Исеңдәме? Ничек көтә идек
Кыш бабайның тизрәк килгәнен,
Шигырь сөйләп җырлар җырлаганга
Капчык ачып бүләк биргәнен.
Бүләк итеп ала идек бары:
Төсле каләм, дәфтәр, бетергеч,
Карамель конфет печеньялар эләксә
Бүлешә идек санап, бер тигез.
Хәтреңдәме? газет битләреннән
Кич утырап пакет теккәннәр,
Дәфтәр битен төрле төскә буяп
Чылбыр ясап, йолдыз кискәннәр…
Ак марлядан теккән күлмәктән дә
Матурырак кием юк иде!
Бик кадерләп, горурланып,
Безнең буын аны күп киде.
Без шат идек гармонь моңнарына,
Бер мандарин, «шәрә» конфетка,
Хәзинә иде хәттә төпле пима,
Җылы чалбар, атлас бантик та.
Тирән табадагы итле бәлеш
Табын яме иде бәйрәмдә…
Тел йотарлык тәмле була иде
Ачы катык, салкын әйрәндә.