Бар инде андыйлар да. Әнә безнең күрше Шамил абый бөтен коммуналканы үзе белеп түли, кредит ала, түли. Яз җиткән саен бройлер кая очсызрак, белешеп барып ала, кормасын таба. Әнә хәзер күркә белән үрдәк алып кайткан. Матур итеп оялар ясаган. Хатыны Гөлсем апа идән, кер юа, ашарга пешерә. И все!!!
Безнеке әйберне белешкәч, акча әзерләгәч, ялына-ялына хәлдән тайгач, нәкәнис то барып ала. Газ счетчигының срогы чыккан иде, яңасын куйдырырга заявление язарга бардык. Машинадан төшми! Бөтен коммуналка аның исемендә бит! "Бар мин нишләп йөрим анда, үзең яз заявлениене, мин сиңа кәгазь эшен яратмыйм, диеп өйләнгәндә үк әйттем бит", ди.
Бала белән шулай. Баланы булдырганда гына катнашты, хәзер кызыбыз "әти белән уйныйм" дия башласа, "бар кызым әтиең эштән соң арды, әниең белән уйна" дип йомшак кына озата. Подружкам бар, икәү баланы прививкага алып баралар, авырса икәү больницага баралар, кирәксә ире врач белән сөйләшә. Ә безнеке белми дә, вакыты булса машина белән илтә, алып кайта инде.
Кием алганда үлеш. Мине райондагы кием кибете хуҗалары белә инде. Берничә чалбар, ботинка, күлмәк, футболка алып кайтам да, ирем киеп карый, ошатса, алып кала, калганнарын яңадан кибеткә илтәм. Мәҗлескә барсак, биеми. Мин очып биергә яратам, аны биергә алмакчы булам, "басыл, кеше алдында тилереп йөрмә" ди дә минем кәефне җибәрә.
Менә шулай "кузгалмас боз" белән яшим мин. Подружкалар хәйлә белән алдыр диләр. Әллә нәрсә белән дә алдырып булмый. Ул шундый булган. Әнисенә шалтыратып зарландым. "Ул кечкенәдән шундый серьезный иде минем улым. Белеп чыктың бит, ике ел йөрдегез, нәрсә карадың? Эчми, тартмый, акча эшли, дәрәҗәле эше бар. Тагын ник сикерәсең?" ди. Каенана каенана инде, үзенең "драгоценный" улын гомердә дә бирми.
Хатын-кыз кая гына өлгерсен соң ул! Эш, йорт, бала һәм һәм...бераз ирләр булышса рәхәт бит...
Бер яшь хатын зарланды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 22
Тағы ней кәрәк .
Эсеп тузып ,өйгә қайтып зық қубһа ни эшләр инек ?
Күпте таптырһаң әззән дә мәхрум қалырһың тизәрме әле .
Бераз салмыш кайткан иренэ кырын карасан ,ирне алай итмилэр,ул эштэн кайта.Ирне менэ шулай матур итеп каршылыйлар,эчсэни ,оенэ кайта бит дияр иде.
Узе гомер буе бер иргэ дэ кияугэ чыкмаган,бер бала тапкан да,ничектер....Шундый мудрая булгач,ничек каршыларга белгэч,нигэ сон гтмер буе ирсез яшисен-,дидем.Яратучы булмады -,диде.