КЫЗЫМ МИНЕМ ...
Кызлы кеше - назлы кеше, диләр,
Бәхетле, - дип өстим үземнән.
Ярый әле кызым - йолдызым бар,
Шатлык нуры тама йөземнән!
Күктә - кояш, җирдә сабыем бар,
Гомер балкышымны нурлаучы.
Язлар булып назлар өләшүче,
Син - бәхетем, син бит - зурлаучы.
Күңелемнең алтын бизәге син,
Терәгем син, гомер көземдә.
Ышанычым, сердәш, таянычым -
Балкып янсын бәхет йөзеңдә.
Кызлы кеше - бик бәхетле, диләр,
Әйдәүчем син, тотып кулымнан.
Хызыр Ильяс, балам, ташламасын -
Маяк булып барсын юлыңнан!
ФӘЙРҮЗӘ САЯПОВА