу өчен үз өлешен кертә ала.
Бәйрәмнең символы булып Дөнья кыңгыравы тора. Ул халыклар дуслыгын, муллыгын һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Кыңгырау планетаның гүзәллегенә һәм аны якларга кирәклегенә игътибар юнәлтергә чакыра.
Тюрюш!
добавлена 22 апреля в 08:10
Тюрюш!
добавлена 20 апреля в 11:21

Өмәләр

Яз җитү белән тирә-якны чистарту өмәләре башлана. Рәсми игълан ителгән шимбә өмәләреннән тыш та әллә күпме өмәләр үтә безнең авылда.
Түреш авылында булган оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, авыл халкы мондый чараларда актив катнаша. Алар үз территориясендә генә түгел, тирә-якны да тәртипкә китерә.
Бу атнада авылда "Җинү Паркы", почта, клуб, балалар бакчасы, сельсовет территорияларында шимбә өмәләре гөрләде. Кем көрәк, кем тырма, кем башка корал белән дигәндәй, тирә-ягын чистартты.
Алда тагын да өмәләр көтә әле.
Тюрюш!
добавлена 19 апреля в 15:22
Тюрюш!
добавлена 18 апреля в 23:15

21 апрель - җирле үзидарә хезмәткәрләре көне

18 апрельдә Буздяк авылында җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм чаралары үтте. Командаларга бүленеп ярышлар үтте. Үткән елга йомгаклар ясалды.
2023 ел нәтиҗәләре буенча эштә зур казанышлар өчен, махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю, 2023 ел дәвамында региональ конкурсларда һәм проектларда актив катнашулары өчен, Түреш авыл Советы, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2024 елгы сайлау кампаниясендә актив катнашкан өчен, сайлау участогы комиссиясе рәисе урынбасары Милеуша Зиннатуллина ; сайлау комиссиясе председателе Гулшат Халикова -Рәхмәт хатлары белән буләкләнде. Сезне лаеклы бүләкләрегез белән котлыйбыз. Барыгызга
Тюрюш!
добавлена 17 апреля в 11:16
Тюрюш!
добавлена 17 апреля в 10:01

19 апрель - Милли костюм көне

Милли кием - халыкның бөтен тарихы, ул төс, форма, бизәк аша җиткерелә һәм аның күп яшерен серләрен ача. Һәрбер халыкның милли костюмы - уникаль күренеш, озын тарихи сәяхәт нәтиҗәсе, традициягә тугрылыкның гармонияле бәйләнешен һәм тышкы дөньяга ачыклыкны күрсәтә.
Тюрюш!
добавлена 12 апреля в 06:30

Авиация һәм космонавтика көне белән котлыйбыз!

Космонавтика көне - 12 апрельдә космоска беренче очышны искә алу өчен билгеләнгән көн.
Бу бәйрәмдә мин барыгызга да сәламәтлек, яңа ачышлар, чыдамлык, оптимизм, бәхет һәм уңышлар телим!
Тюрюш!
добавлена 11 апреля в 12:10
Тюрюш!
добавлена 10 апреля в 13:29
Тюрюш!
добавлена 10 апреля в 00:45
Тюрюш!
добавлена 4 апреля в 22:31

Онытылмас мәңге ул еллар

4 апрель клубта , район клублары арасында барган смотр " Җиңү салюты" фестивале кысаларында әзерләнгән "Онытылмас мәңге ул еллар" ,дип исемләнгән театраль-музыкаль тамаша куелды. Спектакль 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышланды. Спектакльне, Түреш авыл клубының мәдәни оештыручысы, Әхмәтшина Фануза Фидан кызы әзерләде.
Тюрюш!
добавлена 1 апреля в 13:47
Показать ещё