Әнкәемә
Бикле тора инде күптән
Туган йортым капкасы.
Сагындыра, яллар житсә,
Килә шунда кайтасы.
Туган йортым бүген ятим,
Каршы алыр кешем юк.
Ышанасым килми шуңа,
Кайтам әле , бүген үк.
Машинадан төшү белән,
Әнкәй карар тәрзәдән.
Көтә иде һәрчак шулай,
Өметләрен өзмәгән.
Араларда юллар ерак,
Кайта алмадык көн дә.
Тәрәзәңнән карамыйсың,
Юктырсың , әнкәй ,өйдә.
Их,шулай булса да соң...
Ул көннәр кире кайтмас...
Капкаларны әнкәй ,ачмас...
Каршы алырга чыкмас...
Бикле капкаларны ачам,
Каршылый мине йозак...
Әнкәемне эзләп йөрдем,
Бакчаларда бик озак.
Әткәй-әнкәй, сез булганга
Бәхет эчендә йөздек.
Йортыбызның жылылыгын
эчебез тоеп үстек.
Сагындыра туганнарым,
Бергә