Рәхмәт дусларым котлауларыгыз өчен! Туган көн шатлыклы да, шул ук вакытта бераз моңсурак та бәйрәм. Ел саен бер яшь өстәлеп тора.
ЗИНҺАР ӨЧЕН, ДИМ, УЗМА!
Гомер - мизгел, бик тиз уза,
Шуңадыр эчем поша.
Туган көнне һич тә сөймим,
Ел саен бер яшь куша.
Иң бәхетле, дәртле чагым,
Ае бер көндәй уза.
Туктап торчы, эх, Син гомер,
Зинһар өчен, дим, узма!
Иң бәхетле шашып-шашып,
Сөйгән - сөелгән чагым.
Утны-суны бергә кичкән,
Янымда халәл ярым.
Иң бәхетле ата чагым,
Буйга җитте улларым,
Түбән Кама гөрләп торды,
Бәйрәм иттек туйларын.
Иң бәхетле бабай чагым,
Янымда оныкларым.
Уйламыйча сезнең хакта,
Үтмидер минутларым.
Иң бәхетле, кирәк булып,
Гөрләп яшәгән чагым.
Җәйләрдән соң көзләр түгел,
К