Хикәя . Дәвамы
Хәлим белән Сания, озаккарак китте бит әле бу малайның кайтмавы диеп борчыла башлаганда гына , Булат алар янына килеп җитте.
Аның шат елмаюлы йөзен күргәч ,әтисе сорамый булдыра алмады .Берәр оҗмах кошын күрдеңме әллә улым ,синең йөзеңә карасаң һичшиксез шулайдыр диеп уйларга мөмкин диде елмаеп.
Ә күрдем дисәм ,ни дияр идегез диеп сорауга сорау белән җавап кайтарды улы әтисенә ,үзе кырын күзе белән генә әнисенә дә күз төшереп алды ,анысы нәрсә дияр икән
тагын диеп ,тик Сания берни дә дәшмиенчә генә серле караш ташлады улына .Кирәк диеп санаса үзе әйтер әле ,бала - чага түгел диеп фикер йөртте әни кеше .
Алар өйләгә ашарга ашханәгә таба менеп киттеләр ,инде шактый гына кеше ашап чыгарга өлгергән ,яңадан су буена төшеп киттеләр .Инде Санияләрнең өстәлләре билгеле булганлыктан ,алар туры шунда барып утырдылар.
Алар килеп утыргач ,аш - су өләшеп йөрүче арбасын тартып ,офециант егет тә килеп
җитте ,ул аларга ризыкларын
калдырып ,ашларының тәмле
булуын теләп китеп тә барды .
Өйләдән соң алар өчесе бергә ,,Мацеста"га күкертле су
ваннасы алырга киттеләр .
Ул шифаханәдән ераккарак урнашкан ,автобус белән барышлы .Шуңа алар тизрәк йөреп кайтырга кирәк ,вакыты
билгеле бит диеп автобус тукталышына ашыктылар.
Аннан кайткач Булат әниләре
белән су буена төшеп ,рәхәтлә -
неп диңгездә коенды ,кояш нурларына кызынып комда ятты ,әниләренең дә улларына карап сөенечләре ,аңа булган
ышанычлары артканнан - арта
гына барды .
Кич белән Булат ,кичке уенга чыгам диеп ,әниләренә әйтми генә кабат Сәлимә янына китте .Аның кыз турында барысын да беләсе килде .Бер күрүдә ошатты бит ул аны .Әниләрем дә ошатачак ,
һичшиксез ошатачак диеп уйлана - уйлана барып ,
Сәлимәләр шифаханәсе янына
барып җиткәнен тоймый да калды .Сәлимә аңа үзләренең кайсы бүлмәдә урнашкан икәнен әйткән иде инде ,ул рессепшенда бүлмә номерын яздырып ,туры шунда кереп китте.Алар җитәкләшеп урамда пальмалар аллея -
сында йөрделер ,фонтан янында утырып ял иттеләр .
Аннан вакыт соң икән инде диеп Булат аны бүлмәсенә озатып куеп үзенә кайтып китте.Ул кайтканда әле әтисе
дә әнисе дә йокламыйлар иде.
Балконда төнге диңгез һавасы
сулап ,сөйләшеп утыралар иде.
Алар Булат кайкач ,кереп урыннарын җәя башладылар.
Булат әтисе белән әнисенә, бүген Сәлимә исемле татар кызы белән танышуын әйтте.
Кыз турында ни белә ,бер тында сөйләде дә бирде , ул сезгә дә ошаячак диде Булат әнисенә карап.Ярар ,әйдә җитәр бүгенгә улым ,ятыйк ял
итик арытты юлдан соң диде Сәлимә үпкәләтмәслек кенә йомшак тавыш белән .Өчесе
дә бисмиллаларын әйтеп урыннарына яттылар ,һәр
берсе үз уйлары белән йоклап
та киттеләр .
Яңа урында төшеңдә кемне күрсәң ,тормыш иптәшең дә шул була дигән юрама бар бит әле ,тавык төшенә тары керә дигәне дә бар .Булатның да төшенә Сәлимә керде .Әллә
өнемдә булдымы бу диеп уйланып ятты әле ул йокысыннан уянгач та .
Алар шулай очырашкалап тордылар .Булат Сәлимәне әниләре белән дә таныштырды
Сәлимәне әниләре дә бик ошаттылар .Булат аны Казанга эшкә чакырды .Әнисенең Казанда белгән кешеләре дә бар ,урнашырга булышырбыз диде аны тәмам ышандырып .Кызның да икеле микеле уйларга урын калдырмыйча .
Яллары күңелле генә үтеп тә китте .Шәһәрдә йөрделәр ,
базарга барып ошаклы әйберләрен сатып алдылар.
Яшьләр инде аерылмас, бер -
берсенә чын - чынлап гашыйк
булдылар .Сәлимәләрнең яллары берничә генә көнгә алдан бетеп ,алар кайтып киттеләр .Булат аларны автобус тукталышыннан озатып калды .Аңа, әллә ничек
бик ямансу булып китте .Кал -
ган көннәрен инде ул гел диңгез буенда үткәрде .Әни -
ләре дә үзләренең ничек беренче кат монда ,нәкь тә менә шушы шифаханәдә ял итүләрен сөйләделәр .Моннан
ялдан кайткач үзенең Булатка
авырлы булуын белүен сөйләделәр.Менә улым шуңа
күрә сине гел шушы Сочи каласы үзенә тартып торадыр
диде көлеп әтисе.
Менә аларның да яллары бетте ,иртәгә юлга кузгаласы.
Кичтән әйберләрен барлап тутырып куйдылар ,ә иртәгә
иртән суда йөзеп менәрләр дә
юлга кузгалырлар алла боерса.Бик күңелле яллар булды диделәр өчесе дә ялдан
кәнәгать калып .
Казанга кайткач Булат кабат
Сәлимә турында уйлана ,аны
сагына башлады .Килерме икән ул монда диеп уйлап та куйды .
Сәлимә дә күңелендә Булат белән кабат - кабат сөйләшә.
Әллә чынлап та Казанга китәсеме икән ,каян гына очырады икән соң бу үҗәт
егет минем юлларыма .Әллә
дөрестән тә язганым шулмы икән дигән уйлар аның аңына
тынгылык бирмиләр иде .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 31