Эльмира ИБРАҺИМОВА
Данис Рәмиләне ярата. Бүген Алсуның күзләренә туп-туры карап шулай диде ул. Балалыктан чыгып баралар, араларында аңлашылмаучылык калырга тиеш түгел, имеш.
– Сабый чактан сузылган дуслык җепләре өзелмәс, тик башка хисләргә урын юк. Мин Рәмиләне яратам. Ә синең белән яхшы дуслар булып калсак, мин...
Алсу аны тыңлап бетермәде, китеп барды. Кинода шундый хәл күрсә, җен ачулары чыга иде аның. Янәсе, кызлар үзләрен кимсетәләр, йомшаклыкларын күрсәтәләр. Тик җебегәнлеген түгел, горурлыгын исбатлагандай булды ул. Данис борылышта калып, күздән югалгач кына, күз яшьләренә төелде.
Ояты ни тора?! Ихластан яратып йөргән Данисы аны Рәмиләгә алыштырган! Сипкелле, тәбәнәк, күзлекле Рәми