👨🏼✈️Ватанны саклаучылар көне белән!👨🏼✈️
Ир-егетләр шундый була!
Асыл ир- егетләр уңган була,
Кулларында җитмеш төрле һөнәр була.
Ишегалды,диварында тәртип була,
Мондый ирләр һәрвакытта лачын була.
Асыл ир – егетләр матур була,
Затлылыгы кешеләргә үрнәк була.
Басып йөргән адымнары нурлы була,
Гаиләдә үрнәк әти-бабай була.
Асыл ир-егетләр үрнәк була,
Хәмер эчеп,харам ризык ашамаса.
Намаз укып,әрвахларга дога кылса,
Үзеннән соң догачылар калдыра алса.
Асыл ир- егетләр уңган була,
Туган җире өчен изгелек кылса.
Сүз таратып, гайбәт сатып йөрмәсә,
Кеше дигән исеменә тугры калса.
Асыл ир-егетләр үрнәк була,
Бакчасында җиләк-җимеш шаулап үссә.
Балалары ана телен камил белсә,
“Әти