Әнкәемә хат
Әнкәй,сиңа хатлар язып салсам,
Җаның белән укый алырсыңмы?
Әллә мәңгелек бер маяк булып,
Минем сагышларда калырсыңмы?
Төшләремә әнкәй ник кермисең,
Әллә ачуланып киттеңме?
Атна-кичләр бергә булырбыз дип,
Минем килеремне көттеңме?
Җомгаларда садакалар белән,
Ходай разый,язам хатларымны
Үзем белә торып,юллар югын,
Күңел белән көтәм кайтканыңны...
Донья яши әнкәй,йортың күркәм,
Чәчәкләрдә һәрчак гөлләрең
Сине саг(ы)нып искә алабыз без,
Бу тормышта булган көннәрең,
Һәрчак көтә өйдә түрләрең!
Илдар Нуртдинов. 13.11.18.