***** Әдис Зиннәтуллин
ӘТИЕМНЕ ИСКӘ АЛАМ
Өч яшемне тутырганмын,
Сугыш беткән көннәрдә.
Әти кайтуын көткәнбез,
Бик сагаеп төннәрдә.
Күз яшьләре түгелүдән,
Җылы хәбәр килмәгән.
Әтинең ничек булуын
Беркем сорап йөрмәгән.
Әти күрмәгән буынга,
Сугыш безне күчергән.
Авыр сынаулар килсә дә,
Халык батыр кичергән.
Җиңү өчен көрәшкәндә,
Әтиләр үлеп калган.
Әниләр яшьлеген биргән,
Безне ятимлек алган.
Һәйкәлләр биек булса да,
Бетерми сүзне сөйләп.
Әтиемне искә алам,
"Герман җыры"на көйләп.
Башкортостан
Нефтекама шәһәре