Ләйлә Галиева социаль челтәрләрендә игълан итүенчә, ире Рөстәм белән аерылышкан һәм һәр икесенең тормышында яңа этап башлануын әйткән.
"Күпләр бу хакта сизенә иде инде. Һәм бу постым белән барлык имеш-мимешләргә нокта куясым килә...
15 ел бергә яшәдек! Бу чорда барысы да булды! Барысын да нульдән башладык. Гастрольләр, меңләгән концертлар, җыр-хитлар, акрынлап төзелгән карьера, иҗат, бизнес, йорт. Ике кызыбыз бар.
Барысы өчен дә рәхмәтлемен. Әлбәттә, минем өчен балаларым бар нәрсәдән дә кадерлерәк, әмма кайвакыт бу тормышта сайлау алдында каласың.
Безнең тарихка нокта куелды. Без Рөстәм белән аерылыштык.
Ләкин, бернигә карамыйча, безгә алга барырга кирәк. Бу теманы алга таба да куертасым к