Предыдущая публикация
Булдыра алганча булдырдык,
Баш иелде, тел тешләнде...
Бабайлар торып басырдай
Бик күп эшләр эшләнде.
Булдыра алганча булдырдык,
Читләргә юллар салдык...
Яраклаштык, ярап калдык,
Үз казаныбызда яндык.
Булдыра алганча булдырдык,
Алабыз, диеп, алдырдык...
Киләчәкне, оныкларны да
Туган телсез калдырдык.
©Раушания Гази
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев